Хәер, төнлә генә түгел, инде көндез дә йөри башлады. Авыл халкы ничә еллар кыргый хайваннарның йорт кош-кортларына һөҗүм итүеннән зарлана. Саклану чараларын да күрәләр кебек. Әмма тамак дигән нәрсә зиһенне шактый эшләтеп җибәрә булса кирәк: урман кунаклары да ничек чәлдерү җаен табып кына торалар.
Ниләр булган?
Хезмәттәшебез Илсөяр апа Хәйруллина шалтыратты. «Туган ягыма, Азнакайга кайтып килгән идем. Карамалы авылындагы вакыйгаларга шаккатып килдем. Төлкеләрнең урманнан килеп тавыкларны ботарлауларына аптырамыйлар иде инде. Бу юлы ерак китеп тормаганнар. Ташландык йортларны үз итеп, балаларын шунда гына үстереп яталар икән. Авыл халкы нишләргә дә белми».
Хәер, ерак барып торасы да юк. Балык Бистәсенең үзем еш була торган Кече Әшнәк авылында да инде ничә еллар чебеш-тавыкларның урам күргәне юк. Чыгарырга куркалар чөнки. Төлке Мәсхүдә апаның берьюлы 12 тавыгын көпә-көндез ботарлап киткән иде. Бакча ягына караган кухнядан урам яктагы бүлмәгә чыгып, тавыкларның куркынып кытаклашканнарын ишеткәндә, инде соң булган. Таяк тотып урамга чыгу да ярдәм итмәгән. Мәсхүдә апаның таяк болгавына исе дә китмәгән төлкенең. Ахыр чиктә, бер тавыкны авызына кабып, зират янындагы ташландык йортлар арасына кереп югалган. Кош-кортларын тимер чәнечкеләр белән уратылган корылмаларда тоту да файда бирмәде. Җаен таптылар: өстенә кагылган такталарны урыннарыннан кузгатып, тавыкларны буып ташладылар.
Зәй районыннан Гөлнур ханым әтәчен үзе бүләк итеп җибәргәндәй булган. Ишегалдында кош-кортларны ашатып йөри икән бу. Капкадан берни булмагандай төлке килеп кергән. Башта ул аңа игътибар да итмәгән, этләре дип уйлаган. Тегесе тавыкларны куа башлагач кына аңына килгән. Ул арада төлке әтәчне эләктереп китеп тә барган.
Яшел Үзән районының Юынчы авылы да төлкеләр һөҗүменнән иза чигә. «Азрак исәйгәч, казларны буага җибәрәбез инде. Суда яхшы үсәләр бит. Ә аның тирәсендә – агачлык, төлкеләр шуннан чыга. Көн уртасында да киләләр, исләре китми. Кешене бар дип тә белмиләр», – ди алар.
Ә Алабугада төлке, гомумән, чик-чаманы югалткан: балалар бакчасы биләмәсенә килеп кергән.
Ничек ярдәм итәргә?
Авыл халкына ничек ярдәм итәргә? Йорт кошларын кыргый җәнлекләрдән ничек сакларга? Шушы хакта Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлек дөньясын саклау идарәсе начальнигы Ринат Чиспияков белән гәпләшеп алдык.
– Ренат Электронович, кош-кортларга төлке һөҗүм итә, авыл халкы нишләргә дә белми…
– Бүген генә килеп туган вазгыять түгел инде бу. Элек тә мондый кыргый җәнлекләрнең китергән зыяны турында ишетеп-күреп, белеп тора идек…
– Шулай да проблема елдан-ел кискенләшә кебек? Сәбәбе нәрсәдә?
– Беренчедән, бу торак йортлар янында азыкның җиңел табылуына бәйле. Халык калдыкларны чүплекләргә ыргыта. Бер ияләшкән хайван инде сарайларга кереп актарынып йөрүдән дә баш тартмый. Мондый байлык булганда, ул нишләп әле басу-кырлар буйлап йөгереп йөрсен ди? Икенчедән, кешеләр хәтта ау рөхсәт ителгәндә дә, кыргый хайваннарга кызыкмый башладылар. Элек кыйммәтле мехтан туннар, башлыклар тектерәләр иде. Хәзер исә андый киемне кулланмыйлар диярлек.
Өченче сәбәп табигатьнең билгеле бер циклга бәйле күренешләре булырга мөмкин. Бу әле фән тарафыннан өйрәнеп бетерелмәгән. Әмма ниндидер билгесез сәбәпләр белән хайваннарның бер төре кинәт кенә артып, икенчеләренең кими торган гадәте бар. Бүген исә нәкъ менә кыргый җәнлекләрнең арту күренеше күзәтелә.
Йорт кошлары белән тукланучы җәнлекләр исемлегендә тагын ләтчә, сасы көзән, сусар, чәшке дигәннәре дә бар әле. Ләтчә ул тычканнан да кечерәк. Сасы көзән дигәннәре тавыкларны буып, канын эчә. Әгәр дә авылда сасы көзән үрчи башласа, алар хуҗалыкларга гел һөҗүм итеп торачаклар.
