Үзгәрергә кирәк(ми): Z буынын әдәбиятка ничек җәлеп итәргә?

Тукай премиясенең быелгы кандидатлары билгеле булды. Исемлектә – ун кеше. Әдәбият, театр әһелләре, композиторлар, хәтта фотографларга кадәр бар. Бер укыдым исемлекне, ике – бернинди тойгы уятмады. «Шәп булган», – дип тә әйтеп булмый, «Шулай ярыймы инде?!» – дип тә үкенә торган түгел. Битарафлык. Иң куркыныч нәрсә бит инде ул. Социаль челтәрләрдә дә бу темага бәхәс түгел, хәтта фикер язучы да күренмәде. Сәбәбе нәрсәдә?

Язучылар берлегендә узган әдәби ел йомгакларына багышланган утырышта бу сорауга беркадәр җавап табылды да сыман.

Үткәннәр сагындыра

Ремонт эшләре барганга акка баткан диварлар һәм кызыл кәнәфиле зал. Ул тулы түгел. Әдәби бәйгегә нәтиҗәләр ясаганда, Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та ярым буш залга игътибар итеп, уенын-чынын бергә кушып, әллә бер-берегез өчен сөенмисезме, дигән иде. Анысы да бардыр. Үзен – иң шәп әсәр тудыручы, калганнар – пүчтәк, дип санамаса, язучы була да алмый инде ул. Алай да, зал тулы булмауның объектив сәбәбе – Чаллы һәм Әлмәт бүлекләренең үзләрендә инде йомгак ясавы һәм бирегә килмәүләре икән.  Билгеле инде, ярым буш зал Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың да күңеленә тими калмагандыр, ник дигәндә, нотыгын үткәннәрне искә алудан, ел йомгакларының элек икешәр көн үтеп, кайнар бәхәс һәм тәнкыйть белән баруын сагынудан башлады һәм башкарылган эшләр турында хисап тотты. Аңа каршы әйтүче булмады. Ризалык та кайчак моңсу уйларга этәрә икән.  Шуннан шигърият хәлләре турында Фәнил Гыйләҗев сөйләде. Зал беркадәр уянды, чөнки Фәнилнең чыгышы урыны-урыны белән комедия төсмерен алды, кемнәрнедер төрткәләп, кемнәрнедер мактап үтте. Кыскасы, шигърияттә Гөлүсә Баттал, Рүзәл Мөхәммәтшин кебекләр булганда, хәлләр өметле. Тик менә аларга мәйдан гына кимегәннән-кими. «Сөембикә»дә шигырь сирәк басыла, «Идел» исә әдәби процессны чагылдыручы матбугат исемлегеннән төшеп кала яки бик аз мәйданда башлап язучыларның өйрәнчек шигырьләрен бастыру белән шөгыльләнә», – ди Фәнил.

Әбиләр әдәбияты

Ә менә проза хәлләре уйга салды. Тәнкыйтьче Гомәр Даутов сүзен: «2023 елда «Казан утлары» журналын уку дәверендә миндә ике фикер формалашты. Беренчесе: бездә язучы күп, укучы юк. Икенчесе: я язу рәвешен, я язу форматын үзгәртергә кирәк, – дип башлады. –  Шуны билгелик: әгәр ХХ йөз башында милләтнең исән калу-калмавы уку-укыту системасына бәйле булып, мәгърифәтче бабаларыбыз һәм зыялыларыбыз җәдит мәктәпләре булдырып, моны югары кимәлдә башкарып чыга алсалар, бүген ХХI гасырда, мәгариф билгеле бер кануннар кысасында булганлыктан, бу вазыйфа әдәбият өстенә йөкләнә. Ничекме? Бик гади: укучы кызыксынып укырдай әсәрләр иҗат итеп. Маҗаралы, вакыйгалы, цифрлы технологияләр шартларында бәләкәй күләмле текстка күп мәгълүмат тутырылган форматка өйрәнгән замандашыбыз ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган әсәрләр иҗат итү аша. Әлбәттә, Галиҗәнап сүзнең тәэсир итү көчен һич инкарь итеп булмый, аңлаганнар аңлый, тәм таба, ләкин бүген, Задорнов «смс буын» дип атаган яшьләргә без укып үскән, эстетик ләззәт алган әдәбият инде тәэсир итми, итми генә түгел, хәтта мәҗбүр итеп тә укытып булмый.

Даутовның күләмле әсәрләрне комикс рәвешенә әйләндерү яклы булуы, әдәбиятның алтын баганалары дип Фирдүс Гыймалтдиновны, Равил Сабырны, Зөлфәт Хәкимне атавы да олпат әдипләргә ошап җитмәде, билгеле. Икенче яктан, бүген генә берлеккә кабул ителү таныклыгын алган Фирдүсне, журналистлыктан язучылыкка күчеп яткан Равилнең аркасыннан кагып китү  ихтирамга лаек. Ә бит КФУның Алабуга институты татар филология кафедрасы доцентының фикерендә дә хаклык юк, дип тә әйтә алмыйбыз. Студентларга китап укыта алмаганлыктан гаҗиз булганга әйтә бит ул сүзен. Бөтен өмет әдәбиятта булганлыкка басым ясап. Ә хәзер аның чыгышыннан берничә өземтә:

«Татарны кимсетеп нәрсә дә булса әйтү әдәбиятыбызда иҗтимагый-сәяси кыюлык күрсәтүгә тиңләштерелә бугай инде хәзер. Ф. Сафин да «Күкләр җиргә тоташа» әсәренең башлам өлешендә мәктәпләрдә мәгълүм прокурор тикшерүләре турында сүз кузгата да, «Татар үзен-үзе яклар хәлдә түгел икәнлеген күрсәтте. Татар – чарасыз милләт» дип бөтен бәлане халык өстенә каплап куя да, гаеплене табар өчен язучыларны гаепләделәр, «Каләм әһелләренә чиләкләп түгел, тонналап пычрак ату башланды», ди».

