КХЛ клубларының яңа сезонда хоккейчыларга күпме акча түлисе билгеле

Яңа сезонда КХЛ клублары командадагы хоккейчыларның барысына бергә, күп дигәндә, 900 миллион сум күләмендә хезмәт хакы түли алачак. Бу хакта лиганың президенты Алексей Морозов әйткән.

Моннан тыш, гомуми хезмәт хакының иң минималь күләме дә билгеле. Әлеге сумма 315 миллион сумнан ким була алмаячак. “Башта без аны максималь сумманың яртысы күләмендә билгеләмәкче идек. Әмма дөньядагы финанс вәзгыятьне исәпкә алып, директорлар советына 315 миллион сумда калдырырга тәкъдим иттек”, – дигән Алексей Морозов.

Яңа сезонда КХЛда барлыгы 22 команда чыгыш ясар дип көтелә. Билгеле булганча, Хельсинкиның “Йокерит” һәм Риганың “Динамо” клубылары лигада чыгыш ясаудан баш тарттылар.


Фикер өстәү