Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан мигрантларны үзенә җәлеп итә»

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасында миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, парламент башлыгы милли иҗтимагый берләшмәләргә узган ел республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узган чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ел йомгакларын республика милли хәрәкәте җитәкчеләре февраль аенда Татарстан халыклары Ассамблеясе конференциясендә ясарга планлаштыра.

«Хәзерге вакытта безнең командада – 37 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 262 җирле һәм төбәк милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе, 13 Дуслык йорты һәм үзәкләре, 38 филиал һәм Ассамблеяның муниципалитетлардагы вәкиллекләреннән торган система, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең төп үзенчәлеге шунда ки, алар көндәлек игътибар таләп итә, бигрәк тә хәзер, катлаулы халыкара вәзгыять шартларында».

Республика парламенты башлыгы хезмәт миграциясе мәсьәләләренә аерым тукталды. «Татарстан үсеш алган икътисади потенциалы, күп тармаклы икътисады, яшәү дәрәҗәсе һәм килүчеләргә карата игелекле мөнәсәбәте белән мигрантларны үзенә җәлеп итә , – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – үз чиратында, безгә эшче куллар, квалификацияле кадрлар, намуслы һәм яхшы эшләргә теләүче кешеләр кирәк».

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә миграция хисабында торган 70,5 меңнән артык чит ил гражданы бар, 17 меңгә якын граждан вакытлыча яшәргә рөхсәт алган. Шулай итеп, бүген республикада 87,4 мең чит ил гражданы гомер итә.
Безнең республикага нигездә эшкә дип киләләр. Чит ил гражданнарының 52% тан артыгы килүнең төп максатларының берсе буларак эшкә урнашу мөмкинлеген атый. 2023 елда оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан 723 чит ил хезмәткәрен җәлеп итүгә 108 рөхсәт рәсмиләштерелгән. Эшкә 915 рөхсәт, 53 меңгә якын патент рәсмиләштерелгән.
Моннан тыш, республика югары уку йортларында 26 меңгә якын чит ил студенты укый һәм аларның саны арта бара. «Безнең уртак бурыч – Татарстан киләчәктә дә мәдәниятләргә, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт өстенлек иткән тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча Совет утырышы йомгаклары буенча кабул ителгән йөкләмәләрен искә төшерде, аерым алганда, сүз мигрант балаларны белем бирү оешмаларында укыту өчен социаль, мәдәни һәм телгә яраклаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләү турында бара.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россиянең миграция законнарына төзәтмәләр кертергә планлаштыра. Дәүләт Советы депутатлары, әгәр чит ил гражданнары илгә кергәннән соң, аларга бирелгән виза тәртибендә 30 көн эчендә укуга яки эшкә керешмәсәләр, аларның Россиядә булуларын туктатуны кирәк дип саный. «Килгәч тә алар укырга кергән югары уку йортында яки эшкә урнашкан предприятиедә теркәлергә тиеш, – дип басым ясады парламент башлыгы, – еш кына килгәч, чит ил гражданнары эшкә дә, укырга да керешмиләр һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре билгесез булып кала». Хокук саклау органнарына әлеге фактлар турында мәгълүмат бирү бурычын уку йортларына һәм эш бирүчеләргә йөкләргә тәкъдим ителә. Республика инициативасы Россия Федерациясе Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар советына җибәрелгән.

Бүгенге утырышта ил Президентын сайлау буенча булачак сайлау кампаниясен үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл эшендә республика прокуроры Альберт Суяргулов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Артем Кузнецов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марат Галиев, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең баш идарәсе җитәкчесе – ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, милли җәмгыятьләр һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.


Фикер өстәү