«Безнең Илсөяр»: хезмәттәшебезнең– матур юбилее

Редакциябезнең баш хисапчысы Илсөяр Вәлиуллинаны без яратып, хөрмәт итеп, «безнең Илсөяр» дип йөртәбез. Бу сүз үзенә күрә ышаныч, сыйфат билгесе дә кебек. Безнең Илсөяр әйткән икән, димәк, шикләнергә урын юк. Ул уйламыйча, белмичә әйтмәс.

Илсөяр беркайчан, беркемгә дә тавыш күтәреп эндәшми. Сабыр гына соравыңа җавап бирә дә күзләреңә карый. Әле ике минут элек кенә күңелеңдә дулаган чарасызлык, билгесезлек, диңгез ярына килеп бәрелгән дулкын кебек, аның ышанычлы, сабыр күз карашында таралып юкка чыга. Илсөярдәге сабырлык әллә нинди ялкыннарны сүндерерлек кебек.

Әтисе Илфрус белән әнисе Альбирага дүрт кыз алар. Нәкъ әкияттәгечә берсеннән-берсе чибәр, акыллы булып үсәләр кызлар. Дүртесенең дә урта мәктәпне медальгә тәмамлауларын гына әйтсәк тә, кызларның нинди тырыш икәнлеген аңларга буладыр. Илсөяр – иң олысы. Китап укырга бик ярата торган әтисе кызына исемне Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрен укыганнан соң сайлый. Укырга өйрәнүгә, Илсөяргә дә китапны укып чыгарга тәкъдим итә.

Илсөяр балалар бакчасына йөрми, дәү әнисе тәрбиясендә үсә. Дәү әнисе дә укырга бик ярата, 87 яшенә кадәр газета-журналлардан аерылмый. Оныгы Илсөярне дә биш яшьтә «Социалистик Татарстан» газетасыннан хәрефләр күрсәтеп укырга өйрәтә. Алты яшендә инде Илсөяребез әбисе белән кунакка барган җиреннән, Ташкенттан, конверт тышына үзе язып, авылга әниләренә хат сала.

Кешенең гомер йомгагын сүтә башлыйсың да хәйран каласың. Ерак балачакта булган нәни генә күренешләр, үз чорында гади генә кебек тоелган вакыйгалар, еллар үткәч, кешенең гомер юлында янәдән бер чагылыш табар, үзенә күрә бер маяк булыр дип кем уйлаган?! Тормыш фәлсәфәсен тирәнтенрәк карасаң, бернәрсәнең дә очраклы түгел икәнлеген аңлыйсың. Тормыш дисбесен өзми алып барырга гына кирәк.

Илсөяр дә чут төймәләрен көйле генә тарткан кебек, тормыш дисбесенең дә рәтен чуалтмый җыйнап килә. Мәктәпне бетергәч, икътисадчы һөнәрен ала. Институтны тәмамлап, бер ел эшләгәч, авылдашы Нияз белән гаилә коралар. Ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары инде гаиләле, икенче сабыйларын көтәләр. Кызлары – булачак архитектор. Нияз – тәҗрибәле, хөрмәтле хирург. Коронавирус афәте башланганнан бирле «кызыл зона»да эшли. Хисапчы булмаса, Илсөяр үзе дә бик яхшы табиб булыр иде шикелле. Медицина өлкәсендә дә күп нәрсәдән хәбәрдар ул. Сәламәтлек буенча да аның янына бик еш киңәшергә керәбез. Хәер, Илсөярдән бер дигән инженер да чыгар иде. Нинди материалдан төзергә, кайсын күпме алырга – Илсөяр төгәллек белән бөтен сорауларга җавап бирә. Нияз белән икәүләп идән дә җәяләр, стена да өяләр. Өлгереп килә торган йортларын да икәү төзеделәр. «Бу һөнәргә мәхәббәт кайдан?» – дип сорыйм Илсөярдән.

– Бухгалтер һөнәрен дә бик яратам. Шул ук вакытта яңа һөнәр сайларга туры килсә, бәлки төзүче дә булыр идем. Бу кызыксыну миңа әнидән килә торгандыр. Әти без бала чакта гел ерак араларга командировкаларга йөри иде. Ул киткәч, әни белән ни дә булса үзгәртеп корырга, төзергә тотынабыз. Безгә ярдәмгә дәү әни дә килә. Әти кайтып төшә дә хәйран кала иде. Ни эшләсен, башлаганны тәмамлау аның үзенә кала. Ир-атлар эшне башлап җибәрергә авырсыныбрак торалар, холыклары шундый. Болай инде башлаган эшне бетерми мөмкин түгел. Бәлки, бу әнинең үзенә күрә бер хәйләсе дә булгандыр, – ди Илсөяр.

Илсөяр – Раил Садриевның авылдашы. Буага килүебезнең берсендә ул безне: «Ничек инде сез авылның иң хөрмәтле гаиләсе, Илфрус абый белән Альбира апаларга кермичә китәсез?» – дип, Илсөярнең әти-әнисе янына алып кергән иде. Була бит кояш кебек якты, җылы кешеләр. Бу гаилә дә нәкъ шундый. Оясында ни күрсә, очканында шул, диләр. Илсөярдәге сабырлыкның, төгәллекнең, тырышлыкның, җаваплылыкның каян килгәне аңлашыла.

Хезмәттәшебез Илсөярнең шушы көннәрдә – матур юбилее. Без аны чын күңелдән котлыйбыз. Исәнлек, иминлек, гаилә бөтенлеге телибез. Киләчәктә дә тормыш дисбеләрен чуалтмыйча, матур итеп яшәргә язсын.

Зөлфия Хәлиуллина

 


Фикер өстәү