– Үрчи башласалар дигәннән, кыргый хайваннарның санына исәп-хисап алып барыла дип уйлыйм. Татарстанда төлкеләрнең саны артып китмәдеме икән?
– Без кыргый хайваннарның санын контрольдә тотабыз. Әлегә Татарстанда хәл тотрыклы дип санала. Дөрес, күп вакытта халык кыргый хайваннарның һөҗүме турында дәшми кала. Бу хәл дә, әлбәттә, үзенә күрә кыенлыклар китереп чыгара. Һәр очрак турында шалтыратып әйтсәләр, дөресрәк булыр иде.
– Кайбер кешеләр аптыраганнан капкыннар да куеп карый торганнардыр, мөгаен. Закон бу хакта ни сөйли?
– Үз белдегең белән капкын куярга ярамый. Бу бит инде, икенче төрле әйткәндә, кыргый хайванны аулау дигән сүз. Ау сезонының билгеләнгән вакыты бар. Җитмәсә, аның өчен рәсми төстә рөхсәт алу да кирәк. Теләсә кайсы вакытта рөхсәтсез тоту яки үтерү браконьерлыкка керә. Штраф салырга да мөмкиннәр.
– Кешеләр бу бәладән ничек саклана ала соң?
– Әгәр ишегалдында эт яки мәче яшәсә, ләтчә, сасы көзән кебек җәнлекләр тавык сарае янына якын да килми. Төнгелеккә тавыкларны яхшылап ябарга, бернинди тишек тә, ярык та калдырмаска кирәк. Мал чалганнан соң калдыкларны хуҗалык корылмалары янында калдырмасалар иде. Бу кыргый хайваннарны бигрәк тә җәлеп итә. Тавыкларга тәгаенләнгән сарайны гел карап, ныгытып торырга кирәк. Черек такталар кыргый хайваннар өчен каршылык түгел. Кайчагында чебешләр өчен ясалган читлеккә бер метр озынлыктагы «аяк» ясап куялар. Янәсе, анда сикереп менә алмый. Бу да саклану чарасы түгел, кыргый хайван өстән дә сикереп төшә ала.
– Без сүз башында ташландык өйләр турында сүз кузгаткан идек. Бәлки, төлкеләрнең авылда «төпләнүе» шуңа дә бәйледер?
– Монысы турында авыл җирлекләре кайгыртырга тиеш дип беләм. Ташландык йортларның хуҗалары табылып, тирә-юне чистартылса, чүп үләннән арындырылса, ишеккә, каралты-кураларга йозак эленсә, кыргый хайваннар бу дәрәҗәдә ияләшмәс иде. Аннан килеп, шунысын да әйтергә кирәк: без закон буенча авыл эчендә хайваннарны юк итү белән шөгыльләнә алмыйбыз. Бу торак урыннан 200 метр ераклыкта гына рөхсәт ителә.
– Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да кыргый җәнлекләр шактый еш күренә башлады…
– Монысы да хайваннарның азык эзләп урманнардан чыгуына бәйле. Чүплекләрдә ризык әзер бит. Ләтчәләр гадәттә шәһәр янындагы бакчаларга елыша. Куяннар да агач үскән урыннарда күренә. Аңлашыла да инде: шәһәр зурая, бакчачылык ширкәтләре уртада калган очраклар да күп бит. Шәһәр кырыендагы агачлыклар эченә йортлар салына, урман киселеп, юллар төзелә. Димәк, кыргый хайваннар безнең биләмәгә түгел, без аларныкына керәбез булып чыга. Бу факторны да онытмаска кирәк.
Белсәгез, зыян итмәс
Кыргый хайваннарда котыру авыруы булганда, алар кешеләр янына юл тота. Мондый хайваннар гадәттә кешедән курыкмый. Авырумы яки түгелме икәнен белү өчен түбәндәге факторларга игътибар итәргә кирәк:
– үз-үзен тотышы тиешенчә булмаса;
– кешеләрдән курыкмаса;
– күзләре тонган булса;
– теле авызыннан чыгып торса;
– йөргәндә алпан-тилпән килсә;
– бертуктаусыз селәгәе агып торса.
Әгәр төлке сау-сәламәт булса, ул кешегә һөҗүм итми, киресенчә, качарга тырыша. Аны котыртмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
– игътибарын җәлеп итмәскә;
– кыргый хайванга таба хәрәкәтләнмәскә;
– киткәнен көтеп торырга;
– хайванның кайда икәнлеген әйтеп, тиз арада ветеринария хезмәтенә шалтыратырга;
– әгәр дә тешләсә, яраны эшкәртеп, табибка мөрәҗәгать итәргә.
Киңәш
Кыргый хайваннар һөҗүм иткән очраклар булса, турыдан-туры Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоны : 8(843) 21 10-70-78??.
Кыргый хайваннар белән очрашырга туры килсә, аларны куркытырга, куалап җибәрергә яки ашатырга тырышмагыз. Бернинди дә ярдәм көтәрлек урын булмаса, читкәрәк китеп, «112» телефонына шалтыратудан да яхшысы булмас.
Фәния Әхмәтҗанова
Фото: ru.35photo.pro
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat