Әрдоганны кичермәделәр. Төркиядә оппозициянең хакимияткә килүе нәрсә турында сөйли?

Үткән атна вакыйгалары йомгаклау аккордын Төркиядә бирде. Тиз үзгәрүчән дөнья якшәмбе анда узган җирле сайлауларны зур игътибар белән күзәтте. Төбәк державасы булып саналучы ил Көнбатышны да, Көнчыгышны да кызыксындыра һәм ул гади кызыксыну гына түгел.

Әнкара Африкада һәм Якын Көнчыгышта җитди уен алып бара, геосәясәткә үзенең хәрби базалары, үз тарафдары дип саналган режимнарга корал сату белән актив катнаша. Кайбер илләрдә төрек йогынтысы юкка чыкса, бөтенләй башка сәяси ландшафт булыр иде. Европада Әрдоганның идарә итүче партиясен ислам партиясе буларак кабул итәләр, аннан илдәге либераль ирекләргә куркыныч яный һәм Төркияне дөньявилыктан шәригать ягына авыштыра дип саныйлар. Провинция башкаласы булган 30 шәһәр, 1363 муниципаль район мэрлары, 1282 провинция һәм 21 меңнән артык муниципаль советлар депутатлары сайлана торган көн шуңа күрә Төркиядән читтә дә тарихи дата буларак елъязмага язылачак. Сайлауда катнашучы көчләрнең мозаикасы да бик чуар: 35 партия вәкиле тартыша. Тагын бер нәрсәне искәртик: Төркиядә халык сәяси яктан актив, шуңа күрә административ ресурс белән берни дә кыра алмыйсың.

Бу юллар язылганда, рәсми белдерү ясалмаса да, идарә итүче партиянең күпчелек төбәкләрдә, бигрәк тә Әнкара, Истанбул, Измир кебек шәһәрләрдә оттыруы мәгълүм. Ил буенча барлык тавышларны кушып санап карасаң да, AK Parti икенче урында гына. Шәһәр мэрын сайлаганда икенче урын, артталык бик кечкенә булса да, йөз процентка җиңелүне аңлата. Шуңа күрә ил башкаласы Әнкарада оппозициянең үз кандидаты Мансур Явасның җиңүен «Төркия дөньяви һәм дөньяви булып калачак» дип бәйрәм итүе аңлашыла.

Европада да моны шулай кабул итәләр. Нидерландның мәшһүр фашист сәясәтчесе Герт Вилдерс социаль челтәрдә, Әрдоганга эндәшеп: «Төркия дөньявилыкны һәм ирекне тели», – дип язып куйды. Израильнең тышкы эшләр министры Кац та үз аккаунтында шатлыгын яшермәде: «Җиңүчеләрне котлыйбыз: Истанбулда Әкрам Имамуглыны һәм Әнкарада Мансур Явашны», – дигән сүзләр элде. Әмма Кац бер нәрсәне исәпкә алмый: төрекләр Әрдоганның Израиль белән сәүдәне дәвам итүен кичермәде. Җиңүгә ирешкән кемалчы партия нәкъ менә сиончыларга каршы чаралар күрергә биргән вәгъдәсе белән отты. Илдәге социаль вазгыять бик катлаулы. Төркия үсеш темплары ягыннан дөньяда дүртенче урында торса да, инфляция котырына, милли валюта зәгыйфь. Әрдоган сайлау нәтиҗәләрен ишеткәч, хәлне 4 ел эчендә төзәтергә вәгъдә бирде.

 

 

 


Фикер өстәү