Татарстанда тәүге тапкыр фиджитал-спорт буенча лагерьда ял итеп булачак

28 июньнән 15 июльгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә, Татарстанда беренче тапкыр буларак, фиджитал-спортка багышланган лагерь сменасы оештырыла. Анда 9 яшьтән 17 яшькә кадәрге 100 бала катнашырга мөмкин. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Алдынгылар хәрәкәте”нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Фиджитал уенчыларыбызның зур уңышларыннан соң лагерь сменасына эләгергә теләүчеләрнең күп булачагын көтәбез. Сменадан соң һәр районда фиджитал уеннар оештыру күнекмәләренә ия булган балалар командалары пәйда булыр дип уйлыйбыз. Шул рәвешле аларны компьютердан физик спортка җәлеп итәргә телибез”, – дип аңлатып үткән Сөләйманов.

Аның әйтүенчә, лагерь сменасында классик фиджитал-уеннар – футбол һәм баскетбол төп игътибар үзәгенә алыначак. Өйләренә кайтканнан соң балаларның үзләренә ошаган спорт төре белән шөгыльләнүләрен дәвам итүләренә өметләнәбез, дигән ул.


Фикер өстәү