Рөстәм Миңнеханов: Җиргә мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый. Өләшеп тә караганнар…

«Җиргә мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый, безнең иң зур байлыгыбыз ул. Өләшеп тә караганнар… Дөрес файдаланылса, бер хәл. Авыл хуҗалыгы җирен башта сатып алалар, аннан башка категориягә күчереп куялар да сатып җибәрәләр. Авыл хуҗалыгы җирләре эшләргә тиеш». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр һәм Кадастр палатасы Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында районнарда җирләргә контрольлек җитмәве җәһәтеннән шулай диде.

Утырышта ведомствоның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм быелга бурычлары билгеләнде. Рөстәм Миңнеханов иң элек республика дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетларның Росреестр белән электрон хезмәттәшлеген уңай бәяләде. Ул 2022 елның Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак игълан ителүен, шуңа күрә электрон документлар өлешен арттыру эшен дәвам итәргә кирәклеген искә төшерде.

Президент әйтүенчә, узган елда Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча эксперимент кысасында зур эш башкарылган. Экспериментта 4 төбәк – Краснодар, Пермь крайлары, Иркутск өлкәсе һәм Татарстанның (Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнары) катнашуын искә төшерик.

– Проектны уңышлы төстә гамәлгә ашыру өчен Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына башка хакимият органнары, районнар, Росреестр һәм Кадастр палатасы белән берлектә ЕГРНга моңарчы булмаган мәгълүматлар кертү эшен көчәйтергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанның административ чиге, торак пунктлар чикләре турында мәгълүматларны Бердәм дәүләт реестрына кертүне төгәлләү зарури.

Моннан тыш авыл хуҗалыгы җирләреннән максатчан файдалануны контрольдә тоту, элеккечә үк, мөһим бурыч булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Муниципаль җир контрольлеге буенча районнарга бурыч куярга кирәк. Җир бит ул!  Мәсьәләне контрольгә алырга кирәк. Эт – баш, сыер – аяк анда. Җирне бакча кишәрлегенә әйләндереп куючылар да бар. Инде бөтен шәһәр читендәге җирләрне сатып, үзләренә якты киләчәк булдырмакчылар. Ни генә эшләмиләр?! Теркәлгән җирләрдән файдаланылмый икән, димәк, иң катгый чаралар күрергә кирәк, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, территорияләрне үстерү комплекслы төстә хәл ителергә тиеш:

– Торак пунктны киңәйтергә кирәклеген аңлыйм, әмма без бөтен шәһәр читен Шанхайга әйләндерә алмыйбыз. Мондый мәсьәләләрнең барысы да архитектура ягыннан катгый төстә килештерелергә тиеш. Катгый төстә! Ә инде иң мөһиме – социаль инфраструктурасы ягыннан. Анда бит кешеләр яшәячәк. Җирне саттылар. Кеше анда нидер төзеде. Аңа медицина хезмәте күрсәтергә кирәк, мәктәпләр һәм бакчалар кирәк, ә болар – юк. Җир – эш урыннары да бит әле ул. Кешеләр анда яши һәм эшли.

Күпфатирлы торак төзелешен дә аерым игътибар үзәгенә алу кирәк. Файдалануга тапшырылганнан соң бөтен бинаны мәҗбүри теркәү турында тәкъдимне хуплыйм, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты билгеләп үткән тагын бер мәсьәлә – законга кешеләрнең үз милекләренә хокукларын рәсмиләштерүне гадиләштерү мөмкинлеге бирердәй үзгәрешләр кертелгән. Республика Хөкүмәтенә, Росреестр идарәсе һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, торак йортларга хокукларны рәсмиләштерүне гадиләштерү турында яңа федераль закон нигезендә эшләү өчен норматив документлар әзерләргә, гараж амнистиясе турындагы законны гамәлгә ашыруны оештырырга кирәк.

 

2021 елда барлыгы 1,3 миллионнан артыграк теркәү гамәле башкарылган. Бу – 2020 елдагыга караганда 37 процентка күбрәк.  Шул ук вакытта теркәү гамәлләренең 80 проценты күчемсез милек белән алыш-бирешләрне, хокукларның күчүен, арест һәм чикләүләрне теркәүгә кагыла. Кадастр учетына куюга бәйле мөрәҗәгатьләр саны 2020 елдагы белән чагыштырганда 16 процентка арткан. Тулаем алганда, 2021 елда 18 меңнән артыграк өлешкә кереп төзү килешүе теркәлгән. Узган елда барлыгы 117748 ипотека килешүе теркәүгә алынган. Аларның яртысыннан артыграгы (60803) торак өлкәсенә туры килә. Моннан тыш 7700 ташламалы ипотека һәм 899 «авыл ипотекасы» теркәлгән.


Фикер өстәү