Татарстанда төлкене киметергә, боланны үрчетергә җыеналар

Узган ел республика юлларында кыргый хайваннарны таптатуга бәйле 150 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Машина астына барыннан да бигрәк поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе эләгә икән. 2021 елда 45 кабан дуңгызы, 95 поши, 25 кыр кәҗәсе, 2 марал машина астында калган. Аварияләрнең күбесе Питрәч, Алабуга, Азнакай, Әлмәт районнарында килеп чыккан. Бу хакта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында әйттеләр. Озакламый юлларда кыргый хайваннар тапталуын булдырмас өчен «Экотор» дип аталган яңа система эшли башлаячак. Бу хакта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты  рәисе Федор Батков җиткерде.

– 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел юлларда һәлак булган кыргый хайваннарның саны 20 процентка артып китте. Әлеге һәлакәтләр машина йөртүченең гомеренә дә куркыныч тудыра. «Экотор» системасы, хайваннарга куркыныч янаганда, аларны сигнал биреп куркытачак. Шул рәвешле, хайваннар машина юлына керми калачак. Әлеге системаны урнаштырганда шулай ук аларга махсус җир астыннан һәм күперләр аша юлны чыгу мөмкинлеге дә тудырылачак, – ди Федор Батков.

Үлгән хайваннар саны куркытса да, ел дәвамында үрчүчеләр дә күп булган. Безнең якларда поши, куяннар артып киткән. Тагын бер сөенечле хәл: республикада ике яңа төр хайван үрчи башлаган.

– 1970 елда безгә кабаннар кайткан иде. Ничә елдан соң бездә марал һәм тамгалы боланнар үрчи башлады. 2030 елга кадәр без әлеге төр хайваннарны бөтен республикага таратмакчы булабыз. Хәзерге вакытта республиканың 16 районында 500 баш тамгалы болан яши. Татарстанның Кама аръягында хайваннарның күпләп үрчүе күзәтелә. Аеруча соры куян, көртлек һәм суерлар артты. Шуңа аларның кайбер төрләрен киметү максатыннан ау өчен рөхсәт кәгазьләрен бирүне арттырырга кирәк. Аучылар өчен рөхсәт бирүнең бәясен киметү дә карала, – ди комитет җитәкчесе.

Федор Батков хайваннар арасында таралган авыруларга да тукталды. Африка чумасы аркасында кабаннарның баш санын киметкәннәрен дә әйтте. 2020 елда республикада 6 мең баш кабан булса, узган ел аны 900гә калдырганнар. Төлкеләр белән шул ук хәл. Котыру чире аркасында аларны да киметү эшләре бара. Узган ел 3 мең баш төлкене харап иткәннәр. Әмма әле дә комитетка, авылда төлке йөри, дигән хәбәр еш килә икән. Федор Батков аучыларга төлкеләрне дә киметү бурычын куйды.

Утырышта табигать байлыгына зыян салучы браконьерлар хакында сүз булды. Узган ел законсыз ау өчен 89 җинаять эше ачылган. Табигатькә 7 миллион сумлык зыян килгән. Законсыз кулланышта булган 32 ау коралын алганнар.

Федор Батков  күп документларның дәүләт порталы аша алып булганын әйтте. Быел бу эшне тагын да киңәйтәчәкләр. Ел ахырына барлык дәүләт хезмәтләре электронлашып бетәчәк. Утырышта аеруча саклана торган территорияләр хакында да сүз булды. Республикада бу юнәлештә зур эш алып барыла. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты КФУ галимнәре белән тыюлыктагы хайваннарның, үсемлекләрнең санын ала. Араларында Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар. Кышкы исәпләү турында да сөйләделәр. Әлегә хайваннарның һәм кошларның эзен санап, аларның күләмен белү эше төгәлләнмәгән.  Март ахырында төгәл саннар билгеле булачак.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Узган ел ул аеруча сакланучы территорияләрнең чикләрен билгеләү эшен башкарырга кушкан булган. Комитеттагылар әлеге эшне тәмамлый икән инде.

–  Быелдан ау билетларын бирү дә катлауланды. Белемне тикшереп тапшыралар хәзер. Республика сулыклары да сезнең өстә. Балыкларга кислород керсен өчен бозны тишкәндә кул хезмәте кулланыла. Әнә шуны җиңеләйтер өчен махсус җиһаз кирәк, – диде ул. – Күп эшләрегез электрон башкарыла. Хайваннар санын алу да онлайн теркәлә икән. Бу вакытны янда калдыра. Цифрлаштыру елы уңаеннан, бу эшне дәвам итәргә кирәк.

САН (узган елгы исәпләү)
Поши – 10,5 мең
Кабан – 1,4 мең
Кыр кәҗәсе – 10,2 мең
Куян (соры) – 28,1 мең
Куян (ак) – 7,5 мең
Төлке – 7 мең
Сусар – 2,5 мең
Тиен – 4,9 мең
Көртлек – 73,3 мең
Суер – 2,8 мең
Күкбаш – 5,8 мең
Кыр тавыгы – 151,8 мең

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү