Михаил Горбачев турында: «Ни өчен шулкадәр озак яши бу?»

«Ни өчен шулкадәр озак яши бу, дисезме? Тәмугка кабул итмиләр чөнки, таратыр, бетерер дип куркалар». Киләсе елның мартында 90 яшен тутырачак Михаил Горбачев, аның һаман да исән булуына хафаланган, яшен күпсенгәннәргә, имеш, шулай дип җавап кайтара икән.

Декабрь җитсә, СССР таркалган көннәрне, инде тарихта калган шул илнең беренче һәм соңгы Президентын искә төшерми калмыйлар. Горбачев дигәндә, әлбәттә, күпчелек очракта ачуланып, хәтта каһәрләп. Мәзәк тә шул хакта сөйли. Баш үзгәртеп коручы үзе моңа лаекмы? Шушы сорауга җавап эзләп карыйк әле.

СССР вафаты, ул «трагедия»нең (куштырнаклар кую яки куймауны һәркем үзенчә хәл итә) геройлары дигәндә, аларны үзәк телевидение дә онытмый. Быел «Беренче канал»га «үзгәртеп кору» атасының якын кешеләренең берсе Павел Палажченко – СССРның соңгы лидерының элекке тәрҗемәчесе, фикердәше, «Горбачев-фонд»ның халыкара элемтәләр һәм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе чакырылды. Туксанны тутыручы сәясәтчене, аның ярдәмчесен кимсетү, телевизор караучы халыкның бер өлеше кул чапсын дип, аны эттән алып, эткә салу өчен түгел, ә тыныч кына аңлашыр, ул чор вакыйгаларының асылына кайтыр өчен. Познер алып барган ул әңгәмәне биредә шәрехләп тору, әлбәттә, артык. Теләгәннәр тапшыруны каналның сайтыннан карый ала. Шул сәбәпле бу язмада әлеге юллар авторы үзе дә шаһит булган чорга – узган гасырның сиксәненче елларына кайтып, Горбачев кылганнарны барлап чыгасы һәм бүгенгедән торып, ул шәхескә булдыра алган чаклы объектив бәя бирәсе килә.

Җитмешенче еллар азагында ук күзле, уй-фикерле кешеләр, шул исәптән кайбер дәүләт җитәкчеләре дә социализм көймәсенең комга терәлеп баруын яхшы ук сизенгән, дисәм, Америка ачмам кебек. (Әлеге факт КПСС Үзәк Комитеты секретаре Пономаревның урынбасары Анатолий Черняев көндәлекләрендә бик яхшы яктыртылган). Мондый куанычсыз хәл бигрәк тә икътисади үсеш, аның темпларында чагыла: СССР ул күрсәткечләр буенча алдынгы капиталистик дәүләтләрдән елдан-ел ныграк артка калып бара. Иң аянычы, бәлки, «эшче-крестьян дәүләте»ндәге хезмәт иясенең тормыш дәрәҗәсе «черек» капитализм илләрендәге урта кул эшче, хезмәткәрнең тормышыннан күпкә калышуы, аерманың тегеләр файдасына артып торуы булгандыр. Кремльдә озак еллар утырып мүкләнеп беткән Политбюро картларының моны күрәсе бик килми. Яшьрәк җитәкчеләр исә социализмны яхшырту, кичектергесез чаралар күрү зарурлыгын аңлап та, аларга каршы бара алмый. Һәм менә, ниһаять, үзенең үзгәртеп кору (компьютерсыз заман, ул чагында «перезагрузка» төшенчәсе әле кулланышка кермәгән), тизләнеш, демократия дигән шигарьләре белән сәяси аренага яңарак кына Генераль секретарь итеп сайланган иң яшь Политбюро әгъзасы Михаил Горбачев чыга.

