Нишләп берәүләрнең хезмәт хакы арта, ә кемнеңдер кими?

Февраль ахырында Росстат Россиядә 2023 елда хезмәт хакы үсеше турында рәсми нәтиҗәләр игълан итте. Үткән ел уртача хезмәт хакы 2022 ел күрсәткечен 14 процентка узган. Иң мөһиме: хезмәткә түләүнең номиналь күләме генә түгел, реаль күләме дә үскән, ягъни инфляция күрсәткечләрен алып ташлаганнан соң да хезмәт хакы 8,5 процентка арткан. Кемнең хезмәт хакы артмады, тынычланыгыз: сүз уртача үсеш турында бара. Кемнәрдер 100 процентка күбрәк ала башлагандыр, кемнәрдер кимрәк тә алып эшли башлагандыр, мөгаен.

Мәгълүматның башка төрлеләре дә бар. «Врачи РФ» дигән берләшмә, әйтик, сораштыру үткәргән: табибларның 57,5 проценты хезмәт хакының ашау-эчү һәм торакка һәм дәвалануга булган ихтыяҗларын капларга җитми, дип әйтәләр икән. Ак халатлыларның өчтән бере 20–40 мең сум хезмәт хакына, тагын өчтән бере 40–60 мең сумга эшләүләрен яшермәгән. Росстат исә, табибларның уртача хезмәт хакы үткән елның беренче яртысында ук 105 мең сум иде, дип әйтә. Без статистика идарәсе мәгълүматларына шик белдермибез. Бюджеттагыларга бик аз хезмәт хакы түләгән төбәкләр бар, шактый югарыны гарантияләгәннәре дә җитәрлек. Сораштыруда барлык табиблар катнашмый, анысын да искә алырга кирәк. Әйтик, 150 мең сумга эшләгән табиблар арасында гына сораштыру үткәрсәк, бөтенләй башка нәтиҗәләр күрәчәкбез.

Шушы урында автор аз гына лирик чигенеш ясый. Хезмәт хакы тормыш дәрәҗәсен билгеләүче бердәнбер фактор түгел, дип әйтә. Мәһдиевне аз гына үзгәртеп, бәхетсез олигархлар бар, бәхетле көтүчеләр дә була ала дигән фикерне алга этә. Бу фикерендә ул Альберт Эйнштейнга таяна. 1922 елда Токиода лекцияләр укып йөргәндә, аның кунакханә номерына телеграмма китерәләр. Гадәттә мондый очракларда йомышчыга чәйлек бирәләр. Әмма Эйнштейнның әллә вак акчасы булмаган, әллә башка сәбәптәнме, ул чәйлек акча урынына кунакханә бланкына берничә сүз язып бирә. 2017 елда бу бланк аукционда 1,56 миллион долларга сатыла. Ләкин аның кыйммәте бәясендә түгел, эчтәлегендә. Бөек галимнең: «Тыныч һәм тыйнак тормыш туктаусыз уңыш артыннан куып, даими борчылып яшәүгә караганда күбрәк бәхет китерә», – дигән сүзләре күпләргә мәгълүм, ләкин бик азлар гына файдалана торган хакыйкатьне язган. Хезмәт хаклары Росстат игълан иткән уртача хезмәт хакыннан берничә тапкыр кечерәк (андыйлар зур күпчелек дип беләм) икән, Эйнштейн формуласын файдаланыгыз һәм бәхетле яшәгез.

Автор шулай да тормышның матди ягын уртача хезмәт хакына салып үлчәп карарга ниятли. Чагыштыру өчен 2001 ел белән 2023 елны ала. 2001 елда илдә уртача хезмәт хакы – 3240 сум, АКШ акчасына күчергәч, 111 долларга тигез. Соңгы сан безнең ул чакта никадәр фәкыйрь яшәвебезне күрсәтә дә инде. Ул чакта яңа Россия автомобиленең уртача бәясе – 124 мең сум, ә яңа иномарканың уртача хакы 570 мең сумга тиң булган. Уртача хезмәт хакына Россия автомобиле алу өчен – 38 ай, ягъни өч елдан аз гына артык эшләү таләп ителгән. Яңа чит ил автомобиленә 14,5 ел тир түгү соралган.

