Батька: китәргә ярамый калырга

«Власть ул – нигъмәтләр белән тулы өстәл. Аның яныннан торып китү ифрат та авыр». Фазыл Искәндәр әйтеп калдырган данлыклы билгеләмә бу. Авырдыр хакимият пирамида-сының иң башыннан төшеп, гади гражданин булып яшәп китүләр. Авыр булмаса, Белоруссиянең гамәлдәге президенты Александр Лукашенко инде алтынчы (!) тапкырга ул вазифага ашкынмас, 9 августта булачак сайлауга үз кандидатурасын янәдән куймас иде. Илдәге беренче постка 1994 елны ук килгән Батька тагын биш ел (җәмгысы 30 елдан артып китә) Россиягә союздаш саналган дәүләт белән җитәкчелек итмәкче. Ким дигәндә.

Ни өчен җитәкче шул тиклем кәнәфигә «ябыша», ник чикнең теге ягында даими алышынып торган демократик лидерларга карамый, ни өчен үзен, үз шәхси сыйфатларын шулай югары куя, нинди инанулар аны властьта тота?

Биредә совет чорында без еш ишеткән «Үзең турында уйлама, илең турында уйла» ди-гән гыйбарә искә төшә. Бәлки, «Европаның соңгы диктаторы» да: «Бар тырышканым Белоруссия, аның киләчәге өчен, озаграк эшләгән саен аны бәхетлерәк итәм», – диядер. Фантазиясе баерак тәкъдирдә: «Миндәй җитәкче йөз елга бер генә туа», – дип, үзен бер миссиягә – илен, милләтен коткаручыга саный башлагандыр. Ялгышларыңа (президент та – кеше, ул да ялгыша) бармак белән төртеп күрсәтүчеләр – оппозиция, ирекле мәгълүмат чаралары юк икән, андый уйлар үзен озак көттерми. Ә күпсанлы яраннар? Алар, көн туса, колагыңа: «Син даһи, ил фәкать син барында гына алга бара, син барында гына яши», – дип тукып торса, көт тә тор, бер көнне җитәкче башына «карале, мин чыннан да алыштыргысыз икәнмен бит» дигән бәя кереп оялый. Яраннар президент күзенә төтен җибәрмәс тә иде, илбашы киткән очракта, үзләренә дә китәсе – алда әйтелгән мул ризыклы өстәл – «кормушка»дан аерыласы бит. Ялагайлык – тамак туклыгы алар өчен.

Кыскасы, бөеклек, зирәклек, даһилык турында тотрыклы фикер формалашкан икән, димәк, «бөкре»ңне күрүче юк, ә синең мәңгелек властеңнан саллы дивидентлар каеып торган ялагайлар җитәрлек. Бөеклеккә, вакытында китә белмәүгә әле тагын «тирә-якта – дошманнар, аларны игә китерәсе бар», «атларны кичүдә алыштырмыйлар», «калганнар барысы да «слабак» ише аргументлар да өстәлә.

Белоруссия лидеры көчсез җитәкче түгелдер дә, бәлки, ләкин аны көчле дип тә атап булмый. Авторитар юлга баскан, бар рычагларны үзенә алган, башкаларга ышанмаган, беркем алдында да җавап тотмаган җитәкче көчле була алмый. Президентлыкка дәгъва иткән кандидатларны (шул ук Бабариконы) кулга алып, пикет-демонстрацияләрне куып таратып, сайлау нәтиҗәләрен әвеш-тәвеш китереп, Парагвай президенты Стресснер кебек, властьта сигез срок, хәтта күбрәк тә утырырга мөмкиндер. Тик ул арада халык синнән соң дәрәҗәдә туйган, арыган була. Хәтта күралмас хәлгә җитә. Тарихка кара тамга белән керүне әйткән дә юк.

