Директор баланы мәктәпкә алырга теләмәсә, нишләргә?

 

 Яңа уку елында 51 мең 698 сабый республикада тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Фаразлар шундыйрак. Баланы укырга кертү кагыйдәләре нинди? Кемнәргә өстенлек биреләчәк? Әти-әниләр мәктәпне ничек сайлый? Бар укучы да үзе теләгән уку йортына эләгә алырмы? Директор каршы килсә, нишләргә? Болар барысы да – безнең язмада.

– Улыбыз Даниил быел 1 нче сыйныфка укырга керә. Прописка буенча теркәлгән урында мәктәп заманча түгел. Аны иске, гади уку йортына бирәсебез килми. Бар яктан да сәләтле, алдынгы карашлы булып үсүен телибез. Түгәрәкләр дә күп, укытучы да яхшы булсын. Без немец телен тирәнтен өйрәтүче дәрәҗәле гимназияне сайладык. Өебездән ераграк, әлбәттә. Әби-бабайлар бар, ничек тә җаен табарбыз. Әлегә бергәләп әзерлек төркеменә йөрибез, – ди Казанда яшәүче Регина Семенова.

Альбина Сафиуллина – өч бала әнисе. Кызы Мәликә быел 1 нче класска барырга җыена. Альбина кичә иртәнге сәгать 8дә үк Дәүләт хезмәтләре  порталы аша гариза тапшырган инде. Төне йокысыз үтмәгән. Тынычланырга сәбәбе бар чөнки.

– Ишегалдында мәктәп юк. Прописка буенча да башкасына туры киләбез. Ике апасы да башкаладагы 80 нче мәктәпкә йөрде. Берсе укый, икенчесе тәмамлады инде. Сеңлесен дә шунда бирәбез. Бертуганнарны бер мәктәпкә кабул итү турында закон бар бит, – ди Альбина Сафиуллина. – Безнең өчен шартыннан бигрәк укытучысы мөһим. Аны һәрвакыт баланың холкына карап сайлыйм. Кемгәдер йомшаграк, кемгәдер таләпчәнрәк кирәк. Мәктәптә хәләл ризык булу да безне бик сөендерә.

Әлмәттә яшәүче Ногмановларның кызлары Ясминәгә – 6 яшь. Ул быел тәүге тапкыр кулына әлифба алачак.

– Хәзер җайлы бит, портал аша гына яздырасы. Шулай эшләргә җыенып торам. Тик әлегә мәктәпне ачыклап бетерергә кирәк. Мин – укытучы фикеренә колак сала торган әни. Шуңа күрә киңәшләшеп бетерәсе бар. Түгәрәкләргә караганда, безнең өчен өстәмә белем бирү мәктәбе булу мөһимрәк. Анда таләпләр дә башкачарак. Кызыбызны музыка мәктәбенә бирәсе килә, – ди биш бала әнисе Рәдифә Ногманова.

Узган ел Питрәч районының Көек мәктәбендә урыннар җитмәү сәбәпле, әти-әниләр арасына шау-шу купкан иде. Ахыр чиктә җитәкчелеккә өстәмә урыннар булдырырга туры килде. Быел вазгыять үзгәрерме?

– Без республикада гына түгел, Россиядә иң зур авыл мәктәбе булып саналабыз. Барлыгы 3 меңгә якын бала укый. Хәзерге вакытта 800 урынга исәпләнгән бина төзелә, – ди Лариса Глибина. – 1 нче сыйныфларны кабул итү буенча без – ел саен  алдынгы урында. Былтыр 14 сыйныфка 500 бала керде. Әгәр укытучылар тапсак, быел 15ләп сыйныф ачарга ниятлибез.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быелгы белән чагыштырганда, киләсе уку елында 1 нче сыйныфка баручылар кимрәк. Хәзерге вакытта белем алучы беренчеләр саны – 55мең 364 (шуларның 20 мең 803е – Казанда). Укырга кергәндә имтихан алу, тестлар үткәрү тыелган, дип кисәтә министрлык. Әзерлек төркемнәренә йөрү уку йортына керү өстенлеге бирми.

Быел беренче чиратта, кораллы көчләрдә катнашучыларның, хәрби операциядә һәлак булганнарның балаларына өстенлек биреләчәк. Балаларның абый-апалары укыган мәктәптә белем алырга хакы бар. Абый-апасы кайда – эне-сеңлесе шунда. Шундый ук өстенлек тәрбиягә алган гаиләләргә дә бирелә. Судья, прокурор, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары интернаты булган мәгариф оешмаларына чираттан тыш кабул ителә.

Гариза тапшыруның берничә юлы бар. Беренчесе – белем бирү оешмасына барып. Икенчесе – РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша. Өченчесе – почта элемтәсе операторлары аша. Мәктәпнең сайтында кабул итү тәртибе һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә. Әти-әниләргә укыту телен һәм туган телне сайларга кирәк булачак.

Ничә яшьтән?

Кагыйдә буенча, 6,5 яшьтән 8 яшькә кадәр. Иртәрәк яки соңрак биргәндә, яшәү урыны буенча мәгариф бүлегеннән рөхсәт кәгазе алырга кирәк.

Кайчан һәм ничек?

Гаризалар ике этапта кабул ителә. Башта – якында урнашкан мәктәпкә баручылар, ягъни теркәлү урыны (прописка) буенча теркәлүчеләрнең чираты. Әти-әниләр гаризаны 1 апрельдән 30 июньгә кадәр тапшыра ала. Әгәр балагызны ишегалдындагы мәктәпкә түгел, башка уку йортына бирәсегез килсә, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк. Икенче этапта документлар 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Буш урыннар калмаганда, мәктәп директорының кабул итмәскә хакы бар. Кызганыч, андый хәлләрне дә ишетеп торабыз. Бу очракта яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә барырга кирәк. Алар баланы башка мәктәпкә урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Кайдан белергә?

Йортның кайсы мәктәпкә беркетелүен белү өчен, күршедәге мәктәпләрнең сайтыннан карый аласыз. Анда мәгълүмат 15 марттан соңга калмыйча урнаштырыла.

Кирәкле документлар исемлеге:

*  баланың әтисе яки әнисенең (законлы вәкиленең) документы күчермәсе;

* баланың туу турында таныклыгы;

* абыйсы яки апасының туу турында таныклыгы;

* баланы теркәү турында, беркетелгән территориядә яшәү урыны турында документ;

* ташламага ия булганда, чираттан тыш, беренче чиратта кабул итүне раслаучы документ;

* психология-медицина-педагогия комиссиясе карары (мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен).

1 апрельдән 1 нче сыйныфка кабул итү буенча «кайнар линия» эшли башлады. 8(843) 237-75-15; 237-76-35, 237-74-65; 237-76-21 телефон номерлары буенча шалтырата аласыз.

 


Фикер өстәү