«Мин бу проект белән сокланам»: мөселман хатын-кызлары өчен «Fashion Iftar» ничек узды?

31 мартта Казанда сигезенче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен «Fashion Iftar» узды. Әлеге чарага ихтыяҗ зур. Билетлар минут эчендә алынып бетә дисәк тә, ялгышмабыз. Безне кызыксындырганы шул: оештыручылар узган елда булган кимчелекләрне, шул исәптән VIP һәм VIP булмаганнарга бүлүләрне, азанны вакытында әйтмәүләрен, музыкаль аппаратураның көйсезләнеп, җырларга комачаулавын хәл итә алганмы?

 

«Куркынычсызлык чарасын тәэмин итү максаты белән эшләнде»

Мәҗлес башта «Ak Bars Retro Cars» күргәзмә комплексында узарга тиеш иде. Әмма ифтарга ике көн кала оештыручылар мәйданчыкны «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров залына күчерергә карар кылды. «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов әйтүенчә, бу куркынычсызлык чарасын тәэмин итү максаты белән эшләнде.

«Fashion Iftar» проекты авторы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, ифтар мәҗлесенә дүрт минут эчендә 1000 кеше теркәлгән. Әлеге залга 1300 кеше, Мәскәүдән, шулай ук Дагыстан, Чечен Республикасыннан, Согуд Гарәбстаныннан да килүчеләр бар иде.

Ифтарга ике көн кала мәйданчыкны үзгәртү, шундый зур күләмле чара оештыру күп көч, вакыт һәм акча таләп итә, билгеле. Ничек өлгерергә? «Без инде сигез ел буе әлеге чараны оештырабыз. Бу минем авторлык проектым, бу минем җаным! Шуңа күрә мин эш процессын ничек итеп тиз арада җайга салырга белә идем. Ә Радик (авт. – Радик Абдрахманов – «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе) аш-су, урнаштыру мәсьәләләрен тиз хәл итте», – диде Җәннәт Минһаҗева.

«Казан Экспо»га бару да әллә никадәр катлаулы булмады үзе. Тиз арада аэроэкспресс (бер якка 62 сум/ ташлама буенча – 50 сум) белән барып җитәргә мөмкин иде.

Караңгы яшел төс

«Fashion Iftar»ның темасы (гадәттә бер социаль проблема – авт.) һәм төп төсе ел саен үзгәрә. Әйтик, 2022 елда дресс-код итеп кызыл төсне сайлаганнар иде. Узган елга күз салсак, хатын-кызга карата көч куллану социаль проблемасы үзәккә куелган иде, ә дресс-код – ак төс – ирек төсе иде.

Быел исә «Безнең заман геройлары» дигән тема сайланган иде. Җәннәт Минһаҗева әйткәнчә, теманың нигезендә үз илеңә мәхәббәт ята. Бу – Радик Абдрахмановның «Туган батыр» проекты (авт. – бу проект яңа Татар герое образын тудырырга тиеш. Аның максаты – балаларга һәм яшьләргә Ватан тарихына һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү) һәм Фәләстыйн. «Әлеге мәҗлестә без милли герой темасын һәм Фәләстыйндагы проблеманы берләштердек. Бу идея туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан барлыкка килде», – диде «Fashion Iftar» проекты авторы.

Ә шул проблемага туры килә торган мәҗлеснең төп төсе итеп караңгы яшел төс билгеләнгән иде. Яшел төс – табигать, җир төсе. Дресс-кодны саклау күркәм чараның мөһим өлеше иде. Моның турында оештыручылар алдан ук кисәтеп куйды. «Быел дресс-кодка җитди карыйбыз. Ул үтәлмәсә, кертмәскә дә мөмкинбез. Дресс-кодны саклау оештыручыларга карата хөрмәтегезене күрсәтә», – дип сөйләгән иде Җәннәт Минһаҗева матбугат очрашуында.

 «Мин бу проект белән сокланам»

Быелгы ифтарны да гадәттәгечә Айрат Заһриев алып барды. Ахшам намазына азанны да ул әйтте. Сөйләгәндә музыканы кысуларын да сорады.

«Fashion Iftar» мөселман дизайнерларының коллекцияләрен тәкъдим итү белән бергә үрелеп барды. Төрле кием брендлары, төрле коллекцияләр күрсәтелде.

Коръән сүрәләре дә укылды. Чарада җырчы Гүзәлем Миңнеханова да чыгыш ясады. Әгәр узган елда ул үз социаль челтәрендә әлеге чараның кимчелекләре турында язса, быел исә оештыручыларга, шул исәптән Җәннәт Минһаҗевага да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Матур, гүзәллек белән тулган ифтарда катнашуыма шатмын, хәтта күңелләр тула. Мин бу проект белән сокланам. Иҗат юлымның яңа юнәлешендә миңа ярдәм күрсәткән Җәннәткә (авт. – Җәннәт Миңһаҗева – проект авторы) мин бик рәхмәтлемен. Хәзер без эстрадада түгел, бу Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләнгән уйлар. Соңгы вакытта дини җырлар яздырдым. Бу җырларым белән чыгыш ясарга чакыруына рәхмәтлемен», – дип сөйләде ул.

 

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү