Саба – алда, Казан – артта: кемнәр җәмәгать урыннары өчен тавыш бирүдә активрак?

Саба – алда, Казан – артта. Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирү дәвам итә. Бу эштә республиканың кайсы район һәм шәһәрләре күбрәк катнашуы да билгеле. Хәер, үзеңә ошаган парк яки ишегалдын сайларга вакыт бар әле. Билгеле булганча, тавышларны 30 апрельгә кадәр җыячаклар. Быел тәкъдим ителгән исемлектә 273 җәмәгать урыны һәм 1,5 меңнән артык ишегалды бар. Ә сез тавыш бирдегезме?

Аз да түгел, күп тә түгел: киләсе елда Татарстанда парк, сквер һәм яр буйларын тәртипкә китерү эшенә тотынганга ун ел була.

– 2015–2023 елларда республикада барлыгы 398 парк, сквер һәм яр буе төзекләндерелде. Шул исәптән, 225 урында эш «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында башкарылды. Моңа барлыгы 23,9 миллиард сум акча тотылды, – ди төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Иш янына куш дигәндәй, Татарстанда инде бишенче ел ишегалларын да яңарталар. 2020–2023 елларда республикада «Безнең ишегалды» программасы кысасында 4339 йорт яны территориясен тәртипкә китергәннәр. Шушы вакыт аралыгында 34 миллиард сумлык эш башкарылган. Иң мөһиме: кайда нәрсәне яңартырга кирәк икәнен республикада яшәүчеләр белән бергәләп хәл итәләр.

Киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары һәм ишегаллары өчен тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru сайтында һәм Дәүләт хезмәтләре портларында 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада яшәүче 150 меңнән артык кеше тавыш бирергә өлгергән инде. Чагыштыру өчен, былтыр Татарстанда бу эштә 363 меңнән артык кеше катнашкан булган.

– Республикада яшәүче бер кеше – бер тавыш, – ди Татарстан шәһәрләрен үстерү институты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина. – Үзең яшәгән җирлек белән генә чикләнү мәҗбүри түгел. Мәсәлән, Казанда яшәүчеләр республиканың теге яки бу районында урнашкан парк яки яр буе, икенче ишегалды өчен дә тавыш бирә ала.

Яңа иҗтимагый киңлекләр өчен аеруча да җан атучы район һәм шәһәрләрне дә атаганнар. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итүенчә, әлегә тавыш бирүдә Саба, Арча һәм Биектауда яшәүчеләр күбрәк катнаша. Шулай ук Мөслим, Зәй, Әлки, Теләче һәм Балтач районнары халкы да бу мәсьәләдә битараф түгел. Ә менә халык саныннан чыгып караганда, башкалада яшәүчеләр арасында тавыш бирүдә катнашучылар азрак.

Башкаланың Батыршин урамындагы 35 нче йортта яшәүче Фәйрүзә Нәбиуллина былтыр йорт тирәсендә башкарылган эшне мактап туя алмый әнә.

– Ишегалдыбыз яктырып киткәндәй булды. Балаларга гына түгел, әби-бабайлар өчен дә җәй көне рәхәтләнеп ял итү урыннары ясадылар. Күңелгә иң рәхәте – өлкәннәрнең сүзен тыңлап, 1970 нче елларда ук ясалган эскәмияләрдәге мозаика үрнәкләрен калдырдылар, – дип сөйли ул.

Сүз уңаеннан, республикада «Безнең ишегалды» программасы алга таба да дәвам итәчәк. «Бу эшкә тотынганда программа биш елга исәпләнәчәк дип фаразладык. Тик аңлыйбыз: яңарту таләп ителгән барлык ишегалларын төзекләндереп бетерү өчен биш ел гына җитмәячәк. Ул алга таба да дәвам иттереләчәк. Быел аны тормышка ашыруга бүлеп бирелгән акча күләме дә 1 миллиард сумга артты. Беренче чиратта, бу – төзелеш материаллары кыйммәтләнүгә бәйле», – дип сөйләде тавыш бирү башлану уңаеннан узган матбугат очрашуында Алексей Фролов. Тырышып эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә бар: республиканың 13 районында программага кергән ишегалларын төзекләндереп бетергәннәр.

 

Җәмәгать урыннары өчен ничек тавыш бирергә?

– Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталына, «Услуги РТ» мобиль кушымтасына яки gorodsreda.tatar.ru сайтына керергә;

– ЕСИА яки телефон номеры буенча тиешле вәкаләтне алырга;

– «Опросы жителей» бүлегендә тавыш бирергә.

 

Сан

2023 елга кадәр республикада 255 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Бу эшкә 23,9 миллиард сум акча тотылган. Аның 7,89 миллиард сумы – федераль бюджеттан, калганы Татарстан казнасыннан бүлеп бирелгән. Аерым алганда, былтыр республикада 68 җәмәгать урыны тәртипкә китергәннәр. Барлыгы 2,9 миллиард сумлык эш башкарылган. Быел исә 2,4 миллиард сумга 64 парк, сквер һәм яр буен төзекләндерергә ниятлиләр. Алар арасында башкаладагы Акчарлаклар күле, Әлмәттәге шәһәр сусаклагычы, Чаллыдагы Яр буе паркы, Баулының үзәк урамнары территорияләре дә бар.


Фикер өстәү