Иясезләр. Татарстанда 400 меңгә якын күчемсез милек объектының хуҗасын эзлиләр

Татарстанда 400 меңгә якын күчемсез милек объектының хуҗасын эзлиләр. Төгәлрәк әйтсәк, 376 меңенең милеккә хокукы рәсмиләштерелмәгән. Журналистлар белән очрашу вакытында бу хакта Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Милек хуҗаларын эзләү һәм табу турында соңрак. Әлегә очрашуда китерелгән башка саннарга тукталыйк. Татарстан буенча Росреестр идарәсенең бу елның яртыеллыгына шактый җыелган алар.

Әйтик, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел күчемсез милекне рәсмиләштерүгә гаризалар саны 22 процентка арткан. Хокукларны рәсмиләштерү – 15 процентка, кадастр исәбенә алу 64 процентка күбрәк.

Бу елның алты аенда кабул ителгән 384 мең гаризаның 214 меңе электрон рәвештә килгән. Узган елгы күрсәткечтән 60 процентка күбрәк, ди бу. Электрон рәвештә кадастр исәбенә алу буенча мөрәҗәгатьләр аеруча арткан (5 тапкыр!).

Барлык мөрәҗәгатьләрне дә исәпкә алып, бу елның алты аенда идарә белгечләре милек объектларына 713 мең хокук рәсмиләштергән. Узган елның шушы ук чоры күрсәткеченнән 34 процентка күбрәк бу.

– Торак биналар буенча үсеш – 15, җир участокларына  6 процентны тәшкил итә. Машина урыннарына килгәндә, анда башка вазгыять, – диде Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Хисмәтуллин. – Былтыр аның буенча шау-шу күп булды. Быел киресен күзәтәбез. Бары тик 4,6 мең хокук теркәлде. Бу узган елгы күрсәткечтән 23 процентка кимрәк.

Кимү беренчел торак базарына да кагылган. Илнур Хисмәтуллин сүзләре белән әйтсәк, 19 процентка. 2023 елның алты аенда күчемсез милекнең беренчел базарында өлешләп катнашу буенча 8,8 мең килешү төзелгән.

Икенчел торак базарына килгәндә, бу тармакта җанлану бар. 2022 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 8 процентка арткан. 2023 ел башында Росреестр идарәсе 102,8 меңнән артык алыш-биреш килешүе теркәгән (шуларның 42,5 меңнән артыгы торак биналарга, 48,1 меңнән артыгы җир участокларына, 4,5 меңе торак булмаган биналарга).

Торак базары турында сүз чыккач, ипотека турында да берничә сүз. Килешүләр саны буенча уңай динамика күзәтелә, ди Росреестр вәкиле.

– 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда ипотека килешүләре саны 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23 процентка артты, – диде Илнур Хисмәтуллин. – Ярты ел эчендә 56,5 меңнән артык ипотека килешүе теркәлде. Шуларның 19,1 меңе – җир участокларына, 27 меңе торак биналарга туры килә.

400 меңгә якын милек объектының хуҗасы юк дигән идек инде. Фәнил Әһлиуллин аңлатканча, милек варисларына бу хакта мәгълүматны вакытында җиткермәү нәтиҗәсе бу. Мирас булып калгач, милек турыдан-туры алар хокукына күчә дип уйлау – ялгыш, дип кисәтә министр.

Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, җирле үзидарә органнары да андый объектларны ачыклауда, милекнең хуҗаларын табуда ярдәм итә ала. «Алар архивтагы мәгълүматны тикшерә, салым хезмәткәрләреннән һәм хокук саклау органнарыннан мәгълүмат сората. Иясез объектны ачыклаганнан соң, бу хакта мәгълүматны потенциаль милекчегә җибәрә, алар ай ярым вакыт эчендә җавап бирергә тиеш», – дип аңлатты министр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү