Киңәше – халыктан, эшен эшлиләр: Татарстанда 1200 ишегалды төзекләндереләчәк

Халык фикере беренче урында! Парк һәм скверлар да, ишегаллары – барысы да татарстанлыларның фикерен исәпкә алып төзелә, төзекләндерелә. Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бу хакта кабат искәртте.

– Быел Татарстанда 1200 ишегалды төзекләндереләчәк. Моның өчен 9 млрд сум акча тотылачак. Илдәге вазгыять бу юнәлешкә тискәре йогынты ясамады. Без планны үтәячәкбез. Нинди дә булса эшне кыскарту булмаячак, – диде ул.

Министр сүзләренчә, «Безнең ишегалды» программасына Россиядә дә тиңнәр юк. Исегезгә төшерәбез: программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2020 елда эшли башлады.

– Шушы ике ел эчендә 2167 ишегалды яңартылды. Әлеге эшләр өчен 16 млрд сумнан артык акча тотылды. Без ишегалларын тәртипкә китереп, 660 мең кешенең тормыш шартларын яхшырттык дисәк тә була. Биредә яшәүчеләр өчен уңайлы, төзек ишегалды булуы – үзе  зур шатлык, – ди министр.

Дөрес, халык белән гел уртак тел табып булмый икән. Программаның координаторы, «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова әйтүенчә, бер йортта яшәүчеләр дә үзара килешә алмый икән әле. Шулай булгач, белгечләргә кайчак халык белән озак бәхәсләшергә, аларны күндерергә туры килә. Уртак тел тапмаган чаклар да булган. Узган ел Казанның Авангард урамында яшәүчеләргә дөрес куелмаган балалар мәйданын башка урынга күчерергә тәкъдим иткәч, алар «Безнең ишегалды» программасыннан бөтенләй баш тартканнар.

Быел тәртипкә китерәсе бер ишегалдында яшәүчеләр төзекләндерү эшләрен 2023 елга күчерүне сораган.  Алар җирнең хуҗасын ачыклау буенча суд юлында йөриләр.

– Президент программасы буенча  нинди ишегалларын төзекләндерергә тиеш икәнне яңадан искә төшереп үтәм.  Бу программада  2014 елга кадәр төзелгән йорт ишегаллары катнаша ала. Әмма бер шарты бар: моңарчы аларда бернинди төзекләндерү эшләре үтмәве кирәк, – ди Венера Камалова. –  Төзекләндерү эшләре башка еллардагы кебек, үзгәрмәде. Программага йортка илтүче юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү, утыргычлар, чүп савытларын яңарту, урам баганаларындагы утларны алыштыру, кирәк урында яктырткычлар кую, балалар мәйданчыгы булдыру, спорт җиһазлары урнаштыру, чүп ташлау өчен мәйданнар булдыру, кер элү һәм кагу өчен махсус урыннар ясау керә.

Халык үзе яшәгән ишегалларын ничек үзгәртергә теләве хакында фикерен  җиткерә ала. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Быелның 15 апреленнән 30 майга кадәр теләгән һәр кеше  2023 елда яңартылачак парк һәм скверлар, ишегаллары  өчен тавыш бирә ала. Сезнең ишегалды ул исемлеккә кергәнме-юкмы икәнне dvor.tatar. сайтыннан яки  8 (800) 275-2020 телефоны аша  шалтыратып белешеп була. Сораштыруда  204 иҗтимагый киңлек, 3087 ишегалды катнашачак. Тагын шунысы да бар,  аларның 200ен халык үзе сайлап алачак. Калганнарын БТИ мәгълүматларына карап сайлап алачаклар. Яңарту беренче чиратта зарур булган урыннар киләсе елдагы исемлеккә эләгәчәк.

– Исегезгә төшерәбез: сораштыру республика буенча уздырыла.  Ишегалдының күпфатирлы йортларныкы булуы шарт. Бер-ике катлы йортларда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итә алмый. Программа күпфатирлы йортлар өчен төзелгән, – ди Венера Камалова. – Узган ел без Әтнә, Әлки, Теләче, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында эшләдек. Аларда төзекләндерергә тиешле барлык ишегалларында эш тәмамланды.

Иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен ничек тавыш бирергә соң? Элек «Безнең ишегалды» программасы белгечләре халык белән очрашулар уздырып, алар яшәгән йортларга да киләләр иде.  Дөрес, очрашулар әле дә дәвам итә. Әмма онлайн тавыш бирү дә кирәк.

– Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлергә кирәк. Сораштыру һәр кешенең шәхси битенә җибәрелә. Иң элек иҗтимагый киңлекләр хакында сораулар булачак. Аны үтеп бетергәч, ишегаллары килеп чыга. Үзеңә кирәклесен сайлап, тавыш бирәсең. Бер кеше бары тик бер урын өчен генә үз фикерен калдыра ала. Яшәгән урының матур булсынмы, әллә инде кунакка кайтканымы – анысын сайлыйсың, – ди «Татарстан шәһәрләр үсеше институты» фонды департаментының архитектура проектлары җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина. –  Республиканың һәр районыннан барлыгы 204 иҗтимагый киңлек катнаша. Казанда – 27, калган районнарда – 3–5 объект. Әлеге исемлектә узган ел эшләре тәмамланып бетмәгән җирләр дә бар.

Илгә карата кертелгән санкцияләр эшкә комачауламый. Венера Камалова әйтүенчә, күп кенә җиһазлар Татарстанда җитештерелә.  Парк һәм скверларга куела торган җиһазларны табу буенча кыенлыклар юк, диләр.  Наилә Зиннәтуллина, чит ил архитекторлары бездә элеккечә үз эшен дәвам итәчәкләр, диде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: https://dvor.tatar/


Фикер өстәү