Россия курортларыннан кайтучыларның һәм Корбан бәйрәмен билгеләп үтүчеләрнең сак булуы сорала

Коронавирус белән бәйле соңгы яңалыкларны Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде.

«Казан» халыкара аэропортында Россия шәһәрләреннән кайтучы пассажирлар да яңа коронавируска тикшерелә.
– Алар арасында тән температурасы күтәрелгән, чир билгеләре табылган кешеләр булмады, – ди Любовь Авдонина. – Байтак кеше Краснодар краенда, Кырымда ял итә. Анда саклану чараларын күрмәгән очракта, йогышлы чир белән авырып китәргә мөмкиннәр. Тиздән Корбан бәйрәме җитә. Ул көнне дә социаль дистанция сакларга, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә бәйрәм чараларына катнашмаска, өйдә калырга киңәш итәбез. Корбан итен волонтерлар китереп бирә ала.


Фикер өстәү