Хабаровск чишелеше: яңа губернаторның хәленнән килерме?

Хабаровск краена вакытлыча губернатор вазыйфасын башкаручы итеп Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Михаил Дегтяров билгеләнде.

Вакыйга Россия мәгълүмат чараларында гына түгел, халыкара мәйданда да зур яңгыраш алды. Әле кырык яшен дә тутырмаган яңа лидер – төбәк җитәкчеләре арасында иң яше. Сәяси кризистан тетрәгән һәм Мәскәү өчен җитди проблемага әверелә башлаган төбәктә тынычлык урнаштыру, ачыктан-ачык федераль үзәккә каршы чыккан массаларны яңадан көндәлек мәшәкатьләр белән мәш килеп яшәү режимына күчерү халыкка аз билгеле яңа губернаторның хәленнән килерме? Хәзер крайда гына түгел, бөтен Россиядә һәм хәтта дөньяда шуны көтәләр. Төбәк проблемалы, коронавирус пандемиясе буенча да хәл катлаулы икән, шуңа күрә Дегтярев Президент Путин белән видеоэлемтә вакытында федераль хөкүмәттән ярдәм көтүен яшереп тормады. Президент белән алар вазгыятьне өйрәнү һәм чаралар күрә башлау өчен бер ай кирәк булыр дип килештеләр. Мөгаен, Кремль яңа лидерның уңышлы старты өчен матди ярдәмне кызганмас, чөнки Ерак Көнчыгышта моңарчы күрелмәгән зур дулкын кузгалырга һәм илкүләм тетрәнүләргә этәргеч бирергә тора.

Элекке губернатор Фургалның, сайлауда Кремль кандидатын түнтәреп, төбәк дилбегәсен үз кулына алуын һәм халыкта популярлык яулавын истә тотсак, аңа алмаш кандидатка абруй яулау өчен гадәттән тыш адымнар ясарга кирәк булачак. Әлегә Дегтярев шәхесенең андый потенциалга ияме-юкмы икәне мәгълүм түгел. Аның Инстаграм сәхифәсендә соңгы посты нәфрәтле комментарийлар белән «бизәлде». Димәк, яңа губернаторга җиңел булмаячак. Халык кына түгел, яңа лидер кандидатурасына төбәк сәясәтчеләре арасында да каршы чыгучылар бар. Төбәк парламенты депутаты Петр Емельянов протест йөзеннән ЛДПР партиясенән чыгуын игълан итте. Шәһәр думасы депутаты  Александр Каян да шул юлны сайлады.

Дегтяревның «янчыгы»нда әлегә Россиядә доллардан баш тарту һәм Кремль диварларын ак төскә буя турындагы инициативалардан башка күзгә ташланырлык берни дә юк. 2003 елда Самарада вузда укыганда «Бердәм Россия» партиясенә кергән, 22 яшьлек вакытта ук өлкә думасына депутат булып сайланган. 2005 елда көтмәгәндә «Бердәм Россия»не ташлап, ЛДПРга күчкән. 2009 елдан башлап Владимир Путинның кадрлар резервында торган. Аның тагын берничә җәнҗаллы инициативасы мәгълүм. Хәзер инде аңа илнең иң катлаулы төбәгендә бөтен харизмасын күрсәтергә туры киләчәк. Кремльдә аның кулына нинди дә булса «уен карталары» тоттырып җибәргәннәрдерме, юкмы, анысын якын киләчәк күрсәтер. Беренче бурыч, әлбәттә, стихияле рәвештә башланып киткән протестны сүндерү. Шуны уңышлы башкара алса, яшь губернаторның киләчәктә илкүләм йогынтылы сәясәтчегә әйләнү шансы бар.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов

Фото:  РИА Новости / Григорий Сысоев


Фикер өстәү