Чит ил кешеләренең Россиядә яшәү вакытын елына 90 көнгә генә калдырмакчылар

Чит ил кешеләренең Россиядә яшәү вакытын елына 90 көнгә генә калдырырга ниятлиләр. Эчке эшләр министрлыгы миграция өлкәсендә дәүләт контролен көчәйтү турында закон проектын эшләгән. Документта шулай ук алардан биометрик мәгълүматларны (әйтик, бармак эзләрен, күзнең мөгез катлавы сурәтен) тапшыруны таләп итү каралган.

Моннан тыш мигрантлар һәм эш бирүчеләр исемлеген булдыру күздә тотыла. Полиция чит ил кешеләренең бездә ни рәвешле яшәүләренә күз-колак булып тотачак.

Бүгенге кагыйдәләргә килгәндә, алар бездә 90 көн яшәгәч, хезмәт килешүен төзегән очракта, бер елга кадәр илдә кала ала.

Исегезгә төшерәбез: мигрантлар мәсьәләсе Мәскәү өлкәсендәге “Крокус Сити Холл” үзәгендәге террорчылык актыннан соң кискен күтәрелде. Башкаланың Басман районы суды Таҗикстаннан килгән 4 кешене 2 айга кулга алды.


Фикер өстәү