Поши арткан, куян – юк: Татарстан урманнарында нинди кыргый җәнлекләр бар?

Татарстан урманнарында яшәүче кыргый җәнлекләрне исәпкә алу тәмамланды. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә пошилар – 2, куяннар – 10, сусарлар – 8, көртлекләр 37 процентка арткан. Шул ук вакытта кабаннар, тиеннәр һәм боҗырлар саны кимегән.

Бу хакта «Татар информ»да узган очрашуда Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.

– Без ел саен урманга ревизия ясыйбыз, табигать байлыкларының исәбен алабыз. Аулар өчен рөхсәт биргәнче, безгә җәнлекләрнең баш санын ачыкларга кирәк.  Быел кышкы исәп алу 15 гыйнвардан алып 15 мартка кадәр уздырылды, – ди Рамил Шәрәфетдинов.

Кыргый җәнлекләрнең эзләрен 1435 маршрут буенча исәпкә алганнар. Бу араны чакрымнарга салсаң, ул 14 мең 500 мең километрны тәшкил итә. Исәп алуда  Биоресурслар буенча дәүләт комитетында эшләүче һәм бу өлкәдә белеме булган 400 кеше катнашкан.

– Исәп алучылар алдан билгеләнгән маршрут буенча урман һәм басулар аша йөрделәр. Беренче көнне бу урыннарын карап узалар, иртәгесен яңадан шул урынга чыгып, исәбен алалар. Эзләрне без аерым бер формула буенча исәпләп чыгарабыз. Ул фәнни тикшерелгән һәм күптәннән кулланыла, – ди урынбасар. – Исәп дигәннән, тагын шунысы бар: быел республикада куяннар саны артмаган. Димәк аларны аулауга рөхсәт бирелү-бирелмәү мәсьәләсе дә ачык кала.

Аның каравы инде 6 апрельдән ата кыр үрдәкләренә ау рөхсәт ителә. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков сөйләде.

– 20 апрельдән 29 апрельгә кадәр суда йөзүче киек кошларга ау сезоны башлана.  27 апрельдән 5 майга кадәр нарат урманы киекләренә (ата суер һәм көртлекләр, вальдшнеп) ау рөхсәт ителә. 27 марттан аучылар, күпфункцияле үзәкләрдә 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләп, рөхсәт ала башлады, – ди башлык. – Язгы сезонда суда йөзүче киек кошларга ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан артмаган зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин. Ау этләрен яраланган киекләрне эзләп табу өчен генә кулланырга ярый.

САН

Кышкы исәптән соң урманнарда  16066 поши, 16579 кыр кәҗәсе, 2793 сусар, 156392 көртлек яши.


Фикер өстәү