«Безгә тиешенчә әзерләнергә кирәк. Без – мөһим тарихи вакыйганың шаһитлары»

Узган шимбә меңләгән мөселман кешесе Болгарга җыелды. Гыйбадәт кылдылар, тарихны барладылар, киләсе елда буласы олуг юбилей турында сөйләштеләр. Анысы бәйрәм чаралары белән генә чикләнмәячәк. Вакыйгалар Болгардан читтә дә узачак.  

Юл булачак

Шимбә иртәсендә меңләгән кеше, йөзләгән машина Болгар ягына агылды. Түбәтәйле малайлар һәм агайлар, яулык япкан туташлар һәм әбиләр гыйбадәт кылырга җыелды. Халык тарихи урыннарны карап, ярминкә күреп йөргән арада җитәкчелек Болгар ислам академиясендә утырыш уздырды. Анда киләсе елда буласы зур чара – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру турында фикер алыштылар.

Билгеле булганча, Россия Президенты күрсәтмәсе буенча, бәйрәмне оештыру комитетын вице-премьер Марат Хөснуллин җитәкли. Узган атна ахырында Татарстанда да оештыру комитеты барлыкка килде. Анысын Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкли. «Бирегә төрле төбәк вәкилләре җыелды, безне барыбызны да уртак дин берләштерә. Шуңа күрә Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бөтенроссия әһәмиятенә ия. Илебез Президентына әлеге инициативаны хуплаганы өчен зур рәхмәт. Бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Болгарда гына түгел, Татарстанда да, Мәскәүдә дә, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше кысасында да», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ислам дине тотучылар яшәгән башка төбәкләр дә читтә калмаячак.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә оештырылуына игътибар итте. «Безгә тиешенчә әзерләнергә кирәк. Без – мөһим тарихи вакыйганың шаһитлары, – диде ул. – Күп еллар дәвамында бер үк вакытта мөселман һәм православие изге урыннарын торгызу гамәлгә ашырыла. Республикада ислам һәм православиегә бертигез игътибар бирү принцибы саклана. Без моны тулысынча аңлыйбыз. Шуның аркасында без бүген Татарстанда конфессияләр арасындагы татулык барлыгын күрәбез».

Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әхлак дәресләрен булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. «Бездә баланың ата-анага һәм тирә-якка булган мөнәсәбәтләренә игътибар итүче юк. Хәзерге вакытта балаларның рухи әхлак кыйммәтен дөрес формалаштырырга кирәк. Мәктәптә атнасына ике тапкыр булса да әхлак дәресләре үткәрелергә тиеш дип саныйм. Казанда булган фаҗигане генә искә төшерик», – дип сөйләде ул.

Утырышта вице-премьер Марат Хөснуллин Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетен дә искә алды. «Аның кайчан һәм кайда төзеләсен хәл итәргә кирәк. Миңа калса, Болгардагы юбилей алдыннан аның нигезенә таш салсак, дөрес булыр», – диде ул.  Төзелеш димәктән, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, Казаннан, Ульяновскидан һәм Самарадан Болгарга илтүче өч төп юлны төзекләндерәсе бар, ә моның өчен 1,6 млрд сум акча кирәк. Марат Хөснуллин әйтүенчә, акча булачак.

Президент бүләге Яшел Үзәнгә китте

Быелгы бәйрәмнең ачылышына кадәр зур кунаклар көрәш бәйгесен тамаша кылды. Россиянең 25 төбәгеннән 70ләп егет Болгар батыры булу өчен көч сынашты. Үз үлчәү авырлыгында чемпион булып Илшат Исхаков, Ирек Әхмәтханов, Мөнир Галләмов, Раил Сәлахетдинов һәм Фирдүс Зәйнуллин танылды. Баш батыр исеме һәм Татарстан Президенты бүләге – автомобильгә ия булу өчен Яшел Үзән батыры Фирдүс Зәйнуллин Зәй егете Радик Сәлахов белән бил алыштылар. Фирдүскә машина ачкычын Рөстәм Миңнеханов белән Марат Хөснуллин тапшырды.

«Безгә килегез»

Бәйрәмнең төп өлеше исә өйлә намазына бер сәгать кала башланды. Марат Хөснуллин җыелган халыкка киләсе елгы юбилей алдыннан нинди эшләр башкарыласы турында сөйләде. «Безнең бурыч – бу вакыйгага катнашы булган һәркем эшебезнең нәтиҗәсен тоярга тиеш. Без Татарстан белән берлектә бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырырбыз һәм уздырырбыз дип ышанам», – диде ул.

Татарстан Президенты исә диннәр арасындагы татулык турында сөйләде. «Бүген православ кардәшләребез дә безнең белән. 21 июльдә православие дөньясында зур вакыйга – Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборының ачылышы булачак. Болар барысы да безнең дуслык турында сөйли», – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент җыелган халыкны прививка ясатырга да өндәде. «Кайдадыр вакцина җитми икән, безгә килегез. Бездә җитәрлек», – диде ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халык санын искәпкә алу турында искә төшерде: татар булып язылырга кирәк.  Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исә бездә атеистлар юклыгын әйтте. «Гомеремдә дә күргәнем юк. Булса да, ул – вакытлыча күренеш, – диде ул. –  Вакыт уза: таяк тотарга, кемгәдер таянырга кирәк. Аллаһка таянсаң, гомер буе әйбәт йөрисең».

 

 

 


Фикер өстәү