Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

Бүген Татарстан Президенты Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Чара алдыннан Рөстәм Миңнехановка ТР буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе тарихына багышланган күргәзмәне, гражданнарны кабул итү бүлмәләрен, архив бүлмәләрен күрсәттеләр.

Төп доклад белән утырышта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел Идарәгә 10 ел тулды. Ун елда Идарә 9,5 миллионга якын хисап-теркәү эшләрен башкарган. Һәм бу күрсәткечләргә хезмәткәрләр санын киметү шартларында ирешеп булды. Иң мөһиме — дәүләт хезмәтен күрсәтү срогын 30 көннән 12, 9, 5 һәм хәтта бер эш көненә кадәр киметеп булды.

Татарстан Росреестры контактсыз технологияләрне куллануга аеруга зур игътибар бирә. Хәзерге вакытта ведомство тулысынча хезмәт күрсәтүне электрон формага күчергән. Иң алга киткәне — Росреестр порталы аша кадастр хисабын һәм хокукларны дәүләт теркәвенә документлар кабул итү.

Электрон чират системасын гамәлгә кертү документларны кабул итү һәм бирү тәртибен регламентларга һәм көтү вакытын контрольдә тотарга ярдәм итте.

2018 ел белән чагыштырганда ведомство күрәткән дәүләт хезмәте икеләтә арткан. Уңай күренешләрнең тагын берсе — җирле үзидарә органнарының электрон формада мөрәҗәгать итү саны 4000 меңнән арткан. Шәхси тораклар һәм бакча йортларын төзү турында мәгълүмат хәбәр итү аша гына бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идарә эшен уңай бәяләде. Ул шулай ук җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләсенә игътибар итте. Эшкәртелми торган, ташландык җир кишәрлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Рөстәм Миңнехановка бу мәсьәләнең Россельхознадзор контролендә булуын хәбәр иттеләр.

Татарстан Президенты бөтен җаваплы ведомстволарга бу мәсьәләгә игътибарлы булырга өндәде. «ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына муниципаль районнар башлыклары белән кулланылмый торган җирләрне анализлауны тәмамларга кирәк, шулай ук әлеге җирләрне торак пунктлар чикләреннән чыгарып, авыл хуҗалыгы җирләре итәргә кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов. — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән оештырылган җир кишәрлекләренең минималь зурлыгын билгеләү турындагы закон проектын әзерләргә һәм Дәүләт Советына кертергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә тораклары бердәнбер булса һәм шул адреста 1991 елга кадәр теркәлгән булсалар, җир кишәрлекләренә һәм андагы торак йортларга документлары булмаган гражданнарга теркәү тәртибен җиңеләйтү турында закон проектын әзерләргә йөкләде.


Фикер өстәү