Башта – тавыш, аннары – кәеф. 9 елда Татарстанда 400 иҗтимагый киңлекне яңартканнар

Яшел Үзәндә – Зөя яр буе, Әлмәттә – хастаханә шәһәрчеге. Соңгы тугыз елда Татарстанда 400гә якын иҗтимагый киңлекне яңартканнар. Бу эшкә алынганнан бирле республикада парклар, скверлар һәм яр буйларын төзекләндерүгә 24 миллиард сум акча тотылган. Ә ишегалларын тәртипкә китерүгә быел гына да 10 миллиард сум акча сарыф итәчәкләр. Агымдагы елга эш күләме билгеле. Ә менә киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен инде хәзер үк тавыш бирәсе. Татарстанда яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем колагына әйтелгән сүз бу!

Асфальтлы-эскәмияле ишегаллары, балалар мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклары булган парклар һәм скверларга тәмам ияләшеп беттек. Бүген Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да заманча ял мәйданнары гадәти күренешкә әверелеп бара.

– Киләсе елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын тормышка ашыра башлаганга ун ел була, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. – 2015–2023 елларда 398 парк, сквер һәм яр буе тәртипкә китерелде. Шул исәптән 225 иҗтимагый киңлектә төзекләндерү эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында башкарылды. Бу эшкә барлыгы 23,9 миллиард сум акча тотылды.

Әлеге эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Шунысы сөенечле: кайсы иҗтимагый киңлекне яңартырга кирәк икәнен республикада яшәүчеләр белән бергәләп хәл итәләр.

– Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды, – диде Алексей Фролов. – Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында дәвам итәчәк. Бу эштә республикада яшәүче, 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Киләсе елда төзекләндерү өчен 274 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Без республиканың барлык районнарын да колачладык.

Билгеле булганча, иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү тәкъдиме иң элек Татарстанда туды. Соңрак аны ил күләмендә дә җәелдерделәр. Былтыр республикада тавыш бирүдә 363 меңнән артык кеше катнашкан булган.

– Республикада яшәүче бер кеше – бер тавыш, – дип тә искәртте Татарстан шәһәрләрен үстерү институты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина. – Үзең яшәгән җирлек белән генә чикләнү мәҗбүри түгел. Мәсәлән, Казанда яшәүчеләр республиканың теге яки бу районында урнашкан иҗтимагый киңлек өчен дә тавыш бирә ала.

Татарстанда программа кысасында хастаханә тирәләрен төзекләндерү эшенә дә алынмакчылар. «Тәүге тапкыр Әлмәтнең хастаханә шәһәрчеген үзгәртеп корырга ниятлибез. Ни кызганыч, әлегә биредә сәламәтләнү өчен  уңайлы мохит юк. Үзегез уйлап карагыз: хастаханәгә көненә 2 меңләп кеше килә. Зур паркларда да бу кадәр йөрүче юк», – диде Наилә Зиннәтуллина. Тавыш бирү барышында республиканың 11 районындагы үзәк хастаханә территорияләрен төзекләндерү өчен тәкъдим иткәннәр.

Сүз уңаеннан, тавыш бирүдә катнашучылар берьюлы ике куянның койрыгын тотачак. Тавыш бирү барышында парклар, скверлар һәм яр буйлары өчен генә түгел, ә «Безнең ишегалды» программасы кысасында яңарту таләп ителгән ишегалдын да сайларга мөмкин. Соңгысы Татарстанда биш елдан бирле гамәлдә. Ул алга таба да дәвам иттереләчәк. Бу хакта Алексей Фролов әйтте.

– Бу эшкә тотынганда программа биш елга исәпләнәчәк дип фаразладык. Тик аңлыйбыз: яңарту таләп ителгән барлык ишегалларын төзекләндереп бетерү өчен биш ел гына җитмәячәк. Шуңа күрә «Безнең ишегалды» программасы алга таба да дәвам иттереләчәк. Быел аны тормышка ашыруга бүлеп бирелгән акча күләме дә 1 миллиард сумга арттырылды. Беренче чиратта, бу – төзелеш материаллары кыйммәтләнүгә бәйле, – диде министрның беренче урынбасары.

2020–2023 елларда республикада әлеге программа кысасында 4339 ишегалдын ялт иттергәннәр инде. Биш ел эчендә 34 миллиард сумлык эш башкарылган. «Быел тагын 833 ишегалдын төзекләндерергә ниятлибез. Биредә әзерлек эшләре башланды инде. Кар эреп беткәнне генә көтәбез, – диде Алексей Фролов. – Республикадагы тагын 1550 йорт яны территориясен тәртипкә китерергә кирәк. Барлык эшләрне алдагы ике елда төгәлләргә ниятлибез».

Татарстанда 2020 елдан бирле тормышка ашырылучы «Безнең ишегалды» программасы кысасында 2 мең чакрымнан да артык озынлыкта җәяүлеләр юлы салганнар инде. «Бу – Казаннан Калининградка кадәр юл дигән сүз», – диде проектның кураторы Арина Петрова. Татарстанның 13 районында программага кергән ишегалларын төзекләндереп тә бетергәннәр.

– Без койма кую яки шлагбаум урнаштыру белән шөгыльләнмибез. Ишегалдына яшеллек тә утыртмыйбыз, чөнки аны утыртып кына эш бетми, алга таба карап торырга да кирәк, – дип тә искәртте Арина Петрова.

Аның сүзләренә караганда, ишегалларында күбрәк зур чыгымнар таләп итә торган күләмле эшләр башкарыла. Мәсәлән, барлык чыгымнарның 80 проценты юлларга таш түшәүгә туры килә икән.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, республикадагы барлык программалар да яхшы, ә «Безнең ишегалды» – иң халыкчаны. «Һәркем көненә кимендә ике тапкыр – иртән һәм кич ишегалдыннан уза, ә төзекләндерелгән ишегалды кәефне күтәрә», – диде ул. Иҗтимагый киңлекләр дә мөһим, әлбәттә. Зөя утрау-шәһәрендә, мәсәлән, киләсе елда елга яр буен төзекләндерергә тәкъдим иткәннәр. «Биредә елына 1,7 миллион турист кунак була. Җирле халык туристлар шәхси йортлар арасыннан йөри дип зарлана. Төзекләндерелгән яр буе бу мәсьәләдә киеренкелекне бераз киметәчәк», – диде район башлыгы. Кайсы яктан карасаң да, тавыш бирү үзебезгә кирәк!

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында республикада яшәүчеләрне иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырды. «Татарстанда матур парклар һәм уңайлы ял итү урыннары күбрәк булсын! Катнашмый калма, үз фикереңне әйт!» – дип язган ул.

 

Иҗтимагый киңлекләр өчен ничек тавыш бирергә?

– Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталына, «Услуги РТ» мобиль кушымтасына яки gorodsreda.tatar.ru сайтына керергә;

– ЕСИА яки телефон номеры буенча тиешле вәкаләтне алырга;

– «Опросы жителей» бүлегендә тавыш бирергә.


Фикер өстәү