Хабаровскта туган резонанс: фетнәме, уянумы?

Хабаровск фетнәсе тудырган резонанс тынарга уйламый. Кемдер әлеге очракны көзен башланачак киң каршылыкның башы дип санаса, кемнәрдер: «Нинди ил бу – хакимияткә, губерния чаклы губерния белән идарә итәргә очраклы кешеләр, ул гына да түгел, җинаятьчеләр килә», – дип шаулый. Сергей Фургалның җинаятьчеме-түгелме икәнен суд иртәме-соңмы раслар дип фаразлыйк. Губернаторлыкка килгәнче өч срок Думада утырган, Президент каршындагы Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган кешене, гадәттә, көч структуралары һәм махсус хезмәтләр җиде буын бабасына чак­лы тикшерә. 15 ел буе алар нәрсә караган, элекке табибның кырын эшләре ник әле генә, Фургал Ерак Көнчыгыш федераль округы вәкаләтле вәкиле Трутнев белән сүзгә килгәч, 1 июльдәге тавыш бирүгә крайда барысы 46 процент халык катнашкач кына калкып чыккан? Сораулар күп, җавап әлегә юк.

Киң каршылык дигәннән. Илдәге бүгенге вазгыять узган гасырның 80 нче еллар азагын хәтерләтә башламады микән? Ул чакта Горбачев юл ачкан хәбәрдарлык, фикер төрлелеге (плюрализм) гавамны күзле, фикерле итсә, бу юлы «кыйналмаган», сүзен әйтергә курыкмаган буынның җитлегеп килүе, интернетны иярләгәннәрнең көннән-көн күбәюе кистереп үз сүзен әйтергә мөмкин. Чөнки торгынлыкка чуму, 5-6 ел шунда яту бер хәл, анысына түзәрсең дә, ә менә тирәнгә киткән («чиктән ашкан» кәлимәсен, әдәп саклап, кулланасы килми), социаль гаделсезлек һәм дә тигезсезлек шартларында халык ризасызлыкны эченә җыеп утырудан инде туйды. Монысы беренчедән. Икенчедән, Үзәкнең төбәкләрне авызлыкта, кыска тезгендә тоту сәясәтенең, провинциядән йөз процент лояльлек, буйсыну таләп итүнең яхшыга булмавын урыннарда да аңлый башладылар кебек. 40 меңгә якын кешенең Хабаровск урамнарын тутыруы ул: «Үзебез сайлаган җитәкче, кирәк санасак, үзебез хөкем итәрбез» генә түгел, ә шунда ук яңгыраган: «Мәскәү, безне яшәргә өйрәтмә, стройга тезмә, үзебез теләгәнчә көн күрергә ирек бир», – дип әйтү дә бит. Ягъни Хабаровск халкы, бәлки әле үзе дә бик аңлап бетермәстән, чын федерализм таләп итә, бары шундый шартларда гына рәтле һәм гадел тормыш-яшәешкә ирешеп буласын аңлый…

Әлеге крайның Россия кайчандыр яулап алып, үзенә кушкан, тик бүгенгә кадәр тиешенчә үзләштерергә хәле, мөмкинлеге җитмәгән төбәкләрнең берсе икәнен искәртик. Халыкның аңы, менталитеты буенча ул тарафларны Американың «Кыргый көнбатыш»ына тиңләүчеләр бар. Ягъни анда, илнең Европа өлеше белән чагыштырганда, үз-үзенә ныграк ышанган, ирек, иркенлек сөйгән кавем яши. Сүз уңаеннан Хабаровск краеның территориясе Татарстаныбыздан 10 – 12 тапкыр зуррак икәнен, халык саны дигәндә, 3 тапкыр азрак (1,3 млн) кеше яшәвен дә билгелик. Төбәк эчке продукты кебек төп икътисади күрсәткеч буенча субъект республикабыздан 4 тапкыр диярлек калыша. Гомумән, чагыштырмача ярлылык – ул як өлкә, крайларына хас күренеш. Хәер, илдәге бай төбәкләрнең саны бер кулның бармакларыннан азга гына артуы күбебезгә сер түгел.

