Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Казанда Таҗикстан Генераль прокуроры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Генераль прокуроры Хәбибулло Вохидзода белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Казанда, Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан гадәттәгечә дустанә Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Товар әйләнеше күләме сизелерлек арта, Казан белән Таҗикстан шәһәрләре арасында даими авиаэлемтә гамәлгә ашырыла, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә багланышлар ныгый. Татарстан Рәисе Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонга иң изге теләкләрен җиткерүне сорады, аңа Татарстан-Таҗикстан хезмәттәшлегенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде, дип яза Татар-информ.

Хәбибулло Вохидзода БДБ илләре генераль прокурорлары координацион советының 36 нчы утырышында һәм ШОС әгъза-дәүләтләре генераль прокурорларының 24 нче утырышында катнашты. Ул чараларны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

«Барысы да югары дәрәҗәдә узды, эш өчен уңайлы шартлар тудырылды. Казан – бик матур шәһәр. Кунакчыллыгыгыз өчен зур рәхмәт», – диде Таҗикстан Генераль прокуроры.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре