Татарстанда коронавирус белән хатын-кызлар күбрәк авырый

Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе белән 31 авыру очрагы теркәлгән, 28 кеше савыккан. Республикада барлык авыручылар саны – 5 309 кеше.

Медицина оешмаларында яңа коронавирусны ачыклау буенча 5 149 кешедә тест тикшерүе уздырганнар. Соңгы яңалыкларны Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде.

Республикада таҗвирус белән авыручыларның 54 проценты – хатын-кызлар, 46 проценты – ир-атлар. Ясалма сулыш алдыру аппараты астында 47 кеше дәвалана. Владимир Жаворонков әйтүенчә, тест тикшеренүләре турындагы мәгълүматларны җыйнау өчен медицина оешмаларында үзәк мәгълүмат системасы булдырылган. Анализ нәтиҗәсен шуннан белеп була. Элек нәтиҗәләр икешәр атна тоткарлана, дип ризасызлык белдерүчеләр бар иде.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү