3 кыз әнисе Айгөл Темирбулатова: «Балаларның шуклыгы – минем өчен аларның үсешен күрсәтә торган нормаль күренеш»

Бар нәрсә гүзәл заттан тора! Хатын-кызның кәефе яхшы булса, өйдәге мәчегә кадәр бәхетле. Казан шәһәрендә яшәүче Айгөл Темирбулатова, уенын-чынын бергә кушып, әнә шулай ди. Гөлләргә үлеп гашыйк героем бүген тормыш иптәше Дамир белән берсеннән-берсе матур, гөлдәй өч кыз үстерә. Гүзәл затларның күркәм бәйрәме уңаеннан Айгөл белән хатын-кыз бәхете, кыз бала тәрбияләү серләре турында сөйләштек.

Айгөл Темирбулатова тумышы белән Кама Тамагы районының Балтач авылыннан. Күпләргә «Инстаграм» челтәре аша таныш ул. Айгөлнең биредә саф татар телендә алып барган сәхифәсен даими күзәтеп барам. Бу юлларны укуга: «Хәзер бөтен кеше блогер инде ул», – диючеләр дә табылыр. Ләкин Айгөлнең блогы нәкъ менә хатын-кыз, әни булуның ни дәрәҗәдә зур бәхет икәнен раслап торуы белән игътибарны җәлеп итә. Нотык та сөйләми, акыл да сатмый – аның көндәлек тормышын күзәткәннән соң үзеннән-үзе шундый нәтиҗәгә киләсең. Айгөлнең бала тәрбияләү мәсьәләсенә дә мөнәсәбәте үзгә. Сәхифәсендә дә үзе белән «әни-кайфушница» дип таныштырган ул.

– «Әни-кайфушница» дигәндә ана булудан тәм табып, баланың көйсезләнүенә, кыек гамәлләренә игътибар итмичә, каты бәрелмичә, алар белән уздырган һәр мизгелдән тәм табып яшәүне күздә тотам. Үзем бүген нәкъ менә шушы бәхетле халәттә яшим. Кызлы әни – бәхетле әни. Кыз бала – әйтеп бетергесез бер галәм, – ди Айгөл. – Кемгәдер бәхетле булу өчен балаларны каядыр илтеп, калдырып торырга кирәк. Мин исә балаларым белән бергә ял итүдән тәм табам. Өч баламны ияртеп каядыр барып кайту да минем өчен берни түгел.

Әңгәмәдәшемне якыннан белгән кешеләр алдарга ирек бирмәс. Айгөл күпләрне үзенең сабырлыгы белән дә таң калдыра. Баланың саксыз кагылуы аркасында өр-яңа диванга биш-алты гөл үсеп утырган киштә килеп төшеп, диван өстендә туфрагы-ние белән гөлләр аунап ятуын күз алдына китерегез әле. Бу очракта, балага ярсымыйча, кычкырмыйча, үзеңне кулда тотып калуы, ай-һай, авыр. Айгөл исә туйганчы бер кычкырып көлде дә эшне уенга борды – шуның белән вәссәлам. Аның көндәлек тормышында моның ише мисаллар бихисап. Язылучыларыннан килгән: «Айгөл, син нинди тынычландыручы дарулар эчәсең ул?», «Ничек шулкадәр тыныч булып кала аласың?» ише сорауларга да ияләшеп бетте инде ул. Әмма беренче карашка йомшак кебек тоелса да, Айгөл үзен усал әни дип саный.

– Мин рөхсәт иткән һәм мин кабул итми торган әйберләр бар. Балаларның шуклыгы – минем өчен аларның үсешен күрсәтә торган нормаль күренеш. Ашау, ризык мәсьәләсендә исә мин бик таләпчән. Балага сораган бер нәрсәсен сатып алу яклы да түгелмен. Болай эшлибез, болай – юк, дип алдан ук сөйләшеп куям. Бездә әти-әнигә каршы дәшү дигән әйбер юк. Үземә дә алар белән алай сөйләшергә рөхсәт бирмим. Тәрбия мәсьәләсендә бала мәнфәгатьләре дә, ата-ана мәнфәгатьләре дә кайгыртылырга тиеш. Мин баланы патша урынына куюга каршы, – ди Айгөл. – Миңа калса, бала тәрбияләгәндә төп өч әйбергә игътибар итәргә кирәк. Шуның беренчесе – ярату. Хәзер күп кенә ата-ана, баланы иркәлим дип, аны артык еш кочакларга, үбәргә курка. Әмма ярату бит ул кибеттәге бөтен уенчыкны сатып алу түгел. Ярату, наз белән баланы берничек бозып булмый. Балага сайлау мөмкинлеге, үзе теләгәнчә яшәргә ирек бирү дә мөһим. Аны кечкенә генә уңышлары өчен дә мактап, матур сүзләр белән үсендереп торырга да кирәк.

Айгөлнең яратып әйтә торган сүзе бар. Өйдәге һава торышы хатын-кызның кәефенә бәйле, ди ул. «Хатын-кызның кәефе яхшы булса, өйдәге һәркем бәхетле. Хәтта мәченең дә кәефе күтәренке була. Андый чакта баланың көйсезләнүенә дә жинелчә карыйсың. Иреңнең төртмәле сүзләренә дә исең китми», – ди Айгөл.

Ир дигәннән, хатын-кызның бәхете ирдән диюемә, ир-атның да бәхете хатын-кыздан дип өстәп куйды әңгәмәдәшем. Яшерен-батырын түгел, бүген хатыннары кубызына биюче ирләр дә, җәбер-золым, психологик басымга дучар булып яшәүче хатын-кызлар да байтак. Айгөл Темирбулатова, мәктәпләрдә, элеккеге кебек, әхлак дәресләре укытылса, мондый бәхетсез җаннар азрак булыр иде, дигән фикердә. «Аллаһка шөкер, миңа яхшы ир эләкте, дип сөенәм. Ә бит яшь чакта күз томаланган була, насыйп ярыңны сайлаганда хаталана да аласың. Өйләнгәч, исерек айныр, сугыш чукмары сугышудан туктар дип өметләнү – зур хата. Булачак ирен сайлаганда хатын-кыз хис белән түгел, акыл белән эш итәргә тиеш. Бу хакта гаиләдә дә бик аз сөйләнә. Шуңа күрә монда әхлак дәресләре бик кирәк», – ди ул.

Хәзерге тынгысыз, тотрыксыз заманда иркә гүзәл зат булып кына яшәве бик кыен. Әмма мөмкин. Айгөл моның төп серен үз-үзеңне яратуда, кадерләүдә, үз-үзеңә вакыт таба белүдә күрә. Үзе үк зур бәхет бу. «Гаиләле, балалы булуың, күңелең тыныч булу, эшләгән эшеңнән тәм табуың да – хатын-кыз бәхетенең алыштыргысыз өлеше. Синең кияүдә була торып та ирекле булуың бәхет. Ирекле дигәндә, иреңнең көнләшеп, һәр нәрсәдән гаеп табып үзәгеңә үтмәвен, сиңа тулысынча ышануын күздә тотам. Соңгы сүз ир кешедә булырга тиеш. Әмма синең сүзеңә дә колак салулары мөһим», – ди Айгөл. Тагын бер 20–30 елдан да үзен әнә шундый үз тормышыннан канәгать булган бәхетле хатын-кыз, энергиясе ташып торган, актив дәү әни итеп күз алдына китерә ул. Айгөлнең кияүләрен дә бәхет басачак. «Алар өчен дә үзләре белән бер дулкында, дустанә мөнәсәбәттә булган супер теща булачакмын», – дип көлдерде әңгәмәдәшем.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү