Әле бер, әле икенче чир: Татарстанда нинди вируслар баш калкыта башлады?

Татарстанда вируслы авырулар баш калкыткан чор ахырына якынлаша. Шулай да тынычланырга иртәрәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, әле бер, әле икенче чир белән авыручылар теркәлеп тора.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, ел башыннан бирле республикада грипп һәм ОРВИ йоктыруның 12205 очрагы теркәлгән.

– Хәзерге вакытта авыручылар саны эпидемик чиктән 48 процентка түбәнрәк. Грипп йоктыручылар саны кими бара. Бүген ул барлык вируслы авыруларның 4,6 процентын тәшкил итә. Хәтерләсәгез, эпидемик чорның беренче атнасында грипп барлык вируслы чирләрнең 46 процентын тәшкил итә иде. Нәкъ менә гриппның кимүе эпидемик чорның тәмамлануын күрсәтә дә инде, – дип сөйләде Авдонина журналистлар белән очрашуда.

Коронавирус та тормышыбыздан бөтенләйгә китәргә ашыкмый. Соңгы бер атна эчендә Татарстанда ковид йоктыруның 606 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. Коронавирус элеккечә үк гадәти ОРВИ рәвешендә уза. 97 процент очракта ул нәкъ менә шулай – җиңел рәвештә үтә, ди белгечләр.

Ел башыннан бирле Татарстанда кызамык йоктыруның 155 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен: былтыр ел дәвамында (!) 146 кеше кызамык йоктырган булган.

– Авыручыларның 90 проценты – кызамыкка каршы прививка ясатмаган яки эшне ярты юлда калдырып, бер генә прививка ясаткан кешеләр. Шуңа күрә форсаттан файдаланып, республика халкына мөрәҗәгать итәсе килә: кызамык йоктыручылар саны арта, бу чирдән исә бары тик вакцина гына саклый ала. Шуңа күрә прививканы вакытында ясатырга кирәк, – дип искәртте Любовь Авдонина.

Бакча эшләре, җәйге яллар якынлашкан чорда белгечләр столбняк, дифтериягә каршы да прививканы яңартырга киңәш итә. Талпаннардан саклану өчен дә иң нәтиҗәле чара дип вакцинаны атый алар.

– Әлегә талпан кадалу очраклары теркәлмәде. Алар көннәр 1–2 градуска кадәр җылынгач уяна, 15 градуска кадәр җылыткач активлаша. Бүген талпан кадалу куркынычы зур булган 30 җирлек бар. Анда эшләүчеләргә, алдан хәстәрен күреп, талпанга каршы прививка ясатырга кирәк, – диде Авдонина.

Тулаем алганда республика эпидемиологик вазгыять тыныч. Бүген республиканың медицина оешмалары гадәти режимда эшли. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов  сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 11 ковид госпитале исәпләнә.

– Хәзерге вакытта ковид госпитальләрендәге ятак урыннарның 30 проценты буш. Бу начар күрсәткеч түгел. Ник дигәндә, моңа кадәр ятак урыннарның 4–5 проценты гына буш була иде, – ди ул.


Фикер өстәү