Рөстәм Миңнеханов: «Безнең дә гаеп бар»  

Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, узган елга йомгак ясап, агымдагы елга планнарны барлады. «ВТ» коллегиядә яңгыраган төп биш мәсьәләгә тукталды.   

Керемнәр һәм бурычлар

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, узган ел Татарстанда дәүләт милкен кулланудан кергән керем 15,5 млрд сумны тәшкил иткән. Иң күп акча аренда түләүләре һәм җир участокларын кулланудан алынган. Тик  шул ук вакытта бурычлар да бар. Узган ел аренда түләве буенча муниципаль бюджеттагы бурыч 301 млн сумны тәшкил иткән. Аларның күп өлеше җир кишәрлекләренә туры килә. Милек буенча бурычлар 7 млн сумга кимесә, җир буенча әҗәтләр 40 млн сумга арткан. Бурычлылар исемлегендә беренче урыннарны Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әгерҗе һәм Лаеш районнары алып тора.

Моңдый очракларга карата Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, дәгъва эше (претензионная исковая работа) булырга тиешлеген әйтте.

Хуҗасызлык

Рөстәм Миңнеханов быел хуҗасыз җирләр һәм мөлкәткә бәйле проблемаларны  да хәл итәргә кушты.

– Без барлык биналарның һәм торакларның хуҗаларын белергә тиеш. Шулай ук республикада шактый гына хуҗасыз объектлар һәм ташландык хәлдәге милек барлыгы ачыкланды. Министрлыкка район башлыклары белән бергәләп аларны муниципаль милеккә рәсмиләштерү буенча эш алып барырга, шулай ук кулланылмый торган барлык объектларны хуҗалык итүгә җәлеп итәргә кирәк. Минем мәгълүматлар буенча, алар 400 мең кв. метрдан күбрәк. Бу – җирле бюджетны арттыруның тагын бер мөмкинлеге, – диде ул.

Шулай ук Татарстан Рәисе авария хәлендәге дәүләт һәм муниципалитет милкенә дә игътибарны арттыру кирәклеген әйтте. Аларның саны 70 мең кв. метрдан артып киткән.

Ятимнәр

Ятим балаларга бирелә торган фатирларга һаман да кытлык бар. Узган ел республиканың махсус торак фонды алар өчен тагын 762 фатир белән тулыландырылган. Шулай итеп, бүген мондый фатирлар саны 3900гә җиткән. Алардагы тәртипне һәм торак-коммуналь түләүләренең вакытында түләнеп баруын һәрвакыт контрольдә тотарга туры килә. Тик республиканың 30дан артык районында мондый фатирларда бурычлар 56 млн сумга җиткән. Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, бурычлыларның күпчелеге беркайда да эшләми, башка милекләре юк, шуңа күрә әҗәтләрен алып та булмый.

Әлеге мәсьәләгә Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде.

– Бер яктан караганда, без бик зур социаль бурычны хәл итәбез, әлеге балаларга шанс бирәбез. Икенче яктан, без моның үзебез теләгәнчә кабул ителмәвен күрәбез. Ләкин закон бар һәм аны үтәргә кирәк, – диде ул.

Билгеле булганча, Россия хөкүмәте 23 яшьтән зуррак булган ятим балаларга торак сертификатлары бирү тәртибен раслады. Быелдан алар аны бар уңайлыклары булган торак сатып алырга яки ипотеканы капларга тота алачак.

– Без алар турында тәртипсез, тормышка яраклашмаган, дип фикер йөртә алабыз. Тик монда безнең дә гаеп бар. Димәк, без алар белән тиешенчә эшләмәгәнбез, – диде Татарстан Рәисе.

Күпбалалы гаиләләр

Узган елда мондый гаиләләргә 2600 җир участогы бирелгән. План үтәлсә дә, авырлыклар булган. 11 район (Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара, Яшел Үзән, Биектау, Лениногорск, Алабуга, Зәй, Буа, Мөслим, Чүпрәле) куелган бурычларны үтәп чыга алмаганлыктан, алар өчен башкаларга тырышырга туры килгән. Ә менә Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә мондый гаиләләр өчен җир җитмәү проблемалары кала бирә. Бүгенгә 17 мең участок табасы бар.

Җир кем кулында?  

Коллегиядә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өчен каралган җирләрнең категориясен үзгәртү һәм алардан файдалану мәсьәләсенә дә тукталдылар.

– Монда безнең катгый система булырга тиеш: җир кемгә, кайчан һәм нинди максатлар өчен бирелә? Җир күчерелергә тиешле һәр проектны бөртекләп анализларга кирәк, – диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 

 


Фикер өстәү