Бик еш телгә алына башлаган «перестройка» сүзе, яшь Илбашының кайнар нотыклары, алар тудырган күтәренкелек сәбәпледер, 1986–1987 елларны яхшы хәтерлим әле. Өметләр арткан, канатлар чыга башлаган чор: социализмны үзгәртеп кору аның потенциалын ачуга, нәтиҗәле, тыныч реформаларга, тормыш яхшыруга кайтып калырга тиеш иде бит. Тик… СССР дигән зур, авыр сөякле корабка тизләнеш бирергә, курсны төзәтергә маташу, хәзер яхшы белгәнебезчә, хәвефле чайкалуларга китерде. Ул гынамы, эш команданың, капитан тирәсендәгеләрнең бунтына ук барып җитте. Ни генә димә, Россия – революцияләр һәм революционерлар иле, ул гадәттә реформаларда гына туктый белми. Монысында да иң изге ниятләр белән башланган эшнең ахыры көткәнчә булмады: социализмны яңартырга алынган Горбачев аны саклап та кала алмады. Ягъни бүген күпләр бәяләгәнчә, каш ясаганда, атылып, күз чыкты. Генсек-президент үстергән «революционер» Ельцин тырышлыгы белән социализмнан колак кагу өстенә, коры җирнең алтыдан берен биләгән ил таркалды, без капитализм төзергә тотындык. Беловежье «заговоры»на каршы Горбачев көрәшеп тә тормады. Бәлки, дөрес тә эшләгәндер. Чөнки вазгыять соң дәрәҗәдә катлауланып, ил гражданнар сугышына кереп китәргә дә күп калмаган иде. Канлы бәрелешкә – дистәләрчә тапкыр зурайтылган Югославия вариантына чумудан безне Аллаһы Тәгалә үзе һәм Горбачевның китүе генә саклап калды кебек…

Шундый илне харап итте, дип «Тамгалы абзый»ны (маңгаендагы миңе сәбәпле тагылган кушамат) сүгү дөресме? Миңа калса, юк! Сәбәпләр күп. Беренчедән, халыкның билгеле бер өлеше, киләчәккә карыйсы урында, һаман да үткән белән яши. Алар өчен СССР дигән «үлгән сыер» әле дә сөтле. Икенчедән, гавамдагы мәгълүматсызлык, мәгъ-лүмат чараларында альтернатив фикер булмау да бу очракта олы роль уйный, берьяклы караш тудыра. Гражданнардагы сәяси, иҗтимагый наданлыкны да көн тәртибеннән сызып атып булмый әлегә. Өченчедән, империяләр язмышы һәр дәвердә дә бер төрле – алар иртәме-соңмы таркала, юкка чыга. Тарих кануннары, хөкеме шундый. Сиксәненче елларда ук сипләү ярдәм итмәсе билгеле, «өлгергән», өзелеп төшәсе генә калган илне оптимист Горбачев ремонтларга алынды. Әмма «искегә кагылсаң, исең китә»: социализмның СССР варианты озак яшәргә сәләтле строй түгел иде, ремонт җимерелүне тизләтте генә. Аның бар булган гаебе, бәлки, ул өстәгән шул импульстадыр?

Илдә каргалып торган элекке лидерның, читтә, бигрәк тә демократик дәүләтләрдә дәрәҗәле булуы мәгълүм. Ул – АКШ президенты Рейган әйткән «явызлык империясе»н (бу сүзнең беренче тапкыр 1983 елда – СССР Япон диңгезе өстендә бортында 300 пассажир булган Көньяк Корея самолетын бәреп төшергәч әйтелүен искәртик) таркатучы батыр. Ягъни ул – читтә солтан, илдә – олтан. Тик россияле кавемнең бүгенге мантыйксыз ачуы, аның турындагы тискәре фикере – гасырлар күзлегеннән караганда бары мизгел кытыршылыгы гына. Элекке генсекка иң төгәл бәяне бары тарих бирәчәк. Иманым камил, ул уңай, позитив булачак. Бүген аны биредә бәяләмиләр икән, бу – Россиянең, россиялеләр проблемасы, Горбачевныкы түгел…

Сүзне йомгаклап, мәзәктән бигрәк, ул чын-чынлап әйткәнгә, андагы юмор хисенә мөрәҗәгать итәсе килә. «Мин бит барысын да беләм, ишетеп торам: халыкта Горбачев белән Ельцинны икесен бер агачка асарга кирәк, дигән сүзләр йөри. Ярар, бер агачка икән – бер агачка. Тик икебезне ике ботакка. Ельцин белән бер ботакта асылынып торасым килми…»

Наил Шәрифуллин


2 фикер

  1. Авторның системалар теориясен һәм бигрәк тә билиниәл процессларның асылын яхшы белүе сизелеп тора. Кызаныч ки, сәясәтчеләрнең шактые андый белем белән коралланмаган. Шуңа күрә аларның сәяси манзаралары тар, алар күп очракларда теге яки бу күренешләрнең сәбәпләре сыйфатында хөкем ителерлек «козёл отпущения» дигән затларны эзләү белән мавыгалар. Авторның киләчәктә М.Горбачевның уңай бәяләнәчеге турындагы фаразы белән чын галим затлар килешерләр, шәт.

Фикер өстәү