 

«Гавам өчен бүген мәхәббәт, сөю-сөешү турында язучы Зифа Кадыйрова гына таныш. Әгәр кибетләрдә сатылучы китапларның 90 проценты Зифа Кадыйрованыкы икән, каләм әһелләренең бүген «властелин дум» булудан азат ителүе дигән сүз».

 

«Рәис Сафинның 6 нчы санда чыккан «Язмыш сукмаклары буйлап» повестендагы монологларны укып чыгарга кемнең генә түземлеге җитәр микән? Һәр герой сүз башласа, кечкенә генә бер хикәя сөйләп ташлый».

 

«Бервакытны балалары, якыннары тарафыннан онытылган өлкәннәрне үзәккә алып язу күп булганга «әдәбиятыбыз – әбиләр әдәбияты» дип язган идем. Әмирхан Еникиләр, Аяз Гыйләҗевлардан килә бөтен әхлакны әбиләр күңеленә туплау. «Яңа исемнәр» рубрикасында 10 нчы класс укучысы Диана Фәрхетдинованың «Язмышның соңгы бүләге»н укыгач, миңа моңсу, бик моңсу булып китте. Теле матур, күңеле нечкә һәм бай бу баланың, ләкин игътибарын ялгыз яшәүче әби җәлеп итәргә тиеш идеме соң аның? Аңа бит әле 16 гына яшь, Фатих Әмирханның Хәяте бит бу, ул бит дөньяны таный гына, үзендәге матурлыкның көчен тоя гына башлаган! Юк, картайган, зур эшләргә сәләтсез халык бугай без, безгә тормышны күрмәс өчен интим хисләр дөньясына бикләнергә «уфалла»лы үткәнгә карап, ипи пешерү, шәл бәйләү хатирәләре белән генә яшәргә кала».

Сискәндерәме? Сискәндерә!  Гомәр Даутовның фикерләре түгел, яңа әсәрләр сискәндерсен, кулдан кулга, телефоннан телефонга күчерелеп укылсын, аннары Тукай премиясенә тәкъдим ителсен иде дә бит!.. Әлеге дә баягы ул «күп эшләде», «өлкән яшьтә», «авырый бит» принципларыннан чыгып бирелә, дигән тәэсир кала.

Тагын премия турында

Алай булмасын өчен нишләргә? Үзгәрергә кала. Эчтәлек һәм форманы гына түгел, Тукай премиясен бирү тәртибен дә үзгәртергә кала.

Ркаил Зәйдуллага афәрин, премия күләмен 1 миллион сумга кадәр җиткерүгә иреште. Бер караганда хәзер инде көрәш тагын да кызыклырак, җанлырак булырга тиеш кебек иде. Әллә яңа сүз яңгырамаганга, әллә башка сәбәпләр белән, әллә ни үзгәреш сизелмәде.

Ә бит Тукай премиясенә лаек булган әсәр «безнең потолок шушы» булып, үз казаныбызда гына калырга тиеш түгел. Зур әдәбиятның иң зур бүләгенә лаек булган икән, нишләп әле аны ничә ел мактанган тәрҗемәчеләр үзәгендә тәрҗемә иттереп, «Большая книга» кебек конкурсларга җибәрмәскә? Анда да җиңсен, татарның шундый әдипләре бар, дип дөньяга сөрән салсын! Алай иткәндә, безнең Зөләйха күзләрен алай ачмый, дип уфтанырга да урын калмас иде. Тик менә мәзәктәгечә, син бит минем көйне киредән генә әйләндереп язгансың, дип әйтерлек булмасын. Үзебезнең әсәрләрдән русчага тәрҗемә иткәч, Агата Кристи, Рэй Брэдбери һәм башка чит ил язучыларының табаннары ялтырап китмәсен, дим инде…

Язучылар берлегенең яңарырга маташкан бинасында әнә шундый уйлар туды. Язучылар үзара фикер алышып, алдан язылган гомуми сүзле резолюциягә куллар күтәрешеп тавыш биреп, уртак бер уйда таралыштылар булса кирәк.

Урталык табу дигәне генә авыр. Әлбәттә, үзгәрергә кирәк. Әмма Z буынына ярыйбыз, дип зур әдәбиятны юкка чыгармабызмы? Андый уйга да җирлек бар.

Сүз уңаеннан, җыелыш сценариенда кереш сүзне мәдәният министры Ирада Әюпова, ул булмаса, урынбасары Дамир Натфуллин әйтергә тиеш булса да, алар күренмәде. Бу да мөнәсәбәт инде. Ркаил абый сагынган заманнарда җитәкчеләр язучылар җыелышларына йөргән, алар сүзенә колак салган әле. Әмма үткәннәрне сагынудан ни файда?

 

 


Фикер өстәү