Казанда татар теленә өйрәтү буенча бушлай курслар ачыла.

Казан федераль университетында татар теленә өйрәтү буенча бушлай курслар ачыла. Югары уку йортының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, ике айлык курска теләгендә булган барча кеше язылырга мөмкин.

Татарча өйрәнергә теләүчеләргә иң элек телне ни дәрәҗәдә белүен ачыклау өчен тест узарга, онлайн теркәлергә һәм курска кабул итү турында гариза тутырырга кирәк. Гаризаны беренче дәрескә үзең белән алып килү шарт. Шулай ук паспорт күчермәсе таләп ителә.

Курска кабул ителүчеләр исемлеге, дәресләр расписаниесе Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының белдерүләр тактасына урнаштырылачак. Дәресләрне атнага ике тапкыр кичке якта үткәрү күздә тотыла. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән танышу өчен 8(843)293-94-52 номерына шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү