Россиядә минималь хезмәт хакы артты

2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 12 792 сум булачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады, дип яза Татар-информ. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. 

Минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа методикасы хәзер хезмәт хакы медианасына бәйле булачак. Хезмәт хакы медианасы кимегәндә дә, минималь хезмәт хакы күләме төшмәячәк.

«2021 елдан минималь хезмәт хакы күләме һәм хезмәт хакы медианасы чагыштырмасы 42 процент булачак», — диелә текстта.

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме аена 12 792 сум булачак. Соңыннан ул узган елгы хезмәт хакы медианасына карап исәпләнәчәк.

2020 елда минималь хезмәт хакы 12 130 сумны тәшкил итә. Алдарак Россия Хезмәт министрлыгы моның буенча 2023 елга үзгәрешләрне фаразлаган иде.


Фикер өстәү