Бәяләр чиктән чыга… һәм түбәнәя

Үзәк Банк Россиядә еллык инфляция күләмен 4 процент дип куйган иде. Кибеткә кергәч, һәркем күрә: бәяләр инде әллә кайчан Үзәк банк куйган «түшәм»не идәнгә әйләндерделәр. Күп кенә азык-төлекнең хакы дистәләгән процентка үсте. Даруларга бәя дә рәсми чикләрне әйләндереп кенә каплый.

Сәнәгать товарлары да тик кенә тормыйлар, бәяне өскә үрләтәләр. Боларны хәзер Росстат та таный инде. Әмма шулай да рәсми даирәләр безне юата: бәяләр үсеше планлаштырган темп белән бара, диләр. Хөкүмәт рәисенең беренче вице-премьеры Белоусов, мәсәлән, үткән җомга көнне генә бәяләрнең теге һәм бу якка юклы-барлы уйнавы валюта курсы тотрыклану белән тукталачак дип вәгъдә бирде.

Росстат та, аерым товарларга бәя каты гына сикерүгә карамастан, уртачасын чыгаргач, 16 ноябрьгә 3,7 процентка җитте, дип белдерә. Бу декабрь ахырында гына шулай булырга тиеш икән, әмма бәяләр печтек кенә ашыкканнар инде. Менә бу уртачалык безне тәмам аптырашка калдыра. Уртача хезмәт хакы кискен темплар белән үсә, уртача бәяләр акрын адым белән кыймылдыйлар. Уртача алганда тормыш яхшыра ягъни. Без, россиялеләр, маебызга чыдый алмыйбыз булып чыга. Кайбер товарларга бәяләрнең күтәрелүен кыска вакытлы күренеш, дип ышандыралар безне. Дөрес, Россиядәге һәрбер кыска вакытлы андый күренеш даими һәм дәвамлы була. Халык көн дә куллана торган товарларга һәм хезмәтләргә үсә бит бәяләр. Күпчелекнең алырга көче җитми торган товарлар, бәлки, арзаная да торганнардыр. Кем белә? Әмма халыкны алар бик кызыксындырмый шул. Сораштырылган халыкның 60 проценты ашау-эчү чыгымнарының үсүе турында әйтә. 46 процент россияле коммуналь түләүләрнең үсүеннән зарлана. 26 процент медицина чыгымнарының җилкәне каезлавыннан риза

түгел. 25 процент транспорт чыгымнарының үсүеннән интегә. Октябрь аенда шикәргә бәяләр ничек үсүен барыбыз да хәтерли бит. Әле күптән түгел генә булды. 32 төбәктә ул 20 проценттан да артыг­рак үскән икән. Курск өлкәсендә 29,4 процентка кыйммәтләнгән, мәсәлән. Шикәрне капчыклап алып күнеккән газета хәбәрчесе кайсы айда күпме үскәнен белми бу продукт бәясенең. Үткән ел 50 килоны 1200 сумга алган иде, быел авыл кибетендә 2400 тора. Шикәр күпчелек азык-төлек продуктлары составында бар бит. Шулай булгач, үз кыйммәтен алар бәясенә дә өстәми калмый. Үсемлек мае да бәясен биетте. Йомыркага һәм башка төрле продуктларга да бәяләр сизелерлек үсте. Әмма соңгы унике ай эчендә азык-төлекнең уртача бәясе 5,5 процентка гына арткан икән, шөкер. Бу Үзәк банк куйган чиктән артык, әмма күпкә түгел. Халык бәяләр күтәрелеше тизләнде дип зарлана. Әмма Росстат бәясе төшкән азык-төлекнең дә байтак икәнен безнең искә төшерә. Бәя җиләк-җимеш консервыларына – 0,4 процент, алмага – 7,4 процент, кишергә – 6,1 процент, кә­бес­тәгә 5,4 процентка төшкән. Түбәнәйгән бәяләр исемлеген дәвам иттерергә була әле. Шулай булгач, бәяләр күтәрелүгә бик эчегез пошса, Росстат таблицасын укып тынычланыгыз.


Фикер өстәү