Баер өчен, әйткәнебезчә, шартлар: билгеле бер мөстәкыйльлек –  федераль мөнәсәбәтләр, үз көнеңне үзең күрү кирәк. Артыгы түгел. Шушы көнгә кадәр 85 төбәкнең берсенең дә, җир читендәге Ерак Көнчыгышны да кертеп, ялгыш та ниндидер сепаратизм билгеләре күрсәтмәвен ассызыклыйк. «Башка чыгу» түгел, тиешле вәкаләтләр, хокуклар зарур субъектларга. Әмма беләбез: Үзәк моңа кадәр чын, реаль федерализм белән сепаратизм арасына тигезлек билгесе куеп килде. Икътисад та һәрчак сәясәткә буйсынды. Хакимият вертикале, арбаның бишенче тәгәрмәче ролендәге федераль округлар, үзәкләштерелгән идарә – Мәскәүгә генә буйсынган салым органнары, суд, прокуратура, иң вак мәсьәләләрдә дә тәңгәл китерелгән законнар (АКШ дигән федерациядә һәр штатның үз кануннары белән яшәве мәгълүм). Болар барысы да бөтенлек, бөеклек дип ашкынып, үсештән, заманга лаек тормыш сыйфатыннан, төбәкләргә тиеш гадел мөнәсәбәттән баш тарту түгелме? Гайкаларны кысканда, резьба ычкынып, очкын яралу, ялкын кабыну куркынычын аңлый микән унитарлык тарафдарлары? Бүгенгә бер Хабаровск, иртәгә алар бишәү булырга да мөмкин бит.

Өрәге Үзәк күзенә даими күренгән милли сепаратизм да юк Россиядә. Милли республикаларның күбесе ил уртасындагы анклавларда яши. Яшәмәгәндә дә шундый итеп бастырдылар, милли телләрне укыту иреклегә калып, балалар хәтта авылларда урысча аралашуга күчеп барганда, без – татарлар да (башка күндәм һәм юашларны әйткән дә юк), 750 млрд «ясак» түләп торып та, Мәскәү тәртәсенә тибү турында башыбызга да алмадык. Һәм менә килеп, федерализмның сулар һавадай зарурлыгын инде башкалар – урыс өлкә, крайлары исбатларга тотынды. Кайсы субъект диген син? Идарә органнарының 70 – 80 проценты ЛДПР вәкилләреннән торган төбәк. Без шамакай «юрист улы»на карыйбыз да бар либераль-демократларны да унитарлыкка ашкынган карагруһчылар, власть җырын җырлаучы бутафор оппозиция итеп күз алдына китерәбез. Барысы да алай гади түгел икән бит. Түрәләр штатын кыскарту, хакимият кешеләре ял итә торган затлы яхтаны тиз генә сатып җибәрү, эчке авиарейсларга нык очсызланган билетлар (биләмәләр зур, юллар юк – авиация роле зурдан), яхшырган инвестклимат, мәктәп балаларын тулысынча кайнар ризык белән тәэмин итү, үз хезмәт хакын 1 млн 400 меңнән 400 меңгә калдыру, Үзәк күзенә карап тормау һәм башкалар – шундый губернаторны халык ничек яратмасын.

Ә гомумиләштереп әйткәндә, вазгыять шул дәрәҗәдә –  системалы, хакимияткә лояль оппозициянең дә түземе бетеп бара кебек. Үзсүзле власть илне шикле кыйблалар – «Россиянең үз юлы», «тирә-якта явыз дошманнар», «россияле кавем – Европадан, алар кыйммәтләреннән чирканырга тиешле бөек культура иясе» һ.б. белән адаштырып, беркем белмәгән хәвефле якка өстерәгәндә, ярларны югалтып барганда, битарафлар, йокымсырап йөргәннәр кимеп, сыртын кабартучылар саны артачагы тәгаен.

Наил Шәрифуллин


Хабаровскта туган резонанс: фетнәме, уянумы?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү