Казанда «Мерседес» йөртүчесе юл һәлакәтеннән качып киткән

Казанда «Мерседес» йөртүчесе җиңел машинаны бәрдергән һәм юл һәлакәте урыныннан качып киткән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртән 4.00 сәгатьтә Профсоюз һәм Университет урамнары чатында булган. «Мерседес» КИА»автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелешкәч җиңел машина юл кырыена чыккан һәм янына әйләнеп яткан.

«Мерседес» йөртүчесе юл һәлакәте урыннан качты. «КИА» йөртүчесе имгәнгән. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/27/195990/


Фикер өстәү