«Интерфакс» 2023 елда уртача хезмәт хакы 73709 сум дигән сан китерә. Яңа автомобильләрнең уртача бәясе – 3,7 миллион сум. Көнбатышның популяр брендлары инде сатуда юк диярлек, арзанлы Кытай автомобильләре өстенлек итә, шуңа күрә уртача бәяләрне чагыштыру кыен. Уртача бәядәге яңа автомобиль алу өчен 50 айдан аз гына артык вакыт уртача хезмәт хакы җыеп барырга кирәк.

Уртача хезмәт хакына торак сатып алып карыйк. 2001 елда Россия буенча торакның квадрат метры, бик нык артып, уртача 9,1 мең сумга җиткән. Бер квадрат метр алу өчен, уртача хезмәт хакына 2,8 ай эшләргә кирәк булган. 2023 елның уртача квадрат метры – 122,815 мең сум (Казанда – 165 мең сум тирәсе). Казанда Россиянең уртача хезмәт хакын алып эшләсәң, квадрат метрга – 2,2 айлык хезмәт хакы, Татарстанның уртача хезмәт хакына тир түксәң (59500 сум), 2,77 айлык хезмәт хакы таләп ителә. 2001 елда без бик авыр тормыш кичердек: бәяләр югары, хезмәт хаклары түбән иде. 22 елдан соң тормыш бераз уңайланган, әмма күпкә түгел. Хезмәт хакларының артуы (реаль хезмәт хакы арта, дип белдерсәләр дә) тормышның матди ягын бик алай югары күтәрми.

Акчаны ничек тотуга бәйле рәвештә, 2023 елның югары хезмәт хакы 2001 елның түбән хезмәт хакыннан кечерәк тә булып чыга ала әле хәтта. Мәсәлән, 2001 елда уртача хезмәт хакын туплап, бер унция алтын алсаң (әйтик, НДС салымы түләтми торган илдән), 2023 елда аны сатсаң, якынча 77370 сум акча алачаксың. Ягъни алтында исәпләгәндә 22 ел элеккеге хезмәт хакы зуррак булып чыга. Кызык бит, әйеме? Бу җәһәттән караганда бер дә алга китеш юк. Сум тагын бераз девальвацияләнеп, алтын тагын да кыйммәтләнсә, 2001 елгы эшләгәнең күпкә зуррак булачак. Ә менә уртача хезмәт хакын йомыркаларда үлчәсәк, 2023 елгы хезмәт хакы ота. Россиялеләр 2023 елда йомырка кыйммәтләнде дип үрсәләнделәр. Чынлыкта уртача хезмәт хакы коэффициентына куеп үлчәсәк, моннан 24 ел элек йомырка хәзергедән 4 тапкыр кыйммәтрәк йөргән. Икенче төрле әйткәндә, 2000 елгы уртача хезмәт хакына 2023 елгыга караганда 4 тапкыр азрак йомырка килгән.

Владимир Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен 2030 елга 35 мең сумга җиткерергә дигән бурыч куйды. Тормыш яхшырачак дигәнне аңлатмый бу сан. Бәлки, яхшырыр да, бәлки, киресенчә, матди кыенлыклар күрергә туры килер. Хезмәт хакы үсеше динамикасы буенча иң зур рекордлы чак – 1992–1993 еллар. 1993 елның гыйнварында Россиядә уртача хезмәт хакы 15300 сум иде, декабрьдә 141200 сумга җитте, үсеш темпы – 9,22 тапкыр. Ел башында россияле уртача 36,6 долларга эшләгән, декабрьдә 113,23 доллар алган. Беренче карашка хезмәт хакы долларда да үскән кебек, әмма бу бер генә нәрсәне аңлата: ике-өч ай элек эшләгәнең бүген инде бернигә дә ярамый. Бөлдерә торган финанс сәясәте ул хезмәт хакының үсеш темпы.

Җитәкчегез түләгән хезмәт хакы аз булып тоелса, Эйнштейнның йөз ел элек язган киңәшен укыгыз. Күрәсез бит: доллар очсызлана. Сумнар чүпкә әйләнә, теге киңәшнең кыйммәте арта


Фикер өстәү