Табигать кыланмышлары кесәгә суга

Кыш кышлыгын итте. Туңдык та, буранда адаша да яздык. Урамнарны баскан кар көртләрен тиз генә җиңәм, димә! Һава торышы бик салкын көннәрдә Татарстанда җылылык та шактый күп тотылган, дип кисәткәннәр әнә. Бу кыштан тагын нәрсә көтәсе?

Синоптиклар кыек атып туры китерде. Һава торышын ун көннән дә ераккарак фаразларга яратмасалар да, көздән үк аномаль кыш турында кисәтүләре хак булды. Кышның башланмаган бер ае бар, ә ул инде борынны өшетерлек салкыннары белән дә, күз ачмаслык бураннары белән дә туйганчы сынады. Урамда һава торышы бозылган саен: «Әле ярый җылы өйләребез бар», – дип, кат-кат шөкер иттек. Әллә шуңамы, бу айда декабрь өчен килгән счет-фактура кәгазьләрен дә күпчелек артык дәшми-нитми генә түләү ягын карады. Югыйсә ел да гыйнварда кышның беренче аенда тотылган җылылык өчен исәп-хисап ясалган зур түләүләр килеп төшкәч, зар елаучылар саны бермә-бер арта иде. Быелгы кыш сабак бирде. Узган декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында 49 градуска кадәр суытты.

Ут яккан, торбаларны җылыткан өчен түләргә туры киләчәк, әлбәттә. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган декабрьдә һава торышы кискен суыну сәбәпле, җылылык энергиясе күбрәк сарыф ителгән. Шуңа күрә декабрь өчен счет-фактура кәгазьләрендәге сумманың алдагы айныкыннан күбрәк булуына аптырыйсы юк. «Ноябрь белән чагыштырганда, Казанда җылылык – 34,6, Чаллыда – 56,9, Түбән Камада 50 процентка күбрәк тотылган», – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Артык санап торасы юк: торбаларны җылытуга киткән чимал күпмегә артса, түләү дә якынча шулкадәр кыйммәтләнгән.

«ВТ» хәбәрчесе үз мисалында тикшереп карады. Ноябрь аенда өч бүлмәле фатирга җылылык өчен 3151 сум акча исәпләгән булсалар, декабрьдә әлеге төр түләү – 4359 сум. Салкын декабрь 30 процентка диярлек кыйммәтрәккә төшкән.

Билгеле булганча, бу кышта ут һәм су өчен 2022 елның декабрендә үк  расланган тарифлар буенча, ягъни былтыр ничек түләсәк, шулай исәп-хисап ясыйбыз. Бер ел ярымлык «тынлык»тан соң, бәяләр кабат 2024 елның 1 июлендә кыйммәтләнәчәк.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, торак йортлардагы торбалардагы җылылыкны һава торышына карап көйлиләр.

– ТКХ тармагы хезмәткәрләре һава температурасына бәйле үзгәрешләрне даими тикшереп тора. Моның нәтиҗәсе буларак, декабрьдә көннәр кискен суытып җибәргәч тә, өйләр суынмады. Республикада яшәүчеләрне җылылык белән тәэмин итү эше өзлексез алып барылды, – диде ул.

Авылда, шәхси йортларда яшәүчеләр исә үзләрен үзләре кайгырта.

– Ноябрь белән чагыштырганда, декабрьдә өч бүлмәле өй өчен газга якынча 1 мең сумга күбрәк акча түләдем, – ди Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Сания Мансурова. – Балалар шәһәрдә тора. Өйдә үзем генә булгач, газны бераз кысып та куям. Түлисе бар дип салкында да утырмыйбыз, әлбәттә. Күпме кирәк, шулкадәр ягабыз. Аның каравы хәзер урамда кар көрәп җылынабыз. Бураннан соң ишегаллары кар гына. Урамны көн саен диярлек трактор чистартып китә. Анысы өчен борчыласы юк.

Ә менә шәһәр халкының күңеленә шом кергән. Карга чумган ишегалларын чистарткан, кар чыгарган өчен киләсе айда түләү артмасмы, дип шалтырата укучыларыбыз. Татарстанның ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов әйтүенчә, юкка борчылалар.

– Күп итеп кар яуды дип кенә милек хуҗалары ишегалдыннан кар чыгарган өчен өстәп акча түләргә тиеш түгел. Идарәче оешма моны тиктомалдан гына эшли дә алмый. Счет-фактура кәгазенә ишегалдыннан кар чыгаруга бәйле өстәмә юл кертү өчен, иң элек милекчеләр арасында җыелыш үткәрергә, алардан рөхсәт алырга кирәк. Күмәк ризалык юк икән, түләү дә юк. Шунысын да әйтергә кирәк: ишегалдыннан кар чыгару без түли торган «йорт тирәсен тәртиптә тоту»га кагылмый. Анда карны эттерү, юлны чистарту, ком-боз катнашмасы сибү, җәяүлеләр юлын себерү керә, ә карны читкә чыгару – юк. Ягъни моңа акча аерым каралмаган. Ишегалдыннан кар чыгаруны идарәче оешма үзе хәл итә. Без исә милек хуҗалары буларак, йорт тирәсен тәртиптә тотуны таләп итәргә хокуклы, – дип аңлатты белгеч.

Казан мэры Илсур Метшин яуган карны җыештырып бетерергә ике атналап вакыт кирәк булачагын әйтте инде.

Сүз уңаеннан, быелгы җәй дә гайре табигый булачак, диләр. Нишлисең бит, без күрәсен кеше күрмәс…


Фикер өстәү