Кариев театрында Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Без – 41 ел балалары» фильмы күрсәтелә

18 апрель көнне Кариев театрында «Калеб» иҗат мәйданында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Без – 41нче ел балалары» фильмы күрсәтеләчәк.

Фильмны караганнан соң, иҗат төркеме һәм актерлар белән фильмны төшерү тарихы, аның «эчке кухня»сы, прокаттагы язмышы һәм киләчәге хакында фикер алышу булачак.

Кунаклар арасында Миләүшә Айтуганова, Әмир Галиәскәров, Ирек Хафизов, Булат Гатауллин, Рөстәм Гайзуллин һәм Зөлфәт Зиннуров бар.

«Без – 41нче ел балалары» фильмы 18 апрельдә кичке 17.00 сәгатьтә була.

 


Фикер өстәү