Түбән төшкәннән соң күтәрелдек: илдә фәкыйрьләр саны кимүе позитив күренешме?

Россия статистикасы шатлыклы хәбәрләргә мул. Әйтик, 2023 ел нәтиҗәләре буенча «зур егермелек»нең иң тиз үсүче беренче бишлегенә кергәнбез. Дөрес, безнең үсеш тотрыклы түгел: алдагы елларда бик нык түбән төшкәннән соң, беренче тапкыр 3,6 процентлык күтәрелеш кичергәнбез. Җитмәсә, аналитиклар киләчәктә бу темпны саклап булмас дип әйтә. Яңалыкларның яхшымы-яманмы икәнен әйтеп булмый торганнары бар. Февральдә автокредитлар бирү 71 процентка үскән. Бер яктан караганда ихтыяҗ арта, димәк, җитештерү дә үсәр кебек. Икенче яктан күз салсак, бердән, барысы да бурычка, икенчедән, үзебезнекен түгел, Кытай автопромын үстерәбез. Калугада Citroen машиналарын серияләп җитештерү җайга салынды дигән шатлыклы хәбәр күренгән иде. Алай ук түгел икән. Сүз серияле җитештерү хакында бармый. Кытайдан китерелгән аз санлы машина комплектларын җыялар, шул гына. Ә менә автомобильләрне буяу бәясе якындагы көннәрдә 30 процентка үсәчәк дигән хәбәр төгәл һәм дөп-дөрес. Рәсми инфляциянең 7 процент кына булуы, Үзәк банкның аны һәр ел саен 4 процентка гына калдыру турындагы вәгъдәсе сиңа күрсәтелә торган хезмәтләрнең ике урынлы сан белән кыйммәтләнүе янәшәсендә артык сөендерми, билгеле.

Росстатның илдә фәкыйрьләр саны кимү турында хәбәре дә шундый ук. Бер яктан сөендерә андый хәбәр. Әмма яшәү минимумының күпме икәнен белгәч, бераз уйга каласың. Ул Россиядә җан башына 15 мең сумнан аз гына артык, кимрәк минимумлы төбәкләр җитәрлек. Ул акчага бик кинәнә алмыйсың, фәкыйрьләр исемлегендә булмавың бераз йөрәкне җылытса гына инде.

Югары икътисад мәктәбенең Фәнни-тикшеренү университеты белгечләре,  финанс тотрыксызлыгы билгеләре булучы гаиләләр саны ярты ел эчендә 6 процентка арткан, дип хәбәр итә. Сүз саклык акчалары булмаган, әмма түләп бетергесез кредитлар җыйган гаиләләр турында бара. Андый гаиләләр саны 62,5 процентка җиткән. Боларның әле кредиттан тыш түләве кичектерелгән коммуналь хуҗалык түләүләре, штрафлары, салымнары бар. Реаль хезмәт хаклары үсү фонында финанс тотрыксызлыгыннан интегүчеләр саны арту –кызыклы феномен. Әмма без статистиканы гаепләргә теләмибез. Юрганны аякка карап сузмасаң, кемне гаеплисең? Автокредитлар бирүнең үсеш күрсәткече уйландыра шуңа күрә.


Фикер өстәү