Сукмагыңны бутама! Кыргый һәм йорт хайваннарын таптаткан өчен нинди җәза көтә?

Машина тәгәрмәче астында калган кыргый һәм йорт хайваннары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре турында әледән-әле ишетеп торабыз. Мондый хәлләр еш кына автомобиль хуҗасы өчен матди һәм рухи мәшәкать тудыра. Узган ел республикада кыргый хайваннар катнашында 158 авария булган иде. Тәгәрәмәч астына, гадәттә, поши һәм кабан дуңгызлары эләгә. Автомобиль йөртүче мондый хәлдә калса, аңа нишләргә? «ВТ» шул сорауга җавап эзләде.

Гаепсездән гаепле

Кыргый җәнлекләр катнашындагы юл фаҗигаләренең күпчелек өлеше май – октябрь айлары чорына туры килә, дип искәртә белгечләр. Монда барысы да берьюлы туры килә инде: хайваннарның биологик ритмы да (күчеш, үрчү чорлары), машиналар агымының көчәюе дә. Юл, җир, төзелеш эшләре, урманнарны кисү дә җәнлекләрнең трассага чыгуына китерә. Эссе көннәрдә су, ышык эзләп йөрүләре дә ихтимал.

– Кичке якта эшләр буенча Казаннан Апас районына кайтырга туры килде. Төнлә кире шәһәргә юл тоттым. Яшермим, тиз бардым, әмма кагыйдәләрне бозарлык дәрәҗәдә түгел. Кинәт кенә машинама куян килеп бәрелмәсенме! Мин аның кайдан атылып чыкканын да күрми калдым, әйтерсең лә кемдер аны кинәт кенә юл уртасына чыгарып куйган да минем тәгәрмәч астына керергә кушкан! – дип сөйләде бу елның май аенда күңелсез хәлгә юлыккан Илфат Галиев. – «Куян гына ич инде ул», – дияргә ашыкмагыз! Машинаның бамперы, ике радиаторы, «туманник» һәм рәшәткәсенә зыян килде шул йомшак дускайдан. Ремонт якынча 55–60 мең сумга чыкты. Бу – машина запчастьларына тотылган акча. Аны бушка алмаштырмыйлар, төзәтмиләр бит. Эш өчен дә түлисе. Моның өчен тагын якынча  20 мең сум китте.

Нишләргә?

Иң тәҗрибәле, юлларда тәртипле йөри торган машина йөртүче белән дә мондый хәл килеп чыкмас дип кем әйтә ала?! Мондый очракта нишләргә? Башкаладагы бер экспертиза үзәге белгечләре шул җәһәттән автомобиль йөртүчеләр өчен киңәшләр белән уртаклашты.

Ничек кенә гади яңгырамасын, иң элек тынычланырга кирәк. Шундук машинадан чыгу да ярамый. Хайванның нинди хәлдә булуын белмисең бит. Шок кичергән җан иясе, ачуы артып, автомобиль хуҗасына сикерергә, хәтта үтерергә дә мөмкин! Шуңа да бераз көтеп тору зыян итмәс. Әллә ни зыян күрмәгән җәнлек урыннан торып китәргә дә мөмкин.

Күңелсез хәл килеп чыккан икән, ЮХИДИ хезмәтенә шалтырату сорала. Юл-транспорт һәлакәтен теркәргә кирәк чөнки.

Шуннан соң түбәндәгечә эш итәсе:

– «аварийка» кабызасы;

– махсус юл билгесен куясы;

– авариягә бәйле нәрсә бар, шуларны урыннарында саклыйсы;

– сәламәтлеккә зыян килгән очракта, ашыгыч ярдәм машинасын  чакыртасы;

– авария урыныннан китмәскә;

– авария урынын фото-видеога төшерәсе, алар юл-транспорт һәлакәтен теркәгән вакытта кирәк булырга мөмкин;

– зыян күргән хайванны урыныннан кузгатырга, күчереп куярга ярамый! Хәтта ярдәм итәргә теләсәгез дә;

– инспекторлар килгәч, аларга әлеге күңелсез хәл турында барысын да бәйнә-бәйнә сөйләргә;

– авария хакында иминият компаниясенә хәбәр итәргә.

Әгәр мондый юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчене гаепле дип табалар икән, матди зыянны аның өчен иминият компаниясе каплаячак. Әлбәттә, авария вакытында полис гамәлдә булса.

Түләмәскә ярыймы?

Автомобиль хуҗасы үзенең гаепсез булуын исбат итеп карый ала. Моның өчен автотехник экспертиза белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар машина хайванга бәрелү очрагын булдырмау мөмкинлеге булмавын ачыклый алса, машина йөртүче җаваплылыктан азат ителәчәк. Экспертизаны Дәүләт автоинспекциясенә гариза язып сорарга мөмкин.

Шунысын да искәртергә кирәктер: иминият полисы булып та, анда җәнлекләр катнашында авария очрагы күрсәтелмәгән икән, машина хуҗасы автомобилен үз хисабына төзәтәчәк.

 

«Дәүләт тә зыян күрүче булып санала»

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре, автомобиль катнашындагы башка юл-транспорт һәлакәтеннән аерылмый, ягъни авария очрагында башкарыла торган гамәлләр тәртибе бер үк булачак.

Авария очрагын тиешенчә рәсмиләштерергә кирәк, димәк, юл-транспорт һәлакәте булган урыннан китәргә ярамый. Моның өчен Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә җәза каралган. Ягъни машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яисә 15 тәүлеккә кулга алу куркынычы яный дигән сүз. Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү өчен инспекторларны чакырырга кирәк.

Шуны аңласак иде: хайваннар, Россия Гражданнар кодексы буенча, милек булып санала. Йортныкылар – шәхси, ә кыргыйлары – дәүләтнеке. Кыргый хайван белән юл-транспорт һәлакәте очрагында зыян күрүче як булып Россия саналачак. Димәк, машина йөртүче дәүләткә китерелгән зыянны капларга тиеш булып чыга. Юл-транспорт һәлакәте дөрес итеп рәсмиләштерелгән һәм ОСАГО полисы булган очракта, китерелгән зыянны иминият компаниясе каплаячак.

Кыргый хайваннар катнашындагы авария очракларында матди зыянны исәпләү методикасы Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2011 елның 8 декабренә караган 948 номерлы боерыгы белән расланган.

Ә йорт хайваннары белән юл-транспорт һәлакәте булган очракта матди компенсация күләме милек хуҗасы билгеләгән зыян күләменә бәйле булачак.

Шунысын да истә тотарга кирәк: җәнлек хуҗасын да автомобильгә китерелгән зыянны каплауга җәлеп итәргә мөмкин. Мәсәлән, әгәр юл-транспорт һәлакәте гомуми файдаланудагы юлда булган икән, димәк, хуҗа кеше үзенең йорт хайванын тиешенчә тотмаган, шул рәвешле ул юлга чыккан. Монда бит хуҗаның да гаебе бар дигән сүз.

Ничә сум түлисе?

Хайван төре Штраф күләме (сумнарда)
Поши, себер тау кәҗәсе, сарыкүгез (овцебык) 80000
Кабан, Төньяк кыргый боланы
30000
Затлы болан 70000
Сайгак, туры, тимгелле болан, кабарга, нәфис болан 60000
Муфлон, кыр кәҗәсе, серна 40000
Чубук 100000
Зубр белән бизон гибриды 180000
Аю 60000
Бурсык 12000
Харза, байбак, кондыз, сусар 6000
Селәүсен 40000
Бүре, төлке, шакал, янут, янутсыман эт 200
Кыргый песи, куян, йорт куяны, чәшке, корсак, ак төлке 1000
Тиен, ас, ласка, су күсесе, борындык 500
Сукыр тычкан, су тычканы, йомран, әрлән 100
Суер 6000
Көртлек 2000
Каз, казарка 1000
Үрдәк, күгәрчен, кыр тавыгы, боҗыр 600
Бүдәнә, бибек, урман күгәрчене 200

Искәрмә: Кызыл китапка кертелгән җәнлекне бәрдерү штраф күләмен бермә-бер арттыра!

Машина йөртүче колагына

* Машина йөртүчеләр тиешле тизлек режимын сакларга һәм юл билгеләренә игътибарлы булырга тиеш. Бигрәк тә кичке-төнге сәгатьләрдә, күз күрүе начар булган вакытта.

* Каршыгызга кыргый хайван чыкса (әйтик, поши), тавышланырга, сигнал белән куркытырга тырышмагыз, машина фарасы белән яктыртмагыз. Хайваннар моны киресенчә аңларга һәм сезгә һөҗүм итәргә дә мөмкин.

* Юл бик тар булса, җәнлекне урап узам димәгез. Кире борылып китсәгез генә.

* Ашыгыч рәвештә тормозга басу бик куркыныч. Аеруча кышын.

* Җәнлекне бәрдергәнсез икән, аны машинага салып, каядыр алып китәргә тырышмагыз. Хокук саклау вәкилләре моны браконьерлык дип кабул итәргә мөмкин. Бу үзегезгә дә өстәмә мәшәкатьләр китерәчәк. Җинаять җаваплылыгы, арест, акчалата штрафтан котылып булмаячак.

* Хайваннар машинаның нинди тизлек белән хәрәкәт итүен белә алмый. Кайбер вакытта кыргый җәнлек юл уртасында туктап калырга да мөмкин. Әйтик, боланнар һәм пошилар. Әгәр хайван хәрәкәтләнми икән, димәк, ул урманнан баласы чыгуын көтә. Аларның узып китүен сабыр гына көтеп тору сорала.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү