Гөлия Гыймадиева: «Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк»

Соңгы арада һава торышының үзгәрүчән “холкы”на ияләшеп өлгерерлек түгел. Атна башында терекөмеш баганалары -30 градустан да түбән тәгәрәгән иде. Атна ахырына исә синоптиклар +1 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә. Һава торышындагы кискен үзгәрешләргә ничек бирешмәскә?

Казан шәһәренең 3 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Гөлия ГЫЙМАДИЕВА белән шул хакта сөйләштек.

— Тулысынча сау-сәламәт кешенең һава торышындагы үзгәрешләргә “исе китми, — ди белгеч. — Метеобәйлелек исә организмның һава торышындагы бөтен үзгәрешләрне тоюыннан гыйбарәт. Мондый бәйләнеш фәнни яктан исбатланган. Һава торышындагы үзгәреш турында безнең эрага кадәр 400 ел элек яшәгән Гиппократ язмаларында ук искә алынган. Борынгы алманнар да бу күренеш белән кызыксынган. Алар яңгырлы, салкын көндә буыннар сызлауга игътибар иткәннәр һәм бу күренешне “һава торышы авыруы” дип атаганнар.

— Һава торышындагы үзгәрешләргә бирешмәс өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк?
— Моның өчен иң беренче чиратта имунитетны ныгытырга кирәк. Туклануга да игътибар итү зарур. Ашаган ризыгыбыз организмга кирәкле витамин һәм микроэлементларга бай булырга тиеш. Авыр эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тарту хәерле. Ник дигәндә, һава торышы үзгәргәндә ашказаны эшчәнлеге сүлпәнләнә. Мондый көннәрдә авыр физик эшләрне дә читкә куеп торырга кирәк. Йокыгызны туйдырыгыз. Организмыгыз ял итсен. Аеруча психологик яктан ял итү мөһим. Юк-барга борчылмаска, интернет, телевизордан начар яңалыклар тыңламаска тырышыгыз. Ник дигәндә, һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешеләрнең бу чорда кәефләре төшенке була. Хәлне тагын да катлауландырырга кирәкми. Начар гадәтләрдән вакытлыча булса да баш тартып тору, көне буена тиешле күләмдә чиста су эчү, контраст душ керү дә һава температурасы “сикерешләре”н җиңелрәк уздырырга ярдәм итәчәк.

— Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә кемнәргә аеруча сак булырга киңәш итәр идегез?
— Метеобәйлелек – мөстәкыйль чир түгел. Ул бик күп кенә авырулар турында кисәтүче билге булырга мөмкин. Һава торышы үзгәргән көннәрдә хроник тын юлы, аутоиммун, нерв, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан, астмадан интеккән, инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә, җитлекмичә туган балаларның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

— Үзгәрешләргә сизгер организмда бу чорда нинди билгеләр күзәтелә?
— Андый кеше иң беренче чиратта үзендә хәлсезлек сизә. Ярсучанга әйләнә, кан басымы уйный, баш авырта, йокысызлык борчый. Моннан тыш кайберәүләр авырдан сулый, күңел болгану, аппетит югалу кебек үзгәрешләр дә сизәргә мөмкин. Һава торышы үзгәргәндә тән тиресе кычыткан, аллергия башланган очраклар да бар.

— Температура кисәк үзгәргән чорда өйдә торыргамы? Әллә саф һавада йөрсәң хәерлерәкме?
— Чамагыз булса, мондый көнне күбрәк саф һавада йөрсәң, яхшырак, билгеле. Саф һава организмны кислородка баета, аппетитны ача. Хәрәкәт тә файдага гына. Әмма, хәлегез начарланганны сизсәгез, кирәксә-кирәкмәсә урамда йөрергә ярамый.

— Бу чорда ничек тукланырга?
— Һава торышы үзгәргән көннәрдә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ник дигәндә, алар метеобәйлелектән интеккән кешенең хәлен җиңеләйтә дә, киресенчә, катлауландыра да ала. Шуңа күрә мондый көннәрдә ачы, майлы ысланган, ризыклардан, ярымфабрикатлардан баш тартырга киңәш ителә. Исерткеч эчмлекләр куллану тыела. Тынычландыручы үлән чәйләре исә файдага гына булачак.

— Температураның кискен үзгәрүе коронавируслы кешеләргә дә тәэсир итәме?
— Коронавирус кичергән кешенең иммунитеты какшый. Аны төрле кеше төрлечә уздыра. Ул, гадәттә, кешенең иң нечкә – авырткан җиренә бәрә. Андый чакта кеше һава торышындагы үзгәрешләргә дә сизгер була, тизрәк бирешә. Баш авырта, баш әйләнә, сулыш алу авырлаша. Шуңа күрә һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү