Илсур Һадиуллин: «Яхшы инфраструктура булып та, мәктәпләргә укытучылар килмәсә, эшләргә кеше калмаячак»

Иң яхшы укытучы – тормышмы, әллә мәктәпме? Казанда узган белем, фән, хезмәт базарына багышланган форумда төрле төбәкләрдән килгән белгечләр әнә шул сорауга җавап эзләде. Белгечләр барысы да мәктәптә укытучы мөһим дигән фикердә.  

«100 процент Татарстан» платформасында оештырылган  чарада 11 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән 16 мең кеше катнашты. Анда бүгенге заман мәгарифенә кагылышлы төрле сораулар буенча фикер алыштылар. Форумда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә,  җыен белгечләрне дә, укытучылар, әти-әниләрне дә кызыксындырган. Ул мәктәп программаларын яңартып, тәҗрибә уртаклашу нияте белән оештырылган.

– Уку программалары заманга яраклаштырылсын иде, соңгы вакытта алар еш алышына. Программалар урта мәктәпне тәмамлаган укучыга башкаларга көндәш булырдай мөмкинлекне биреп бетерми. Төп белемне бирә торган программалар кирәк, –диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Репетиторлар белән мавыкмасыннар иде. Әти-әниләр өчен дә чыгымнар бит бу. БДИ мәсьәләсе дә борчый, ул укытучыларга карата күпмедер дәрәҗәдә  ышанычны киметте. Безнең белем системасы иң яхшы кадрларны әзерләүчеләрнең берсе,  дип әйтә идек. Совет заманында укытучының дәрәҗәле чагын сагынабыз. Алар белем генә түгел, яхшы тәрбия дә бирде. Укытучылар җәмгыять тарафыннан кабул ителсен өчен, без барысын да эшлибез, республикада күптелле  мәктәпләр төзелә. Татарстан укучыларының рус теленнән БДИ күрсәткечләре ил буенча югары. Укытучыларга дәгъва юк. Һөнәри белем бирү системасына зур игътибар бирелә. Агрономлыкка укып, соңыннан асфальт заводында эшләп йөрүдән  беркемгә дә файда юк. Мәктәпне тәмамлаучыларның 65 проценты, югары белем алгач, үз һөнәре буенча эшкә урнаша.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Фән һәм технологияләр елында дөньяда барган яңалыклар белән танышып торалар. Бездәге  милли мәгариф, мәктәпләр төзү, технология һәм башка үзгәрешләр  башка төбәкләр өчен дә кызык.

– Яхшы инфраструктура булып та, мәктәпләргә  укытучылар килмәсә, эшләргә кеше калмаячак. Бу – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Алар төпләнеп калсын өчен, беренче чиратта, халыкның, бигрәк тә әти-әниләрнең укытучыга булган мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. «Баланы мәктәпкә китерәм, сез карагыз, ә минем вакытым юк» дигән караш белән эшләп булмый. Моны һәркем белсен иде, – диде Илсур Һадиуллин.

Форумда «Ә сез үзбелем туплыйсызмы?» дигән сораштыру да уздырдылар. Чарада катнашучыларның 51 проценты «әйе, һәрвакыт»,  ә 43 проценты  «даими» дип җавап биргән.

Психолингвистика буенча  белгеч, биология фәннәре докторы  Татьяна Черниговская, белем – цивилизациянең нигезе, дип белдерде.

– Без яңа дөньяда яшибез, ул авыр һәм тиз үзгәрүчән. Балага гына түгел, олыларга да укырга кирәк. Заманча җәмгыять турында күпләр, стресслар еш, билгесезлек зур, дип әйтәләр. Ул һәрвакыт шулай булган. Тик хәзер  барысы да тиз үзгәрә. Элек үзгәрешләр дистә, йөз еллар белән исәпләнсә, хәзер көннәр белән… Әйтик, айфонга ияләшәсең генә, ул инде белем алыр өчен ярамый башлый. Тизлеккә ияләшә алмау куркынычы бар. Урында калу өчен һәрвакыт йөгерергә кирәк, – ди белгеч. – Ошыймы, юкмы, без бу дөньяда яшәргә өйрәнергә тиеш. Тормыш  без фаразлаганча түгел, көтелмәгән хәлләргә бай. Интернеттан да күп нәрсәне табып була, әмма укытучы шәхес тәрбияләүгә игътибар бирергә тиеш. Ике ел  онлайн укытабыз инде. Укучылар, студентлар, укытучылар арасында, туйдырды, җанлы аралашу кирәк, диючеләр күп. Кайчан чынбарлыкка кайтачакбыз, диләр. Әгәр цифрлашу булмаса, шушы ике ел эчендә нишләр идек икән?

Россия Фәннәр академиясе академигы Алексей Семенов  Татарстандагы педагогик белемне, көллият, техникумнардагы әзерлекне  югары бәяләде.

– Өстәмә белем бирү системасы  таркалмады, киресенчә, анда заманча белем алу дәвам итә. Рус теле укытучыларының  да фикерен сораштым. Пандемиягә кадәр компьютерда инша язучылар булмаса, хәзер 60 процентка җиткән. Укытучылар рөхсәт иткән, димәк. Заманча технологияләргә мөнәсәбәт тә үзгәрергә тиеш. Совет заманында укыту яхшы иде, аңа  кире кайтырга кирәк дию көлке. Моны бүгенге мәктәп белән эш итмәүчеләр әйтә, – ди белгеч.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү