«Хатын батып үлде, нәрсә эшләргә?»: кармагы артыннан икенче ярга йөзгәндә һәлак булган

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бер ир шалтыратып: «Хатыным батып үлде, нәрсә эшләргә?» дигән. «Башинформ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига Дим елгасында Чишмә районы Дурасово авылы янында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер төркем кешеләр яр буенда ял итәргә җыелган була. Балык тотканнар. Хатын-кыз каршы ярда кармагын онытып, аның артыннан кайтырга — елга аша йөзеп чыгарга була, ләкин барып чыкмый, һәлак була. Хәзер оператив-тикшерү чаралары үткәрелә, шаһитлар сорау ала.

 


Фикер өстәү