«Алдынгылар хәрәкәте» белән каникулларны республиканың 17 меңнән артык баласы үткәрәчәк

Быел Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең 9 төбәк тематик сменасы эшләячәк. Аларның икесе бушлай, калганнары — түләүле (взнос) булачак. Бу хакта хәрәкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бушлай сменаларның берсе Байлар Сабасындагы аграр көллияттә, икенчесе Кама Аланының «Патриот» үзәгендә оештырылачак. Сабадагысы «Фән һәм технологияләр»һәм «Белем» юнәлешләренә багышланачак. Кама Аланындагы смена тарих, мәдәни-тарихи традицияләр турында булачак.

Калган сменалар турында шушы сылтама аша белергә мөмкин.


Фикер өстәү