Яңа ел каникулыннан соң авыручылар артачак: табиблар саклык чаралары күрергә өнди

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кисәк арткан. Шул сәбәпле бүген республиканың дәвалау оешмалары көчәйтелгән режимда эшләргә мәҗбүр. Табиблар, озын Яңа ел ялларыннан соң авыручылар саны тагын да артачак, дип фаразлый. Елның-елында шул хәл чөнки. Чирдән саклану өчен исә гади генә кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә алар.

Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, республиканың дәвалау оешмалары көчәйтелгән режимда эшли башлаган. Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, сырхауханә һәм стационарларда да, «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә дә эш бермә-бер арткан. Кайбер районнардагы сырхауханәләрнең эш сәгатен дә арттырырга туры килгән хәтта.

– Өйгә табиб чакыртучылар саны да артты. Шуңа күрә табибларның хәленә кереп, кирәксә-кирәкмәсә, «ашыгыч ярдәм» чакыртмасыннар иде. Температура 37гә күтәрелүгә үк «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәкми. Көн дәвамында килеп ирешкән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак. Табиблар һәркемгә ярдәм итәчәк. Сабыр итеп көтәргә генә кирәк, – дип искәртте ул.

Бүген балалар арасында да авыручылар шактый. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада 93 сыйныф карантинга җибәрелгән. Аларда 2 меңнән артык бала белем ала.

– Быелның 1 сентябреннән бирле республика мәктәпләрендә 5024 бала авыру сәбәпле дәресләргә йөрмәде. Билгеле булганча, әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценттан артыгы авыру сәбәпле укырга йөрмәсә, сыйныф карантинга җибәрелә. Хәзерге вакытта Татарстанда шундый 93 сыйныф исәпләнә. Шуларның 91е – Казанда, – дип сөйләде Любовь Авдонина.

Жаворонков сүзләренә караганда, республикада коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы булып кала бирә. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 214766 кеше коронавирус йоктырган. Мәкерле чир 2010 кешенең гомерен өзгән. Быел ковидтан бер генә үлем-китем очрагы да теркәлмәгән.

Көз башланганнан бирле Татарстанда грипп йоктыруның 3631 очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук чорында андыйлар саны 5 меңнән арткан булган. Белгечләр, Яңа ел каникулыннан соң, елдагыча, грипп белән авыручылар саны бермә-бер артачак, дип фаразлый. Бу аңлашыла да. Озын-озак яллар күрешү-очрашуларга бай була. Шул рәвешле бер-береңнән чир йоктыру ихтималы да бермә-бер арта, дип кисәтә алар.

Чирдән саклану өчен гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Кеше күп җыелган урыннарга битлек кимичә чыкмаска, кулларны-битләрне һәрчак юып торырга, урамнан кергәч, борын белән авызны яхшылап чайкатырга кирәк. Бүлмәләрне җилләтеп торырга да онытмагыз.

 


Фикер өстәү