– Нишләп үзеңнең кем икәнлегеңне әйтеп сөйләшәсең?
– Әйтсә, нәрсә булган?
– Әллә ничек инде…
– Кешенекенә тимим, кул хезмәтем белән тормыш алып барам. Монда чыгып басканыма да хурланмыйм.
Карап торышка тыйнак күренгән апа белән икенчесе әнә шулай сөйләшә. Җир асты кичүе бит. Монда шыпыртлап әйткән сүз дә яңгырап ишетелә. Татарча гәпләшүләре җәлеп иттеме, әллә кул эшләренең гадәти булмавымы – нәрсәдер болар каршында туктатты инде. Тыйнак дигәне өскәрәк күченде, ә чәчрәп торганы, әллә эшләремне фотога төшерәсең киләме, дип җәлт итеп минем карашны эләктереп алды.
Фотога төшерәсе килүчеләр бер мин генә түгел идем бугай. Эшләре җәлеп итәрлек шул. Курчаклар, сабый башмаклары, япмалар. Теләсәң, пальто бәйләп бирәм, теләсәң, эскәтер, ди үзе. Ут та – ут, бу апа да – ут.
– Курчакларны – бер ел, ә болай, 20 яшьтән бәйлим. Нишләп Киркоровны бәйләдең, дисең. Менә кешенең йөзе ошаса, тотам да бәйлим инде. Артистлар күп, әмма Киркоров барысыннан да аерылып тора бит. Нишләп монда чыгасың, диләр. Халык арасы бит бу. Үтеп китә бер кыз, әйеме, йөзе шулкадәр истә кала – тотам да бәйли башлыйм. Әле бер кыз үтте, син игътибар да итмәдең аңа, ә минем өчен – курчак тек курчак инде! Чәчләрен агарткан, төсле толымнары да бар. Мин инде хәтеремнән нинди җепләр алырга икәнлеген дә барлап куйдым. Тагын берәү үтте, анысының аяк киеме ошады, икенче юлы шундый башмак бәйләп алып чыгарга булыр. Бүген челтәрләп бәйләнгән түбәтәйләр сорадылар. Шуңа тотындым әле.
Фәнүзә Казанга бер ел элек кенә кайткан икән. Ташкенттан оныгым хакына күчендек, ди.
– Кызым илчелеккә язды да, ничектер эшләр бик җайлы килеп чыкты. Безнең бабайлар Ташкент якларына күчеп киткәннәр. Берсе – Оренбург ягы кешесе, икенчесе – Башкортстаннан. Нишләп күченгәннәр дисеңме? Син сорама – мин әйтмим. Мин бит гомер буе авыр эштә эшләдем, тимер юллар салдым, нәсел-нәсәпне тикшереп утырырга вакыт булмады. Алар бакыйлыкка китте, алардан соң – әти-әни, мин дә картайдым. Картайдым да, уйлый башладым, нәрсә җитми? Нәрсә җитмәгәнен онык кайтып әйтте. Әби, монда урыслар да үзбәкләр яши, мин кем, диде. Син – татар, дим. Ә нишләп мин татарча белмим, ди. Татарча бит мин дә начар сөйләшәм, күрәсеңме? Оныгым бөтенләй сөйләшми. Аның баласы кем булыр? Казанга күченик, минәйтәм. Юлыбыз уңды. Казан безгә ошады. Бөтен җирдә – тәртип, чисталык, кешеләре ярдәмчел.
Фәнүзә апа сөйли дә, сөйли. Әле миңа, әле янында пирчәткәләр сатып торган күршесенә, әле янына туктаган үзе әйтмешли «потенциальный покупателенә» сөйли.
«Потенциальный» сатып алучысы берни алмаса да, кәефе кырылмый, әйләнеп киләчәк әле, дип озатып кала. Әллә нинди бер гипнозы бар бу апаның. Аны тыңлап, барыр җиреңә соңга каласың, валлаһи.
Ә курчаклар бик ярдәм иткән аңа. Коронавирус аркасында документлар белән кыенлыклар килеп чыкканлыктан, бер ел пенсия алмаган. Атнасына бер тапкыр җир астына чыгып керү тормыш алып барырга җитә, ди. Зур курчаклары – 2000 сум, кечкенәсе 800 сум тора аның. Зур курчагын өч көн бәйләсә, кечерәкләренә бер көн дә җитә икән.
Курчаклар матур бит, ник мактамыйсың, дигәч, татар артистлары булса, мактар идем, дигән булдым. Анда кемне бәйләрлек соң, дигәч, мин аптырап калдым. Барысы да курчак инде аларның, минәйтәм. Барысы да бертөсле курчаклар кирәкми миңа, ди апа. Тәки башка авыз ачмаслык итте.
Фәнүзә апаның фамилиясе Сафиуллина. Бик кызык апа, җир асты кичүендә күрсәгез, миннән сәлам әйтегез. Талантлар җир асты кичүендә бугай ул. Йөргән саен шуңа инанам.
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat