Татарстан Рәисе Төркиянең «Тюмосан» трактор заводында булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тюмосан» трактор техникасы җитештерү заводында булды.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү линияләре белән танышты, җитештерелә торган техника үрнәкләрен карады, тракторларның берсен сынап та карады, шулай ук компания җитәкчелеге белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алышты.

«Тюмосан» 1976 елда нигезләнгән. Төркиянең беренче һәм иң эре трактор, дизель двигательләре һәм трансмиссияләре җитештерүчеләренең берсе. Заводның җитештерү куәте елына 75 мең двигатель һәм 45 мең трактор. Шулай ук компания моторлы көймәләр һәм яхталар өчен үз двигательләрен, генераторларны һәм йөк төягечләрне сата.


Фикер өстәү