«Кычытмаган җирне кашыйбыз»: ясалма интеллект чын акылны алмаштыра алырмы?

   Без бүген башка дөньяда яшибез. Әле ярты, хәтта чирек гасыр элек кенә без яшәгән тирәлек бүтән иде. Бүген анда тотрыклылык аз гына да юк, анда дөреслек тә юк, гаделлек тә артасы урында кимүдә. Анда кабалану, кыбырсу, ашкыну, тәртипсезлек, курку, билгесезлек күп, мәгълүмат коточкыч дәрәҗәдә күп.

Әйе, без бүген мәгълүмат казанында кайныйбыз. Һәр үтүктән, һәр мессенджердан, һәрбер гаджеттан өстебезгә кырыкмаса-кырык төрле хәбәр, яңалыклар ябырылып тора. Кабул итеп, эшкәртеп кенә өлгер. Мәгълүмат кыры фейклар, дезинформация белән тулы, чыны белән ялганы бергә буталган. Халыкның дөреслекне фейктан аралый торган фильтры инде эшләми диярлек, алар тыгылган: бәндә ялганны чын дип, чынны ялган дип кабул итү чигендә. Мәгълүмат кыры – хәтсездән инде гайбәт кыры да. Гайбәтне, фейкларны подъезд төбен саклаган әбиләр түгел, олы аудиториясе булган йөзләгән мәгълүмат чаралары, түләүле блогерлер, хәтта дәүләтләр үзләре дә тарата.

Шушы хәлләр генә җитмәгән, өстебезгә санлы дөнья, ясалма интеллект, нейрочелтәрләр ишелеп маташа. Дөресрәге, санлы технологияләр – безнең алда сурәтләнгән хәлгә җитүебез сәбәпчеләренең берсе. Ясалма интеллект, дигәндә, анысы – «санлы»лыкның дәвамы, икенче сериясе. Аның үсеше ясалманы чыннан аеруны тагын да кыенлаштырачак. Инде шуңа җитеп киләбез: шул ук нейрочелтәрләрнең үз-үзләрен оештыру, тудырулары хакында яза башладылар. Кая барып җитәрбез? Үз-үзенә программа язарга алынган, үзенең тагын да шәбрәк вариантларын тудырырга атлыккан ясалма интеллект, кеше затының камиллектән ераклыгын аңлап, аның хаталарны төзәтеренә мин ышанмыйм. Ул аларны арттырачак кына. Нейрочелтәрләрнең төбендә кеше заты салган орлык, аның менталитеты ята бит. Шуңа да ясалма дөнья рәхим-шәфкатьле, игелекле булыр дип һич тә көтәсе түгел. Монысы – бер яктан.

Икенче яктан, санлы дөнья, ясалма интеллект дигәндә без, күпмедер беркатлыланып, бөтен эшне – карасын да, агын да нейрочелтәрләр, роботлар башкарачак, кеше заты иҗат белән генә яшәячәк, иҗатка вакыт күп калачак, дип уйлыйбыз. Юк, алай була алмый. Беренчедән, бар кешенең дә иҗат белән шөгыльләнәсе килми. Кемдер бик рәхәтләнеп, теләп, бакча казый, кар көри, кемдер балалар укыта, авырулар дәвалый, тимер кыра. Иҗат ул – азчылык шөгыле. Эш булмаганда, нык кимегәндә, күпчелек халык нишләячәк? Без бит күңел ачарга бик яратабыз – адәми зат төрле тамашага, ял өстенә ял итүгә, өзлексез булган бәйрәмнәргә, хәтта азынуларга кереп китәчәк. Ә андый тормыш:эшсезлек, күңел ачып, типтереп яшәү ул инде – бетүгә юл. Әйтик, Римны кыргый герман кабиләләре ни өчен шактый җиңел юкка чыгарган? Даими күңел ачуларга корылган ваемсыз тормыш, ул китергән бозыклыклар сәбәпле. Адәми затка эшсез калырга һич тә ярамый. Эш маймылны кеше иткән, эшсезлек аны яңадан маймыл хәленә җиткерәчәк.

Кеше гомер-гомергә авыр физик эшне җиңеләйтергә ымсынган, җиңеләйткән дә. Бу аңлашыла. Җирне көрәк белән казыганчы, аңа сабан таккан трактор кертүне аңлап була. Шәһәрдән шәһәргә җәяү яисә атка атланып барганчы, машинада җилдерү кулайрак. Тик… Без эшне техникага һәм технологияләргә йөкләүдә кызып киттек, туктый алмыйбыз. Хәзер инде без, «ялкау ятар – бәхете артыр» дип, башны эшләтүне дә шуларга тапшырмакчы. Бу хәлләр тора-бара тапкырлау таблицасын да белмәү, хәреф танымауга китермәсме? Китаптан халык инде бүген үк читләште бит. Инде бүген үк халыкның шактый өлеше, Кояш Җир тирәли әйләнеп йөри, дип уйлый. Вәкаләтләрне, инерция буенча, ясалма интеллектка биргәндә, без аңа киләчәкне дә бирмәбезме? Бирәчәкбез. Ихтимал, бездән башка киләчәкне.

Ясалма акыл инде шигырьләр дә яза, диләр. Әлбәттә инде салкын акыл, салкын мантыйк белән. Хиссез, эмоцияләрсез язылган шигырь шигырь санала, була ала микән соң ул? Хис, тойгылар, кичерешләр – бары тик биологик акылга гына хас әйберләр бит. Санлы дөньяга, электрон дөньяга кереп, анда каш ясаганда күз чыгарганчы, безгә нейробиологиягә, ген инженериясенә тотыну, кешене чын кеше, чын homo sapiens итәргә алыну күпкә отышлырак булмас идеме? Булыр иде. Адәми заттагы агрессияне алып ташларга кирәкме – кирәк. Туймас тамаклык, комсызлыктан котылырга кирәкме – кирәк. Көнчелектән, нәфрәттән, мин-минлектән, ялкаулыктан, икейөзлелектән арынасымы – арынасы. Бәс шулай икән, ник кычытмаган җирне кашуда соң без? Ник санлы технологияләргә, ясалма интеллектка тотылган акчалар баш миен өйрәнә торган фән – алда искәртелгән нейробиологиягә бирелми? Ник без үзебезне камилләштерәсе урында, ялкаулыгыбызны тагын да арттырып, безгә хезмәтче булырга тиешле технологияләрне алга әйдибез? Хезмәтченең бер көнне хуҗа булып китү мөмкинлеген исәпләмичә.

Кешенең баш мие – шул ук нейрочелтәрләр. Тик без әвәләгәннән мең тапкыр катлаулырак. Андагы нейрон бәйләнешләре 80–90 урынлы саннар белән исәпләнелә, диләр. Күз алдына китерү дә кыен. Кайбер белгечләр әйтмешли, галәмдәге йолдызлар саныннан тәгаен артыграк. Ягъни галим-голәмә өчен, тикшеренү, өйрәнү өчен әле башланмаган эш. Өйрән, төшен, яңаны ач, рәтлә, булдыра алганча тәртипкә китер шул галәмне. Ясалма акылдан шигырь яздырганчы, рәсем ясатканчы. Анда да алгоритмнар, ихтимал анда үз 0 һәм 1 саннары, анда да операцион системалар бардыр. Ә иң әһәмиятлесе – анда алда саналган кире, кирәкмәгән сыйфатлар янәшәсендә әле тагын шәфкать, миһербан, игелек кебек затлылары да бар, яши бит. Менә шуларның төзелешен аңлаганнан соң гына акылның ясалмасына тотыну кирәктер ул. Башта чын акылны, аның аша үзебезне тиешенчә, төбенә төшеп аңларга, бары шуннан соң гына зиһеннең ясалмасын әвәләргә алынасыдыр…


Фикер өстәү