«Альфа»лар киләчәге: әлеге буыннан нәрсә көтәргә?

«Җитеш тормыш балалары». Белгечләр әйтүенчә, илдә тәүге тапкыр әнә шундый буын үсеп җиткән. Аларга – 12–16 яшь, әзергә бәзер яшиләр, бернинди кыенлык күргәннәре юк, ә кулларыннан телефон төшми. Рәхәт, кыскасы. Тик тормыш йөген тарту алай җиңел генә түгел. Муллыкта, иркендә үскән балалардан нәрсә көтәсе? Болай булса, иртәгәге көнгә ышаныч бармы? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Яшерен-батырын түгел, бүгенге үсмерләр һәм яшьләрнең үз-үзен тотышыннан, без, өлкәннәрнең, кайчак чәче үрә тора. «Алар үзгә!» – бу сүзләрне әти-әниләр дә, бигрәк тә ачлык, бер телем ипине дә эшләп тапкан әби-бабайлар бик еш кабатлый. Киләчәк кем кулында? Әлеге сорауга «Платформа» үзәге социологлары җавап табарга тырышкан. Алар бер ел дәвамында 12–16 яшьлекләр арасында тикшерү үткәргән.

Әйтүләренә караганда, илдә өр-яңа буын үсеп килә. Бу – җитеш тормышта яшәүчеләр. «Алар тормышта зур үрләр яулау турында хыяллана, тик моңа әллә ни артык көч түгәргә теләми. Еш кына өлкәннәр белән уртак тел таба алмый. Шул ук вакытта, син теләгән сүзне сөйләсәләр дә, күңел халәтен сиздермиләр. Җанлы аралашуга караганда, интернетта утыруны өстенрәк күрәләр», – дигән социологлар. Сөйләп торасы да юк. Мондый иркә «гөл»ләрне үзебез үстерәбез.

– 12–16 яшьлекләр ул – «Альфа» буыны, ягъни якынча 2010 нчы еллардан соң туган балалар, – ди КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, социология фәннәре докторы, социаль-сәяси фәннәре бүлеге җитәкчесе Мария Ефлова. – Әйе, аларның холкы үзенчәлекле. Беренчедән, бу – цифрлы киңлектә туган һәм үскән балалар. Алар өчен социаль чынбарлык белән цифрлы дөнья арасында тигезлек билгесе тора. Шуңа күрә цифрлы киңлектә үзләрен бик уңайлы хис итәләр. Алар белемне тиз туплый. Чөнки бүген бөтен мәгълүмат интернетта. Ә җитеш тормыш балалары гаджет белән бергә туган. Шуңа күрә кирәкле мәгълүматны бик тиз эзләп табалар. Бу балалар 20 яшькә җиткәндә үк бик белемле, мәгълүматлы булачак.

Тик тәңкәнең икенче ягы да бар, ди белгеч.

– 12–16 яшьлекләргә чынбарлыкта шәхси, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруы авыррак. Чөнки аларның үзара аралашу күнекмәләре начар үсеш алачак. Бу күзлектән чыгып караганда, «Альфа» буыны инфантиль, ягъни җитлегеп бетмәгән. Шуңа күрә дә алар әти-әни йортыннан чыгып китәргә ашыкмаячак. Мондый балалар үзләрен яклауга мохтаҗ. Әйе, алар арасыннан галимнәр дә, сәнәгать өлкәсендә ниндидер ачыш ясаучылар да үсеп чыгачак. Әмма «җитеш тормыш балалары»на гел ярдәм итәргә әзер булып торырга кирәк. Бу – цифрлы мохитнең үзенчәлеге, – ди Мария Ефлова.

Артык иркәләмибезме? Бүген әле туарга өлгермәгән балага да фатирга кадәр сатып алып кую гадәти күренешкә әйләнеп бара бит. Белгечләр әйтүенчә, моны да аңлатып була.

– Чыннан да, әлеге буынның барлык беренчел ихтыяҗлары инде канәгатьләндерелгән. Аларда торак кайгысы да, ашау кайгысы да юк. 1990 нчы еллар белән чагыштырганда, ашау өчен эшлисе түгел. Шуңа күрә муллыкта үскәннәр үз тормышын бүтән социаль баскычтан башлый. Ягъни ниндидер минималь ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен көч тә, вакыт та сарыф итәргә кирәкми, – ди Мария Ефлова. – Димәк, тормышта үз урыныңны табу, эш урынында югарырак баскычка күтәрелү мөмкинлеге дә зуррак. Моның өчен ким дигәндә кулларында гаджетлары бар инде. Кемдер максатчанрак, берәүләр бик тыныч, икенчеләр исә ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керергә әзер, әлбәттә. Сүз тулы бер буынны бәяләү турында бара.

«ВТ» белешмәсе

Буыннар теориясе нигезендә, «Z» буынына – 1997–2010 елларда, «Альфа» буынына 2010 елдан башлап (чикләр тәгаен түгел. – Ред.) туганнар керә.

Сораштыру

Гүзәл ИДРИСОВА, Татарстанның атказанган артисты:

– Барысын да заманага гына сылтап калдырырга ярамый, минемчә. Дөрес, дөнья бик нык үзгәрде. Бүгенге белем бирү системасы үзе үк кулга телефон алырга этәрә. Мәсәлән, хәзер кәгазь көндәлекләр юк. Өч улымның да ул көндәлекләре буш. «Ник тутырмадыгыз?» – дигәч, җавап итеп: «Укытучылар өй эшен электрон көндәлеккә яза», – диләр. Әмма анда кирәкле мәгълүмат гел булмый. Әле соңгы арада системаны үзгәрткәч, электрон көндәлеккә керә алмыйча тилмергән чаклар да була. Рәхәтләнеп кәгазь көндәлеккә язып кайтсалар, эше бетеп торыр иде югыйсә. Укытучыларны да гаепләп булмый. Аларның эше баштан ашкан. Төрле проектлар эшләргә дә интернет кирәк бүген. Без элек кулдан реферат яза идек. Хәзер исә электрон тактада презентация гына күрсәтәләр. Беренчедән, болар барысы да баланы телефонга чумдырса, икенчедән, алар ялкаулыкка өйрәнә. Реферат язып утырганчы, аны принтердан гына чыгару җайлырак бит. Тәрбия турында да онытырга ярамый. Бу яктан без – таләпчән әти-әни. Шул ук телефонда күп утырырга рөхсәт итмибез. Уку өчен кирәк булмаса, аны, башны ял иттерү өчен, ун-унбиш минут кына карый алалар. Буш вакытлары булса, урамга чыгарып җибәрергә тырышам. Үз йортыбыз белән яшәгәч җайлы, саф һавада берәр сәгать хоккей уйнарга мөмкиннәр. Ишегалдында һәркайсының үз көрәге бар. Менә шушы җирне сез көрисез дип, эш кушабыз. Өчәү бергә җыештырып куялар. Берәр җирдә чыгыш ясыйсы булса, кичтән киемнәрен, уен коралларын да үзләре әзерли. Гомумән, балалар белән даими шөгыльләнергә кирәк. Бу аларның физик сәламәтлегенә дә, сәләтләрен ачарга ярдәм итүгә дә кагыла.

Марат ГАРИФУЛЛИН, психолог:

– Ә нәрсәсе рәхәт соң бу тормышның? Замана балалары телефон, смартфон, гаджетларга бик нык бәйле. Кулыннан телефонын тартып алуга ук, үзләрен көчсез, моңсу хис итә башлыйлар, борчу, хәтта депрессиягә биреләләр. Бу чор балалары хис-тойгылары ягыннан бик тотрыксыз. Алар үз кичерешләрен дә «смайлик»лар белән генә белдерә ала бит. Миңа мөрәҗәгать итүче әти-әниләр: «Яза белми, хәрефләре дөрес түгел», – дип зарлана. Аларны: «Киләчәктә гаджетлар буыны, гомумән дә, язу сәләтен онытырга мөмкин», – дип тынычландырам. Тик дөнья бетми, ә үзгәрә. Белгечләр раслаган: бүгенге балалар бер нәрсәгә игътибарны нибары сигез секунд кына юнәлтә ала. Ә мәктәптә дәрес кырык биш минут бара. Балаларга кыска мәгълүмат, вакыйгаларның мөмкин кадәр тиз алмашынуы кирәк. Дөнья тиз үзгәреп торгач, хәзерге буынга да гел белемен арттырып, камиллеккә омтылырга туры килә. Алар берьюлы берничә бурычны хәл итәргә туры килгән тормышта яши. Шуңа күрә өй эше әзерләгән арада кесә телефонындагы смс-хәбәрләргә бүленеп алулары эшкә берничек тә комачау итми.

Минзилә ГАРИПОВА, Балык Бистәсе районының Олы Елга мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:

– Без алгарыш чорында яшибез. Ә нигә әле балалар артта калырга тиеш? Шуңа күрә замана балаларының холкы ниндидер гайре табигый дип әйтмәс идем. Еш кына: «Бүгенге балалар ялкау», – дигән кебек сүзләр ишетергә туры килә. Уйлый калсаң, ялкаулык элек тә булган. Хәзерге балалар арасында да төрлесе бар, әлбәттә. Авыл мәктәпләреннән чыгып шуны әйтәсем килә: балалар үзара аралашып, ярдәмләшеп яши. Бездә ял клублары оештырыла, төрле чаралар үткәрелә. Анда балалар бик теләп катнаша. Авылда телефонда утырырга да вакыт юк. Чөнки эш күп. Быел кар да шактый яуды әнә. Без тимурчылык эшләре оештырабыз, әби-бабайларга булышабыз. Балалар белән эшли белергә кирәк. Хәзер алар бик күп белә. Шуңа күрә заманасына күрә безгә дә җайлашырга туры килә.

 

Замана балалары ничек яши?

– Балаларның 53 проценты гына өлкәннәр аларның сүзенә колак сала дип уйлый.

– 14 проценты янәшәсендә таяныч булырлык өлкәннәр булмавын әйткән.

– 14 процентының якын дуслары юк.

– 18 проценты ялгызлык хисен «еш» һәм «бик еш» кичерә.

– 57 проценты гына мәктәпкә кызыксынып йөри;

– 10 проценты бер тапкыр булса да буллинг белән очрашкан.

– 50 проценттан да күбрәге даими рәвештә спорт белән шөгыльләнми.

(Тимченко фонды оештырган тикшеренү нәтиҗәсе)


Фикер өстәү