Батька урынында, ихтимал, калыр да. Тик, иманым камил, ул калу, ул җиңү «Пирр җиңүе» булачак. «Үзең турында уйлама, илең турында уйла». Ә бит илең турында уйлаганда, киресенчә, кәнәфине вакытында бушата белү шарт. Алдынгы илләргә (мәсәлән, уртача хезмәт хакы безнең акчага күчергәндә 180 – 200 мең, уртача пенсия 100 – 150 меңнән ким булмаган Европа, Төньяк Америка дәүләтләренә) нәкъ менә хакимият вакытында алышыну хас. Алышыну ул – яңа сулыш, яңа идеяләр, яңа команда, сәясәт белән икътисадка яңа караш – болар барысы да торгынлыкка кереп китмәү, үсештә калу, мүкләнмәү ысулы. Хакимият алышынып тору – алгарыш юлы. 1994 елдан алып санаганда, шул ук АКШта властьта инде дүртенче президент. Элекке илбашының, киткәннән соң, бакчада редиска үстерүе яки университетларда лекция укып йөрүе анда гарьлек саналмый. Киткәч аны мактамаска мөмкиннәр, тик сүкмиләр дә. Эзәрлекләү турында әйткән дә юк. Килде, ил өчен хәленнән килгәнчә тырышты, вакытында китте…

Франклин Рузвельтка чаклы АКШ Конституциясендә президент ике сроктан артык ида-рә итә алмый, дигән маддә гомумән булмый. Шуңа да карамастан, Рузвельтка кадәр Ак йортта утырган 31 президентның берсе дә өченче срокка калмый. Безнең күзлектән караганда үтә дә гаҗәп хәл. Әмма бу шулай. Илне Бөек депрессиядән чыгарган, Икенче Бөтендөнья сугышында нәтиҗәле идарә иткән мәшһүр инвалид дүртенче срокка сайланып, бер ел үтүгә үлеп киткәннән соң, АКШ Төп Законына ике срокка кагылышлы төзәтмә кертелә һәм шушы көнгә чаклы үтәлеп килә. Бу урында АКШ дөньяның иң куәтле икътисады, беренче иле (бу җәһәттән Белоруссия – 69, Россия – 12 нче урында) булуын искәртеп тору кирәк микән?

Авторитар җитәкченең постыннан китә алмый «газаплануы»ның янә дә бер сәбәбе бар. Ул да булса, мин – баш та, түш тә, ни эшләсәм дә ярый дип, мавыгып китеп, җинаятьләр кылу. Үзенә каршыларны эзәрлекләү, юк итүдән башлап, төрле этноцид, геноцидка кадәр. Андый затны бүген киткән очракта иртәгә кулга алырга, ә берсекөнгә суд эскәмиясенә утыртырга да мөмкиннәр. «Мәңгелек» лидерларның Гаага тирәсенә – Халыкара трибунал, мәхкәмәгә барып җитү, хөкем ителү очраклары да хәтсез. Элекке Югославия лидеры Ми-лошевич мисалы гына да күпләрне сагайтырга, айнытырга тиеш югыйсә…

Формаль, нәтиҗәләре алдан билгеле сайлаулар. Белоруссиядә дә, башка авторитар дәүләтләрдәге кебек үк, җайланган хакимият алышыну механизмы – легитим, законлы трансфер – илне тетрәнүләргә җиткермичә, бер лидерның тыныч кына китеп, икенчесенең эшкә керешү юлы шушы көнгә кадәр юк. Мондый хәлләр ул дәүләтләр өчен чып-чын фаҗига, бер уйлаганда. Ул гынамы, Батькага, башка аңа охшаш лидерларга бер-бер хәл булганда (беркем дә мәңгелек түгел), илне кем җитәкләячәге билгесез булу. Вице-президент вазифасы, төп кәнәфигә ымсынучы булмасын өчен, гамәлгә кертелмәгән. Батька төчкергән саен «сөбханалла» дип торган хакимият тармаклары мөстәкыйльлекнең ни икәнен белми. Кем илдә икенче, кем өченче кеше – ачыклык юк. Персональләшкән властьның өстәмә хасталары бу. Тарткалаш килеп чыгып, ил язмышы кыл өстендә калырга да мөмкин андый чакта. «Өстәл» тирәсенә елышканнарга кулай булса да, авторитарлык китергән бәлаләр санап бетергесез.

                                                                                                                        Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү