Быелгысы мәкерлерәк: грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны югары дәрәҗәдә саклана. Елның беренче атнасында гына да грипп һәм ОРВИ йоктыруның 17593 очрагы теркәлгән иде. Ишеп яуган кары, аның артыннан ук кисәк килгән суыклары белән аерылып торган бу көннәрдә сәламәтлекне дә сакларга кирәк, дип искәртә табиблар.

Һава торышы кисәк үзгәргән көннәрдә ул аеруча саклауга мохтаҗ. Белгечләр, быел грипп та алдагы елларга караганда күпкә мәкерлерәк, дип искәртә. Аның белән авырып терелүчеләр арасында йөрәге, үпкәсе зәгыйфьләнеп калучылар шактый икән. Татарстанның баш терапевты Диана Габделганиева сүзләренә караганда, вируслы чирләрдән саклану өчен, прививка ясатудан да яхшысы юк. Кеше күп җыелган урыннарга битлек кимичә чыкмаска, кулларны-битләрне һәрчак юып торырга, урамнан кергәч, борын белән авызны яхшылап чайкатырга кирәк. Бүлмәләрне җилләтеп торырга да онытмагыз. Авырый торган кеше белән аралашырга туры килсә, алда әйтелгән киңәшләрдән тыш, борынга дару тамызып кую да артык булмас, – ди белгеч.

Республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арту сәбәпле, бу көннәрдә халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне сәламәтлек буенча бердәм элемтә үзәгендә дә кабул итә башлаганнар. Шул рәвешле, 8(843) 558-03-03 номерына шалтыратып, өйгә табиб чакыртырга мөмкин. Прививка ясату, диспансеризациягә бәйле сораулары булган кешеләр дә шушы номер буенча мөрәҗәгать итә ала. Элемтә үзәге ачылганнан бирле анда 16 меңнән артык шалтырату килеп ирешкән. Билгеле булганча, әлеге элемтә үзәге узган елның сентябреннән эшли башлады. Ул моңа кадәр сәламәтлек саклау юнәлешендә эшләп килгән барлык «кайнар линия»ләрне берләштергән. Операторлар барлык медицина оешмаларының мәгълүмат системасына тоташтырылган.

Грипп белән беррәттән коронавирус, ОРВИ котырган чорда яшибез. Инфекцияле чирләр дә тик ятмый. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина күптән түгел узган коллегия утырышында инфекцияле авырулар баш калкытуның төп сәбәбе дип ковид аркасына иммунитет какшауны атаган иде. Шул сәбәпле республикада 26 төрле инфекция белән авыручылар саны арткан. Аларның күбесе күпьеллык уртача күрсәткечләрдән дә артып китә икән.

– Узган ел республикада грипп йоктыру очраклары 4,5 тапкыр артты. Яңа ел башыннан бирле республикада берьюлы өч төрле вирус – грипп, коронавирус һәм ОРВИ белән авыручылар да күзәтелә башлады. Аларның саны февраль – март айларында кимер, дип өметләнәбез, – дип сөйләде идарә башлыгы.

Таләпләр катгыйлана

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Роспотребнадзор идарәсе ОРВИ, грипп һәм коронавирус белән авыручыларны хастаханәгә алып бару һәм дәваланырга салу буенча таләпләрне раслаган. Ул кичәге көннән үз көченә керде. Документтан аңлашылганча, әлеге төр вируслы авыруларны йоктыручылар инфекция бүлекләрендә генә дәваланырга тиеш. Сырхауханә җитәкчелеге бу чирләрнең дәвалау оешмасы эчендә кешедән-кешегә йокмавын да кайгыртырга тиеш. Авыруны сырауханәгә алып барганда, аны озата баручы да, машина йөртүче дә битлектән булырга тиеш. Лаборатория хезмәткәрләре исә бер тәүлек эчендә Роспотребнадзор идарәсенә коронавируска тикшерү нәтиҗәләрен юлларга тиеш.

 

 

 

 


Фикер өстәү