Дустыгыз яхшы булсын

Дусларыгызны яхшы кешеләр арасыннан сайлагыз. Дине бөтен, акылы камил һәм фикере туры булган әдәпле кешеләрне табыгыз. Мондый кешеләр авыру вакытыгызда –дәва, сәламәт вакытыгызда – зиннәт, мәшәкатьләрегездә – таяныч, боек сәгатьләрегездә –күңелләрне күтәрүче, сәфәргә киткән вакытыгызда догачыгыз булырлар.

Байлыкка ирешүләре белән сездән киселмәсләр, ә сез тарлыкка төшсәгез, ярдәмнәреннән ташламаслар. Дуслыклары сүзләреннән артык эшләрендә күренер. Әгәр шундый дусларыгыз булса, аларга нык ябышыгыз, үзегездә зарланырлык кимчелекләр булдырмагыз. Дусларыгызны чын күңелдән сөегез, арагызны үлемнән башка нәрсә аермасын. Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез. Телләре белән генә вәгъдәле, ихлас күңелле булучылар белән, сынамастан элек, ышанып, дус булмагыз. Тел күп вакытта ялган сөйли, ихтимал, бу кешеләр теләкләренә ирешер өчен генә шулай сөйлиләр, теләкләренә ирешкәч үзгәрәләр. Бозык кешеләр белән аралашмагыз, алар юлына кермәгез. Алар бозыклык кылу һәм кешеләрне һәлакәткә төшерүдән үзләренә ләззәт табалар. Адәм баласы ашап-эчмичә тора алмаган кебек, бозык кешеләр дә уссалык итмичә тора алмыйлар. Шуның өчен яхшылар юлына керегез, алар белән дус булыгыз.

 

Ризаэддин Фәхретдин


Фикер өстәү