Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 ел балалары” повесте буенча төшерелгән әлеге нәфис фильмның премьерасы 24 февральдә Мәскәүнең Кино йортында узган иде.
Ә 10 март, ягъни иртәгәдән фильмны Казанның “Мир” кинотеатрында карап булачак.
Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскәров, продюссеры – Миләүшә Айтуганова.
“Без – 41 ел балалары”нда төп рольләрне Казан театр училищесы студентлары һәм яшь актерлар – Булат Гатауллин, Алмаз Муллаянов, Рәис Әхмәтҗанов, Айзат Хәйруллин һәм Илсаф Нәҗипов уйный.